Баланы шәхес итеп тәрбиялик

№66

(Әти-әниләр өчен әңгәмә)

Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Баланы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәпнең, гаиләнең иң әһәмиятле бурычы. Бу – авыл шартларындамы, шәһәр шартларындамы иң мөһим проблема булып тора. Балада дөрес әхлакый карашлар һәм төшенчәләр, хис һәм гадәтләр формалаштыруда беренче тәрбияче буларак ата-ана өстенә зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә гаилә әгъзалары арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру – аларның мөһим бурычы.

Ата-аналар нинди соң сез? Шат чырайлымы, миһербанлымы, күңеллеме, әллә күңелсезме? Балагыз сезне бик тә ихтирам итәргә, сезнең белән горурланырга тели. Сез аларга андый мөмкинлекләр бирәсезме? Баланың саф һәм пакъ йөрәген авыр кичерешләр белән бозмыйсызмы? Сабыегызны игътибардан төшереп ярдәмсез калдырмыйсызмы? Әгәр алай икән, бала өчен әйләнә-тирәдәге дөньяның матур төсләре тоныклана, көннәр гел бертөслегә әйләнә, ә күңелне балаларга хас булмаган авыр уйлар били. Менә шулай итеп бала кыен тәрбияләүчеләр рәтенә килеп эләгә.

Бөтенесе дә сездән – ата-аналардан тора. Сез гаиләдә нинди үрнәк күрсәтәсез, бала шундый булып тәрбияләнә. Без кече яшьтән үк дөрес булмаган, һәрнәрсәгә каршы тору хисе тәрбияләгән балаларны еш очратабыз. Алар ялганлаган иптәшләрен дә, зурларны да гафу итмиләр. Ләкин аңлы рәвештә ялганлап та, үзләрен гаепле санамаган балалар да була. Алар ялганнары ачылгач, алдашулары өчен үкенгәндәй булалар, ә соңыннан: «Оста ялганлый алмаганга күрә фаш ителдем», – дип уйлыйлар.

Кайбер ата-аналар баланың ялган сөйләвенә җитди әһәмият бирмиләр. Алар: «Минем улым зур эшләрдә алдашмас. Ә вак-төяк ялган. Кайчакта дөресен әйтеп бетермәскә, дәшми калырга, алдашкаларга да мөмкин. Моннан әллә ни зур зыян булмый», – диебрәк фикер йөртә. Андый ата-аналар балаларын сыйныф яки җәмәгать эшләрен үтисе урында авырды яки эш булды дип өйдә калдыралар. Ата-аналар көйсезләнгән баланы тынычландыру өчен кайчак үзләре ялганлыйлар. Бер ана барасы эше булганда, улына: «Мин табибка тешемне алдырырырга киттем, сиңа минем белән барырга ярамый, югыйсә, синең дә тешеңне алырлар», – ди. Мондый ялган шулкадәр гадәткә кереп китә, тешне көн саен «ала» башлыйлар. Ниһаять, бала әнисеннән: «Әни, синең тешең ничә соң? Көн саен алалар да алалар, ә тешең һаман күп әле», – дип сорап куя. Балаларда: «Кайчакта ялган сөйләргә дә ярый икән», – дигән фикер урнашып кала.

Мондый ата-аналар нык ялгыша. Нәкъ менә шушы кечкенә генә ялганнан үзенең шәхси бәхетенә ирешүдә бернәрсә белән дә хисаплашмаучы, вөҗданына хыянәт итүче, намуссыз кеше формалаша башлый.

Баланың үзенә файдалы булганда ялганлавына, дөрес сөйләмәвенә чын күңелдән борчылган ата-аналар, үзләрен моны төзәтүдә көчсез санап, андый күренешләргә каршы көрәшмиләр, начар гадәтне башлангыч чорында күрмиләр. Икенчеләре исә балаларын турылыклы итеп тәрбияләргә, аларның беренче тапкыр кайчан һәм ни өчен ялганламакчы булуын белергә баланың ялганлавына каршы көрәшергә омтылалар.

Кече яшьтән үк балаларны гадел булырга, дөресен сөйләргә гадәтләндерергә кирәк. Балада турылык, гаделлек тәрбияләргә, һәр эш өчен җавап бирү һәм үзенә тапшырылган кечкенә генә эшне үтәүгә дә намус белән карарга өйрәтерү әһәмиятле. Бу сыйфатларның булуында олыларның шәхси үрнәге зур роль уйный.

