Музыка дәресләренең укыту-методик системасы

№68

Ләйсән ШӘЙГӘРДӘНОВА,

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең I квалификация категорияле музыка укытучысы

Музыка фәнен яңача укыту-методик системасы Ю.Алиевның, Л.В.Занков, Г.Б.Голуб, В.К.Дьяченко, Н.И.Дереклееваның фәнни эшләрендә чагылыш тапкан.

Укытуда милли традицияләргә таянып, укучының рухи-әхлакый сыйфатларын үстерү өчен шартлар булдыру яңа методик системаның максаты булып тора.

Яңа белем бирү методик системасының бурычы, инновацион эшчәнлекне укытуда кулланып, укучының рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыручы компетентлыкка нигезләнгән юлны үстерүдән гыйбарәт.

Куелган максатка һәм бурычка ирешү өчен заманча музыка дәресләрендә түбәндәге белем бирү технологияләре кулланыла: үстерешле, иҗади эшчәнлек, коммуникатив һәм интерактив укыту технологияләре, мәгълүмати, компьютер, яңа музыкаль технологияләр, проектлар төзү.

Заманча музыка дәресләрендә иҗади укыту стиле кулланыла.

З.Мифтаховның аңлатмалы сүзлегендә «иҗат улкешенең рухи, матди байлыкларын, мәдәни хәзинәләрен төзүгә юнәлдерелгән мөстәкыйль эшчәнлеге» диелгән [2]. Иҗат хәтерне, фикерне йөртүне, күзәтүчәнлекне, максатка ирешүне, интуицияне активлаштыра. Шуңа күрә укучыга музыкаль тәрбия бирүдә аның иҗат сәләтләрен үстерү мөһим урынны алып тора.

Заманча музыка дәресләрендә куллана торган музыкаль-иҗади алымнарның берничәсенә тукталып үтик.

1. Пластик импровизация – ул хәрәкәтләр, ишарәләр, йөз хәрәкәтләре аша музыкаль образны тормышка ашыру.

2. Вокаль импровизация бирелгән текстка көй язуны, аны башкаруны үз эченә ала .

3. Музыкаль әсәрләргә иллюстрация – ул музыкаль образларның  әдәби образларда гәүдәләнеше.

4. Инша-миниатюра – музыка сөйләгән вакыйганы инша итеп язу. Мәсәлән, «Шүрәле» балетыннан өзек караганнан соң, хикәя язу, уен кораллары тавышын тыңлаганнан соң, алар турында әкият уйлап чыгару.

5. Музыканы сәнгатьнең башка төрләре теленә күчерү алымы музыкаль спектакль, опера, мюзикл куюны үз эченә ала.

6. Дәрес-сәяхәт, дәрес-уен, викториналар, музыкаль кроссвордлар да музыкаль-иҗади алым төрләренә керә.

Заманча музыка дәресләрендә төрле формадагы эшчәнлек мөһим урынны алып тора. Дәресләрдә актив кулланган берничә төр эшчәнлеккә аеруча тукталып үтәсем килә:

Шигырьләр һәм такмазаларны ритмик рәвештә сөйләү. Шигырьне аерым бер ритмда сөйлибез, ритмны бәрмә уен кораллары ярдәмендә тотабыз. Укучылар уен коралларын шигырьнең эчтәлегенә туры китереп сайлый.

– Уен-күнегүләр ясау. Мәсәлән, «Язгы тавышлар», «Кышкы тавышлар» уен-күнегүләре. Укучылар яз көне, я кыш көне ишетеп була торган авазларны уйлап таба һәм сурәтли. Укытучы текст укый, укучылар тавышландыра. Дәресләрдә балаларның гади музыка уен кораллары: агач кашыклар, шөлдерле барабан, кыңгыраулар, шыкылдавык, металлофон, өчпочмак; укучыларның үз куллары белән ясалган уен кораллары: ярмалар, төймәләр тутырылган банкалар, сәдәфләр тегелгән бияләйләр, үзләре ясаган кыллы музыка уен кораллары кулланыла.

– Диалог формасындагы сөйләм-уеннар. Мәсәлән, укучыларның ритмик һәи интонация  ишетү сәләтләрен үстерүне күздә тоткан «Холкы нинди?» сөйләм-уены.  Укучылар җырда яңгыраган геройның холкын, кәефен билгели. Уен вакытында укучылар сәнгатьле йөз хәрәкәтләре һәм ишарәләр ясап җырны башкара.

– Музыка эчтәлеген чагылдыручы рәсем ясау. Музыкаль әсәрләр, җырлар тыңлап, укучылар күзаллаган күренешләрне альбом битенә сурәтли. Бу алымны ритм, тембр, регистр һәм башка теоретик төшенчәләрне аңлатканда кулланырга була.

