Рус телендә сөйләшүче балаларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерү буенча күнегү төрләре
№68
Гөлгенә ПОТАПОВА,
Казандагы 91 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ләйсән СӘФӘРОВА,
Казандагы 58 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы, фикерләү коралы. Без менә шул корал белән оста эш итә беләбезме? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер кешеләрнең сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була. Мәктәптә укучының гомуми үсеше, барлык уку предметы буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, югары уку йортларында укытылып килә. Татар телен рус балаларына укытканда бәйләнешле сөйләм телен үстерү – телгә өйрәтүнең төп мәсьәләләренең берсе булып тора.
Телгә өйрәтү ул тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә түгел. Телгә өйрәтү сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төренә – тыңлап аңлауга, укырга, язарга өйрәтүне күз алдында тота. Билгеле булганча, рус балалары өчен татар теле ‒ икенче тел, чит тел. Ә икенче телгә өйрәтү ‒ катлаулы һәм үзенчәлекле эш. Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен укытуның төп максаты ‒ коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) булдыру, телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту ‒ укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.
Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы ‒ полилингваль шәхес тәрбияләү. Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнү бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус төркемнәрендәге укучыларны, беренчедән, татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә, төрле жанрдагы текстларны, халык авыз иҗаты үрнәкләрен, вакытлы матбугаттагы мәкаләләрне укып аңларга һәм тәрҗемә итәргә өйрәтергә кирәк. Бу төр коммуникатив күнекмәләр белем алу аша формалаша. Рус төркемнәрендә укыту процессында сөйләм күнегүләре теоретик белемнәргә караганда артыграк бирелә. Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы ‒ чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була.
Без, мәсәлән, алтынчы сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова һәм З.Р.Нәҗиповалар авторлыгындагы дәреслектән кулланабыз. Бу дәреслек коммуникатив технология концепциясенә нигезләнгән. Анда ‒ кызыклы сораулар, шулай ук чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелгән. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Дәреслектәге парларда эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны, балалар үзләштергәнче, кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Дәреслектә сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик һәм монологик сөйләм), ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла, алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.
Табигый аралашу шартлары сөйләмнең телдән (тыңлап аңлау, сөйләшү) һәм язма (уку, язу) формаларын тыгыз бәйләп тора. Актив аралашу өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре дә мөһим, ягъни аларны үзара бәйләнешле өйрәнмичә торып, телгә өйрәтеп булмый. Аралашу өчен төп шартларның берсе ‒ әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы.
Тыңлап аңлау ‒ сөйләм эшчәнлегенең бер төре, балаларга авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, диалогларны ишетеп танырга, мәгънәләрен аңларга өйрәтү. Беренче дәрестән үк укытучының сөйләм аһәңлеге, авазларның чык һәм аңлаешлы булуы һәм укучылардан шуны ук таләп итү сөйләм эшчәнлегенә тәэсир итә. Тыңлап аңлау ‒ рус балаларын татар теленә өйрәткәндә төп эш чараларының берсе. Тыңлап аңлау биремнәрен фонетика белән бәйләргә мөмкин. Укучылар аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны тыңлап, аларның эчтәлеге буенча сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә, эчтәлеген сөйләп бирергә күнегәләр. Татар теле дәресләрендә тыңлап аңлауга өйрәтү эзлекле, системалы рәвештә оештырылырга тиеш. Шул чакта гына уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.
Рус балаларына татар теленә өйрәтүнең беренчел максаты булып аларны татарча аралашырга, үз фикерләрен дөрес һәм төгәл белдерергә өйрәтү торганлыктан, укытучы татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерүгә зур урын бирергә тиеш. Дәрес вакытының 60%ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар сайлаган эчтәлек аша әңгәмәдәше белән контакт урнаштыралар, сорау куялар, җавап бирәләр, кире кага һәм раслый беләләр. Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп укыйлар, охшаш диалоглар төзиләр, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзиләр, коммуникатив максат буенча әңгәмәдә катнашалар.
Аралашу темалары буенча баланы көндәлек тормышта булган ситуациягә нигезләнеп, ситуатив диалоглар төзергә этәрергә мөмкин. Ситуатив диалоглар укучылар өчен татар теленнән Бердәм дәүләт тестына әзерлек эше дә булып тора.
Укучыларның сөйләм телен үстерү, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан әкиятләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү отышлы. Әсәрләрне сәхнәләштерү балада әдәбиятка, театрга карата кызыксыну уята. Балаларның тормышы кызыклырак, эчтәлеклерәк була бара. Иҗат шатлыгын тою аларны куандыра. Дөрес юнәлеш биргәндә, балада артист, режиссёр, театр рәссамы хезмәте турында күзаллау формалаша. Укучылар сәхнәдә үзләрен ирекле тотарга өйрәнәләр. Аның танып-белү эшчәнлеге ныгый. Бала берникадәр вакытка герой булып тора, үз-үзенә бәя бирә, үз гомерендә беренче кул чабуларны ишетә. Төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәләштерү бердәмлек, чын дуслыкның кадерен белү, үз-үзеңә һәм башкаларга карата таләпчәнлек тәрбияли. Бу типтагы биремнәр укучыларга үз-үзләренә бәя бирү, үзбәя күнекмәләре булдыра.