Ата-ана – балалар өчен иң абруйлы кеше. Кече яшьтән балалар зурларның эшенә тәнкыйть белән карап анализлый белми әле. Аларда зурларга охшарга тырышу гына бар. Менә шуның өчен ата-ананың һәрнәрсәгә дә гадел, турылыклы булуы – балаларда гаделлек формалашуның әһәмиятле шарты. Тик, кызганычка, кайвакыт ата-аналар үзләре алдашу гына түгел, балаларын да шуңа этәрәләр.

Кайвакыт ата-аналар балаларга карата бик тупас булалар, кирәгеннән артык төрле җәзалар, хәтта физик җәзадан котылу өчен, алдашу юлына баса.

1 нче мисал. Маратның әнисе укытучыга улының сүзләренә ышанмавына турында сөйли. «Нишләп син әниңә мәктәптәге эшләр турында дөресен сөйләмисең» – ди укытучы Маратка. «Аңа дөресен сөйләп булмый, ул кыйнарга тотына, – дип җавап бирә Марат. Чыннан да, дәрестә шелтә алса да, күршеләр зарланса да, дәресен өйрәнеп җиткермәсә дә, күлмәге пычранса яки ертылса, әйберләре җыеп куелмаса да, малайга кыен эләгә. Җәзадан котылу өчен малай алдаша башлый. Әгәр инде хәйлә барып чыкмаса, ялганы тотылса, алдаша алмавына малайның үз-үзенә ачуы килә. Икенче вакытта ялганны ышандырырлык итеп әйтергә тырыша. Шулай итеп, малай ялган сөйләүдә көннән-көн остара бара.

Ә кайвакыт балаларның алдашуы аларда фантазия, иҗатының артык үсүе белән бәйләнгән. Балаларның иҗади хыялы алар уйлап чыгарган хикәяләрдә, ясаган рәсемнәрендә, уеннарында чагыла. Болар бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Билгеле бер тәртипкә китерелмәгән хыял кайчак, сөйләгәндә кызыграк булсын өчен, үзеннән өстәп сөйләүгә китерә. Педагоглар һәм ата-аналар балалардагы хыялның, ә кайвакыт ялкаулыкның берәр нәрсәне кызыклырак итеп сөйләү теләгеннән килеп чыгуын белергә тиешләр. Кече яшьтәге мәктәп балалары укылганны үз исеменнән сөйләргә, үзләрен геройдагы сыйфатлар белән бизәргә, ә вакыйганы иҗади эшкәртеп, анда әти-әниләрен күрсәтергә һәм үзләрен дә шул әһәмиятле вакыйгада катнашкан итеп хикәяләргә яраталар.

Кайбер укучылар үзенең иптәшләренә: «Әтием белән урманга барган идек. Аю, бүре яки поши күрдем. Бик зур балык тоттык», – дип сөйли, ә чынында күрмәгән һәм тотмаган була.

 Улыгыз яки кызыгыз нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсәгә шатлана, ни өчен борчыла, көн буена балалар нәрсә эшләгән? Балаларны шулар турында ачыктан-ачык сөйләп өйрәтүнең әһәмияте бик зур. Шундый сөйләшүләр вакытында ата-аналар, намуслылык, гаделлек, тугрылык сыйфатларының һәркем өчен иң күркәме булуын күрсәтеп, балаларга иптәшләре эшләгән эшләргә анализ ясарга булыша, аларда һәрвакыт дөреслек өчен көрәшкә аң уята, намуслы кешенең һәрвакыт яхшылык өчен явызлыкка каршы көрәшүче икәнен аңлата. Гадел кеше үзе һәркайда һәм һәркайчан хаклы дөрес сүзле булу белән беррәттән аны чолгап алган тирәлектәге ялганга каршы көрәшүче булырга тиешлеген балаларга аңлатырга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк: кече яшьтәге мәктәп балалары һәм яшүсмерләр, җитәрлек тормыш тәҗрибәсе булмау аркасында, тормыш куйган барлык мәсьәләләргә дә дөрес төшенеп бетмиләр. Ә мөстәкыйль фикер йөртергә омтылу аларда гаҗәп көчле. Шуңа күрә кайвакыт алар ялгыш нәтиҗәләр дә ясыйлар. Ә инде узган көн турында ачыктан-ачык сөйләшү ата-аналарга балаларның ялгышуларын саклык белән төзәтергә, дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.

