Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә юмористик әсәрләрнең (мәзәкләрнең) роле

№68 

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Нәниләр иҗатының күп төрләре һәм жанрлары халыкның педагогик карашлары белән сугарылган, хәттә кайбер жанр төрлегенең килеп чыгышын да халыкның тәрбияви ихтыяҗлары нигезендә генә аңлатып була. Медицина күзлегеннән караганда да «баланы тәрбияләү ана карыныннан башлана» дигән фикерне һәрберебезнең ишеткәнебез бар. Нәни бала үз халкының рухи хәзинәсе белән тәүге кат халык җәүһәрләре аша очраша. Без күп төрле балалар фольклоры жанрларын үз эшебездә кулланабыз.

Минем балалар репертуарындагы (мәзәкләрнең), юмористик әсәрләрнең тәрбияви якларын ачыклап китәсем килә. Билгеле булганча, татар фольклорында да, авторлар иҗатында да балалар темасына багышланган мәзәкләр шактый. Яңа гасыр телевидениесендә күрсәтелә торган «Елмай» тапшыруын һәркемнең караганы бар. Ул язмаларны олылыр да, балалар да мавыгып карыйлар.

Зурлар мәзәгеннән «балалар мәзәге» исә үзенең тематикасы белән генә аерылып тора. Балалар мәзәгенең эчтәлеге күбесенчә үсемлекләр, киек-жанварлар, кошлар тормышына багышлана. Шулай ук, балалар бакчасы, мәктәп яисә тормыш чынбарлыгын чагылдырган әсәрләр дә очрый. Ул әсәрләрдә ялкаулык, кирелек, эшкә теләк булмау кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйтләнә. Алар такмак, такмаза, шигъри формада яисә диалоглар рәвешендә биреләләр. Балалар бакчасында өйрәнелә торган әсәрләрдәге мәзәк, юморны ачыклап китәсе килә. Ул зурлар мәзәге кебек ярылып ятмый, ә тоемлана гына.

«Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан

Бер аягы тимердән,

Көш-ш-ш-ш!» дигән эндәшне өйрәнгәндә, аягы камырдан, яисә тимердән, дип көлешеп, мәзәкләп куялар балалар. Аннан: Очкыч, машина да тимердән, – дип өстәп чагыштырып алалар. «Аю белән бабай» әкиятен алыйк. Әкияттә сүрәтләнгән Аюның алдануын, ә алданмас өчен, үсемлекләрне яхшы аера белергә кирәклекне балаларга аңлатабыз. Аю кебек  авыр хәлдә калмас өчен, балаларны күп белергә, өйрәнергә өндибез. Әкиятне кабат, кабат сөйләп: «Әгәр тырышмасагыз – сез дә Аю кебек көлкегә калырсыз», дип төшендерәбез.

Э.Мөэминованың «Үз телендә сөйләшә» шигырен алыйк. Башлап, «тел» сүзенең ике төрле мәгънәсен аңлатып китәм. Айдар исемле малайның, теле ачылганда, ничек өзек итеп сөйләшүен тыңлыйбыз, баланың сөйләвендә кабатлауларның өстенлеген аңлатабыз. Алар көлеп тә, и-и-и дөрес сөйләшә белми, дип тә куялар. Аңлата-аңлата: «Айдар сүзләрне дөрес әйтәчәк әле, аңы үсәргә генә кирәк, тырышачак, үз туган телендә матур сөйләшәчәк», –дип ышандырабыз.

И.Шөймөхәммәтовның «Мактанчык бака» әсәрен алыйк. Әсәрдәге баканың мактануы аркасында авыр хәлгә калуын төшендерәм, урынсызга масаюның начар сыйфат икәнен ассызыклыйм. «Кирәксезгә мактансаң – ахры яхшы булып бетми», – дип өстим. Балаларны тыйнак булырга өндим. Безнең арада мактанырга яратучылар юкмы? – дип сорап куям. Менә шуңа охшаш мисалларны программада бирелгән әдәбияттә күп табып була. Балачакта һәркем маҗарага омтыла. Хәрәкәтчән, йөгерек бала күңеле бер күренеш, вакыйгадан икенчесенә бик тиз күчә. Шунлыктан, шушы әсәрләрне тагын җыр, уен яисә бию белән ныгытып куям.

Тагын бер нәрсә турында әйтеп үтәсем килә. Рәсем буенча эш алып барганда, әдәби әсәрләр укыганда, китапта язылган атамалар, исемнәр урынына төркемгә йөрүчеләрнең үз исемнәрен куеп сөйләсәң, эшчәнлек тагын да җанланып китә, балалар көлешеп алалар, исемнәре аталмаганнары үз исемен көтә. Алар исемнәрен хәрәкәтле уеннар уйнаганда, тиешле урынга кушып җибәрәм.

Эш барышында, мәзәкләр очраган әдәбиятны куллану кәефне генә күтәреп калмый, ә баланы тормыштагы төрле ситуацияләрдә үзеңне тотарга, гыйбрәт алырга да өйрәтә. Юморны аңлау зур үскәч кешеләр белән араны җайларга да булыша, дип уйлыйм. Чөнки нәни чакта ишеткәннәр бөтен гомер буена кеше рухында, хәтерендә кала. Бишектә чакта ишеткән җырлардан алып мәзәкләргә кадәрге әсәрләр кешене бары тик матурлыкка, самимилеккә, гадилеккә өнди, дип уйлыйм.