Гавриил Державин – үзе чиновник, шул ук вакытта коеп куйган шагыйрь дә

№61

Наил ИСХАКОВ,

Лаеш районы Сокуры урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы

Сөләйман НӘҖМИЕВ,

Лаеш районы Сокуры урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, фәнни җитәкче

                                   Җырлап торам, торган җирем тар булса да…
Габдулла Тукай.

Илебез тарихында әдәбиятка, халыкларның мәдәни тәрәккыяте, дәүләте үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр аз түгел. Аларның кайсын гына алма, үз үзенчәлеге. Мәктәптә белем алу барышында без аларның тормыш юллары, иҗаты белән якыннан танышып, үзаңыбызны үстерәбез, гыйбрәтле вакыйгалар барышының шаһитлары булабыз. Бу – әлбәттә, тарих, безнең бай мирасыбыз. Безнең җирлекнең ямен-суын, тәмен белеп, шунда тәүге аваз салган Гавриил Романович Державин да – шундый шәхесләрнең берсе. Аның исеме белән бәйле чаралар, тантаналар сирәк кенә оештырылса  да, Державин иҗаты әле тирәнтен һәм тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмыйдыр. Еш кына тел, әдәбият, тарих галимнәре дә үз чыгышларында шуны ассызыклый. Моның өстенә татар халкы да чын мәгънәсендә аның белән горурлана ала. Чөнки аның нәсел шәҗәрәсе татарларга барып тоташа. Ул – Россиядә танылган морзаларның берсе – Бәһрим (Ибраһим) ыруының дәвамчысы. Тумышы белән Гавриил Державин Лаеш төбәгеннән. Гаиләсе Казанга бару юлында ул Сокуры авылында шушы якты дөньяга: «Мин тудым!» – дип сөрән салган. Күп кенә чыганакларда аны «Казанда туган», диләр, Әмма ул Сокуры җирлегендә гаиләсен сәфәрен туктатып, ана кендегеннән аерылган.

Үзенең истәлекләреннән аңлашылганча, нинди генә шартларда, халәттә калмасын, аның тормышыннан канәгать икәнлеген тоемларга мөмкин. Ә язмыш аны нык сыный. Бик яшьли әтисез кала, чиркәү руханиларыннан укырга-язарга өйрәнә. Җиде яшендә әтисе аны немец пансионы Розага укырга бирә. Гавриил инде 11 яшендә немец телендә иркен сөйләшкән. Арбузов һәм башка бик күп шәхесләргә белем биргән Казандагы ирләр интернат-гимназиясендә уку бәхетенә дә ирешә ул. Укуын тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә алына. Преображенский полкы солдаты буларак, аңа дәүләти үзгәртеп кору көрәшләрендә, Пугачев восстаниесен бастыру хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Ләкин кайда гына, нинди генә чиннарда булмасын ул «сүз коралы» – әдәбият, иҗат белән кызыксына, үзе дә шигырьләр яза. Шул ук вакытта ул сәяси карьерасын да үстерә, ныгыта. Әдәбият галимнәре сүзләренә карасаң, ул баштагы иҗатында Ломоносов, Сумарков стилен үз итә. Әмма аңлый һәм максат куя: үз стилеңне булдырмый торып, әдәби мәйданга керү мөмкин түгел. Шулай итеп Державин яңа стильгә нигез кора һәм аны тикмәгә генә Россиянең фәлсәфи лирикасы үрнәгенә әйләнде димиләр. Фәлсәфи уйлар белән чын хәрби булып булмасын аңлаган якташыбыз, тора-бара гражданлык хезмәтенә күчә. Иҗат итәргә омтылыш  аңа тынгылык бирми. 1782 елда ул чорда Россия белән хакимлек иткән Әби патшага мәдхия җырлаган «Фелицага ода» әсәрен язып, дәүләт эшлеклесе – чиновник дәрәҗәсенә ирешә.

Фелицы слава, слава Бога

Который брани усмирил;

Который сира и убога

Покрыл, одел и накормил;

Который оком лучезарным

Шутам, трусам, неблагодарным

И праведным свой свет дарит;

Равно всех смертных просвещает,

Больных покоит, исцеляет,

Добро лишь для добра творит.