Менә бер мисал. Марат мәктәптән дулкынланып һәм гадәттәгедән бераз соңарыбрак калып кайта. Әтисе, улының кәефе әйбәтлеген күреп: «Я сөйләп җибәр, мәктәбегездә нинди яңалыклар?» – дип сорый. Марат бөтен нәрсәне әтисенә сөйләп бирә. Аны ул үзенең өлкән иптәше һәм киңәшчесе итеп саный, гаиләдә бу гадәткә кергән инде.

Малай сөйләп китә, алар мәктәп ишек төбендә кулъяулыкка төрелгән акча табалар. Малайлар күп уйлап тормыйча, иптәш малайларына Илдарга тимераяк алып бирәләр, чөнки аның тимераягы булмый. Әлбәттә, бу малай бик шатлана. Әтисе орышмый гына Маратка әйтә:

– Сездә иптәшегезне шатландыру уе яшен тизлеге белән туган. Бу бик яхшы. Әмма сез Илдарның һәм үзегезнең шатлыгыгызны икенче бер кешенең күз яшьләре хисабына икәнен уйламагансыз да. Кайда соң сезнең намусыгыз?

– Әти без нишлик инде? –дип сорый Марат.

– Иң элек акчасы югалган кешене табыгыз, кулъяулыкта исеме бар бит.

Аннары ул улына әнисенең сугыш елларында икмәк карточкалары табуы турында сөйли. Һәм әнисе карточкага ипи алырга мөмкин булса да, карточканы хуҗасына илтеп тапшырды, ди.

– Табып та әйберне үз хуҗасына кире кайтармау – урлашу белән бер ул, – ди әтисе. Улы әтисенең фикере белән килешә.

Тормышта дөреслекнең нинди әһәмияткә ия булуын аңлаган балалар үз сүзләре һәм эшләгән эшләренә контроль ясарга омтылалар. Балалар дөреслек белән ялганның әһәмияте турында уйлаганда аларга фикер йөртерлек материал бирү бик әһәмияте. Кешедә, бигрәк тә балаларда, турылык һәм гаделлек тәрбияләүдә өлкәннәрнең балага ышаныч белән каравы – мөһим шарт. Зурларның балага ышанып каравы аның дәрәҗәсен күтәреп җибәрә. Баланың яңадан да шундый канәгатьләнү хисе тоясы килә. Балага ышаныч күрсәтергә һәм шул ук вакытта аның укытучылары һәм иптәшләренең ышанычын ничек аңлауларын күзәтергә кирәк. Ниндидер сәбәп аркасында ул сезнең ышанычыгызны акламаган икән, бу вакытта саклык белән артык ярсымыйча, моңа нәрсә комачаулаганын тикшерергә, кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәргә кирәк.

Баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, аның кешелек сыйфатларын тану гаделлек хисе формалаштыруда бик әһәмиятле шарт булып тора. Һәр ярамаган эш өчен оялтмаска, яхшы эш өчен мактарга, уңай якларга игътибарны ялгыш гаепләгәнсез икән, ул чагында үз гаебегезне танып, хәтта бала алдында гафу үтенеп, аның намусын акларга кирәк.

Күргәнегезчә, балаларда турылык һәм гаделлек тәрбияләү – бик җитди эш. Ул зурлардан, барыннан да элек,  ата-аналардан уйлап, иҗади якын килүне, үз-үзләрен тотуда үрнәк күрсәтүне таләп итә. Бу сыйфатларны, барыннан да элек, уңай мисалларда тәрбияләргә кирәк. Балага үзе башкарган намуслы эшенә, үзенең турылыклы булуына шатланырга мөмкинлек бирергә кирәк. Киләчәк буынны турылыклы һәм гадел итеп, тормышны ярата торган шәхес итеп  үстерергә кирәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген сабыегыз турында кайгырткан вакытта үзегезгә дә, үзегезнең яхшы һәм кимчелекле якларыгызга игътибар белән карагыз! Балаларыгызның киләчәге сезнең үзегездәге яхшы һәм начар якларны күрә белүегезгә генә түгел, бәлки үзегезне тота белүегезгә, бөтен вак кирәксез кимчелекләрегезне бетерә алуыгызга һәм  яшь буынга үзегез ирешкән яхшы сыйфатларны бирә алуыгызга да бәйләнгән. Шуны онытмагыз, сезнең иң беренче бурычыгыз – чорыбызга лаек, саф күңелле, һәртөрле оятсызлык һәм бозыклыклардан азат, тормыш сынауларына бирешми торган кешеләр тәрбияләп үстерү.