Заманча укыту системасында эш нәтиҗәләрен анализлау музыка фәнен укытуда уңай күрсәткечләрне ачыкларга ярдәм итә. Укучыларның портфолиосы аларның казанышлары: Бөтенроссия, республикакүләм, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә җиңү, призлы урын алу һәм катнашу өчен бирелгән Дипломнар белән һәрдаим тулыланып тора.

Яңача укыту чаралары булып электрон укыту ресурслар, электрон дәреслекләр, электрон энциклопедияләр тора.Уңай укыту  шартларын тудыру, теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен дәрестә сыйфатлы аудио- һәм видеоәсбапларны (компьютер, видеомагнитофон, музыкаль үзәк) куллану мөһим. Яңа төр музыка дәресләрендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр әһәмиятле урынны алып тора. Аларга дәресләрдә укытылган темаларга презентацияләр күрсәтү, аудио- һәм видеоязмалардан классик музыка, опера, балет, музыкаль спектакльләрнең, мюзикл, рок-операларның иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру керә.

Заманча мәгълүмати технологияләрне музыка дәресләренә кертү укытуны төрле яшьтәге укучылар өчен кызыклы, истә калдырырлык итеп оештырырга, фәнгә карата уңай мөнәсәбәт формалаштырырга, музыка түгәрәгендә шөгыльләнү теләген тудырырга ярдәм итә.

Укучыларда музыка фәненә кызыксыну уятуда күрсәтмәлелек зур рольне уйный:

– тасвирлау чаралары (рәсемнәр, портретлар, фоторәсемнәр, репродукцияләр). Мәсәлән, I сыйныф укучыларына ноталар өйрәткәндә «Смешариклар» мультфильмы геройлары рәсемнәре кулланыла. Мондый чара укучыларга нота исемнәрен, аларның тәртибен, нота станының кайсы сызыгында урнашканын тизрәк истә калдырырга булыша.

– шартлы графика (таблицалар, схемалар, блок-схемалар). Дәресләрдә музыкант иҗаты музыка укытучысы уйлап тапкан схема буенча тикшерелә.

Күрсәтмәлелек укучыларның акыл эшчәнлеген генә активлаштырып калмый, аларның мөстәкыйль иҗади музыкаль эшчәнлекләрен дә үстерә. Музыка дәресләренә укучылар төрле темаларга презентацияләр, электрон кроссвордлар ясап килә.

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү өчен музыка укытучысы әзерләгән традицион викториналар, төрле тестлар кулланыла.

Системалы-эшчәнлекле ысул заманча музыка дәресләренең нигезендә ята. Бу ысулның мөһим төре булып театральләштерү тора. Аерым бер җырларны, күләме зур булмаган музыкаль әкиятләрне театральләштерергә була. Мәсәлән, барыбызга да таныш булган Луиза Батыр-Булгариның Нәби Дәүли пьесасы буенча язылган «Җырлап узган җәй» музыкаль әкиятен алыйк.

Әкият нигезендә театральләштерү алымын куллану түбәндәге этапларга бүлергә була:

1. Музыкаль әкият белән таныштыру.

Әсәрнең төп геройлары – Кырмыска һәм Чикерткә сыйфатларын атау.

2. Музыкаль әсәрләрдә әдәби образларны гәүдәләндерү өчен кулланыла торган чаралар турында сөйләшү:

– музыкаль интонация;

– ритмик-пластик хәрәкәтләр;

– мимика.

3. Музыкаль әкиятне театральләштерү. Кырмыскалар һәм Чикерткә җырларын башкару.

Образлар тулырак булсын өчен укучылар үзләре ясаган костюмнар, маскалар, реквизитлар куллана.

Шулай итеп, заманча музыка дәресләрендә системалы-эшчәнлекле ысулга нигезләнгән музыкаль-иҗади алымнарны, күргәзмәлелекне, техник чараларны, мәгълүмати технологияләрне куллану:

– укучыга шәхси тәҗрибәсен тупларга һәм активлашырга булыша;

– укучының сөйләм телен, күзаллавын һәм фантазиясен, фикер йөртүен формалаштырыга һәм үстерегә булыша;

– укучыга белемне үзләштерергә һәм дөньяны үзлегеннән танып белергә омтылырга ярдәм итә;

– укучыга сәнгать белән аралашу ихтыяҗын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Әдәбият.

1. Крам В. В., Методическая система учителя музыки [Режим ограниченной функциональности] /В.В.Крам. – Режим доступа: http://soulme.org.ru/metodicheskaya-sistema-uchitelya-muzyki

2. Мифтахов З., Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [Электронный ресурс] /З.Мифтахов. – Режим доступа: http://watan.su/suzleklar/302-anlat