Әсәрен дәвам итеп,  шагыйрь, патшабикәнең халыкка азмы-күпме ирек бирүен, алтын-көмеш эзләүгә, урманнарыннан-суыннан файдаланырга, акыл белән уйны берләштереп бәйләргә, тегәргә, тукырга, сәүдәгә, һәр халыкка да укый-язарга, фәнгә, дингә омтылырга рөхсәт итүен шәрехли, аңа дан җырлый. Бер тәрҗемәдә мондый юллар да бар:

«Җырлаганым  мактау, хыял гына түгел  —

Дөнья моңа үзе шаһит –

Синең кылган изге эшләреңне мин,

Җырладым, җырлыйм һәм җырлармын.

Җанымдагы татар җыры аша

Синең хакта килер буыннарга,

Синең кояш кеби, я ай кеби

Икәнеңне, һаман сөйли, сөйли

Мәңгелеккә мин дә ашармын.”

Державинның әлеге одасы Екатерина патшабикәгә дә бик ошый, аны башта үзенең матбугат сәркатибе, тора-бара морза-шагыйрьне һәм ул ук вакытта чиновникны сенатор, дәүләт казначысы, юстиция министры, Олонецкий һәм Тамбов губернаторы итеп билгели. Әмма нинди генә дәүләт чиннарында эшләмәсен, ул һәрвакыт туры сүзле, катгый фикерле, җитди бәхәсләрдә җиңеп чыгучы булып таныла. Шуңа да аны күп кенә хезмәттәшләре, министрлар өнәп бетерми, аның өстеннән патшаларга донос яудырып кына торалар. «Сез бит халыкка хезмәт итәргә алынгансыз. Эш хакыгыз да яхшы, нигә урлашасыз, коррупция колларына әйләнәсез, бюрократизм тудырасыз», – ди ул. Патшалар исә, Державинга тынычланырга, чиновникларның, инде шул чорларда ук киң таралган бюрократия кортлары булулары, коррупциянерлык белән килешергә чакырган. Тик бунтарь иҗатчы-чиновник мондый хәлләр белән кискен көрәшергә өнди.

Не умел я притворяться,

На святого походить,

Важным  саном надуваться

И философа брать вид:

Я любил чистосердечье,

Думал нравиться лишь им.

Ум и сердце человечье

Были гением моим.

Кызык һәм ышануы авыр хәл бит, чиновник чиновниклар белән бәхәсләшә, түрәләрне халыкка намуслы хезмәт итәргә чакыра. Аның мондый адымы бүгенге көндә дә актуаль. Чынбарлык күз алдында, безнең түрәләр үзләре үк урлаша, ришвәт ала, халыкка буш вәгъдәләр бирә, югары белем алу, медицина хезмәте түләүлегә әйләнә бара, әшнәчелек, «кода-кодагыйлык» тамыр җәя. Шул вакытта уйлап куясың, кайда соң XVIII – XIX йөздәге берничә Державин? Әлбәттә , Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый кебек берничә дистә татар иҗатчылары да тормышның мондый тискәре күренешләре белән килешмәгәннәр, иҗади көрәш мәйданында кайнаганнар, бәхәсләшкәннәр, хаклыкка омтылганнар. Тик әллә ни үзгәрешләр кертә алганнармы соң алар?

Державин үзенең күпсанлы афоризмнарында да тормышчанлыкны, яктырта, кешеләрне кеше булып калырга чакыра. «Яшә һәм башкаларга да яшәргә бир», «Дуслык – хезмәт итү түгел, аңа рәхмәт әйтмиләр», «Йолдызлар белән күмсәң дә, ишәк ишәк булып калачак; аң белән эш итәсе урында, ул нибары колагын селкетәчәк». Фәлсәфи карашта «Яхшы законнар, җан саташуын да төзәтергә мөмкиннәр. Бәхетле туганнар һәм тәрбиясезләр генә изгелек эшләүче һәм буш йөрәкләргә җан өрүче була алмаячак», – ди ул. Туган ил, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган канатлы сүзләре дә әһәмияткә ия. «Туган илебез турындагы изге хәбәрләр безгә бик кадерле, «Ватанның хәтта төтене дә татлы», «Дәүләт хезмәткәрләре, башка гражданнар белән чагыштырганда, тагын да җанлы, хәрәкәтчән, һәм Ватанны яратып, аңа тугрылыклы хезмәт итәргә тиешләр. Алар ватанын сөеп яшәргә, мондый хисләрне үзләренә буйсынганнарда да тәрбияләргә, бөтен дәүләткә үрнәк булырга бурычлылар», – дип, фәлсәфи өндәмәләр белән чыга.

Державин поэтикасының төп кыйбласы – ул кеше һәм кешелекнең язылган да, язылмаган да кануннары. Ул киләчәк турында фәлсәфи уйлар шаукымыннан аерыла алмый, үз чоры белән килешмичә, «болай яшәүне дәвам итү мөмкин түгел» дигән фикерне алга сөрә. Үз сүзен, хәтта хезмәт иткән өч патша чорында да турыдан-туры әйтә алуы белән дә сокландыра безне якташыбыз. Дәүләт эшлеклесе, хәтта “Аллаһ” дигән ода-поэма да иҗат итә. Әлеге иҗат җимеше, ул чордагы атаклы фәлсәфәчеләрне дә, бөтен ил җәмәгатьчелеген, әдәбиятчыларны да таң калдыруын яза галимнәр. Бу әсәр бүген көндә дә үз актуальлеген югалтмаган һәм гомумән без рус поэзиясе үрнәкләрен укыганда мондый дини-фәлсәфи уйларга мәҗбүр иткән әсәрләр очратмадык.

 Болардан тыш Державин иҗатына соклануыбызның тагын бер асылы, ул – үзенең нәсел-шәҗәрәсе татар морзаларына барып тоташуын беркайчан да яшермәгән. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә үз туган төбәгенә бурычлы булуын, Казанны, туган авылыбыз Сокурыны яратуын,  Кама буйларын  өзелеп сагынуын, аларны юксынып яшәвен язып калдырган.

 Я пел, пою и петь буду

 И в шутках правду возвещу;

 Татарские песни  из-под спуду,

 Как луч, потомству сообщу.

Язучы халкын бик үк өнәп бетермәгән төрле дин әһелләре дә Державинның бөеклеген таный. Быел Татарстанга сәфәр кылган рус патриархы Кирилл да: «Ул – бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе генә түгел. Гавриил Державин кайда гына эшләсә дә, нинди генә дәүләт постларын биләсә дә, һәрчак гаделлек яклы булган», – дип ассызыклады. – Шуңа авырлыклар да кичергән. Классикның дошманнары да күп, чөнки ул казна акчасына кул сузу һәм коррупция, ришвәтчелек, алдашу һәм ялганга күз йома алмаган. Әлеге проблемалар бүген дә аз түгел, шул исәптән безнең илдә дә. Шуңа да Державин үрнәге әдәбият һәм дини фәлсәфә белән кызыксынучылар өчен генә түгел, ә дәүләт хезмәтендәгеләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Аның фикеренчә, дәүләткә, халыкка хезмәттә әхлакый мөнәсәбәтләр тумаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый».

Ваш долг есть: сохранить законы,

На лица сильных не взирать.

Без помощи, без обороны

Сирот и вдов не оставлять.

Ваш долг спасать от бед невиннных,

Несчастливым подать покров;

От сильных защищать бессильных,

Исторгнуть бедных из оков.

Цари! Я мнил, вы боги властны,

Никто над вами ну судья.

Но вы, как я подобны, страстны,

И так же смертны, как и я.

Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнеханов та быелгы Державин көннәрендә: «Әлеге шәхес, безнең якташыбыз Россиянең дәүләт корылышына, әдәбиятка, мәдәнияткә саллы өлеш керткән. Без моны беркайчан да истән чыгармыйбыз», – дигән иде. Әмма айфон, айпат, интернет шаукымы белән җаны-тәне белән мавыккан безнең буын, Нарбековлар, Акинфеевлар, Теглевлар дәрәҗәсендә тарихка кергән Бәһрим морза нәселе дәвамчысы Гавриил Романович Державинның эшчәнлеген аңлармы, аның фәлсәфи карашлары белән килешерме, яшь түрәләр исә үзләренә кайбер сабаклар алырлармы, монысын инде киләчәк күрсәтер. Кешеләрне хөрмәт итә белү, югары әхлакый сыйфатларга үрнәкләрне, патриотлык хисләре тәрбияләү алымнарын, ватанпәрвәрлек мисалларын әллә кайдан эзләү кирәк түгел. Моның өчен тарихка акыл белән күз салу, аның Державин кебек бөек шәхесләрен өйрәнү дә җитә.