Диалогик сөйләмне камилләштерү чорында монологик сөйләмне үстерүгә дә күчәргә мөмкин. Монологик сөйләмгә өйрәтү башлангыч сыйныфларда ук башлана. Бу төр эшчәнлектә укытучыга ярдәмгә күрсәтмәлелек килә, чөнки яшь үзенчәлекләренә бәйле, кечкенә балалар күз белән күрү ярдәмендә күбрәк истә калдыралар. Ә зуррак сыйныфка киткән саен, бурычлар катлаулана: күрсәтмәлелек урынына терәк сүзләр яки билгеле бер тема килә. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә шигырьләр, җырлар, уеннар файдалану уңышлы. Бу, бер яктан, татар халык авыз иҗаты белән таныштырырга ярдәм итә. Икенче яктан, дәресләрнең кызыклы, мавыктыргыч булуында роль уйный.
Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, уку төп максат түгел, ә сөйләм телен үзләштерүгә ирешү чараларының берсе. Ләкин укудан башка баланың сөйләм телен үстерүне күз алдына китерү мөмкин түгел. Текстларның төп максаты ‒ укучыларның сүзлек байлыгын үстерү, текст буенча сораулар һәм аларга җаваплар биреп, балаларның сөйләм телен баету. Иң мөһиме – балалар укыганны аңларга, укылган буенча сораулар бирергә, куелган сорауларга тулы җаваплар кайтара белергә, укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләп бирергә, очраган яңа сүзләрне кертеп, җөмләләр төзи алырга, шул сүзләрне сөйләмдә куллана белергә тиешләр.
Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Рус балаларын татар теленә өйрәткәндә, язу, әлбәттә, төп максат түгел, бәлки сөйләм телен үзләштерүгә ирешүдәге төп чараларның берсе генә. Билгеле бер темага кечкенә инша, иллюстрацияләр буенча хикәя язу, котлау, чакыру кәгазе, белдерү, афиша, мәкаләләр һәм хат язу кебек биремнәр рус телендә аралашучы балаларны татар сөйләменә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Билгеле булганча, 2011 ‒ 2012 елларда кулланышка кергән Федераль дәүләт белем бирү стандартлары системасы гомуми белем бирү программаларына аерым таләпләр куя. Икенче буын стандартлары уку-укыту процессын системалы эшчәнлек буларак билгели. Проект алымы белән укытуның асылы ‒ укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль рәвештә яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясый алу осталыгы. Укучы үзен эзләнүче,тикшерүче сыйфатында күрә, үзе өчен яңа ачышлар ясый. Бу укыту процессын мотивлаштыруда бик зур йогынты ясый. Проектлар алымы укучыларның шәхси кызыксынуын һәм аерым өлкәдә сәләтен арттыра, үз эше өчен җаваплылык тоярга өйрәтә, төркем белән эшләүнең нәтиҗәсендә аның да аерым өлеше барлыгын аңлауга ярдәм итә. Проект алымы җанлы, кызыклы, ләкин катлаулы, чөнки белемне эзләп алып табарга кирәк. Проект эшчәнлеге процессында укучылар төрле чыганаклардан мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзлиләр, аларны анализлыйлар, уку предметы бурычларына бәйле рәвештә туплыйлар, проблеманы билгелиләр, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклыйлар. Алар коллективта эшләргә күнегәләр, аралашалар, үз фикерләрен дәлиллиләр, эшнең барышын анализлыйлар, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр.
Бүгенге көндә тормышыбызны информацион технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Укучылар арасында төрле мәгълүмати чаралар, Интернет челтәрләре белән эшләү бик актуаль. Укыту процессында виртуаль экскурсия алымы укучыларны белемнәрен күтәрергә, күзәтүчәнлекләрен үстерергә, әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын танып белергә өйрәтә. Виртуаль экскурсия ‒ укытуны тормыш, практика белән бәйләү формасы.
Виртуаль экскурсиянең төп максатлары ‒ балаларның булган белемнәрен тирәнәйтү, фикерләү сәләтләрен үстерү. Бу алымны дәрестә куллану вакытны дөрес сарыф итәргә ярдәм итә, чөнки бер дәрестә баланы берничә объект белән таныштыру мөмкинлеге була. Мәсәлән, төрле шәһәрләргә, музейларга сәяхәт кылырга мөмкин. Шулай ук, зоопаркларга, китапханәләргә, театрларга экскурсия оештыру укучыларда дәрескә карата зур кызыксыну уята. Аны икенче төрле проект алымы дип тә әйтергә мөмкин. Виртуаль экскурсия тамашачыга мәгълүмат тапшыруның нәтиҗәле ысулы булып тора.
Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәби уку, әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйбыз. Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак уен технологияләре баланың иҗади сәләтен, аралашу культурасын үстерүдә дәрестә уен элементларына зур игътибар бирә. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки
сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар. Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин. Татар теле дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен дә үтиләр.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.
Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнү бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча белдерергә, өченчедән, башкаларның да уй-фикерләрен телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә кирәк.
Бүгенге укытучы алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучы үз эшендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшли. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге методларны куллану укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч булып тора, укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Югарыда китерелгән эшләрнең барысы да укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый.