Табигать һәм кеше

№56

(IX сыйныф өчен электив курс программасы)

Гөлнара МӘГЪДӘНУРОВА,

Актаныш районы Киров урта мәктәбенең I квалификация категорияле  биология    укытучысы  

Соңгы вакытта без «экология» дигән сүзне көннән-көн ешрак кабатлый башладык. Нәрсә соң ул экология? Аның мәгънәсен без тулысынча аңлап бетерәбезме?

«Экология – тирә-як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән» диелә сүзлектә. Ә ни өчен экология хәзер актуаль мәсьәләгә әйләнде?

Җир шарын озын-озак юлга кирәк-ярак белән тәэмин ителгән гаять зур космик кораб дип исәпләргә була. Әмма мондый озакка сузылган очышны атмосферага аны агулый торган матдәләрне ташлауны туктатып кына дәвам итәргә мөмкин, чөнки атмосфераның үзен шул ук Җир шарының тышкы обшивка-сүрүе, киеме дип исәпләргә мөмкин. Нәкъ менә гидросфера һәм литосфера, атмосфера белән берлектә, Җир җисемендә су, азык һәм һаваны булдырып, андагы тормышны барлыкка китергәннәр.

Менә ни өчен галәм киңлекләрендә Кояш тирәли мәңгелек әйләнүен, өслеге космонавт-адәм балалары белән тулы Җир шары, фәкать кешелек цивилизациясе төпле, тыныч шартларда үсә барган очракта гына дәвам итә алачак.

Ә мондый тотрыклы, дәвамлы үсеше өчен кешенең экологик яктан куркыныч булмаган, антропоген эшчәнлеге сорала. Кешелек өчен материаль байлыкларны җитештерү дәрәҗәсен югарылыкка күтәрү өчен, иң элек кешеләрне экологик наданлыктан арындырырга кирәк. Укучыларга кече яшьтән үк безне чолгап алган мохитне саклау канунарының нигезенә төшендерергә кирәк. Һәр кеше үз эшчәнлегенең, кылган гамләленең, өйдә булмасынмы, производствода булмасынмы, үзен чолгап алган табигый мохиткә нинди йогынты ясаганлыгына дөрес бәя бирә белергә тиеш.

 Нәкъ менә шуларны исәпкә алып һәм укучыларга БДИга әерләнгәндә ярдәмлек материал туплау өчен, IX сыйныфта экологиядән «Экология һәм кеше» электив курсы тәкъдим ителә.

Курсның актуальлеге шунда, ул укучыларны бүгенге көндә бик тә мөһим булган экологияне фәнни яктан ачарга, укучыларда табигый мохиткә карата дөрес караш тәрбияләргә, глобаль һәм региональ экологик проблемаларны барларга һәм аларны чишүнең төрле  юлларын эзләргә ярдәм итә.

Электив курс IX сыйныф укучылары өчен 34 сәгатькә исәпләнгән.

Программаның максаты: укучыларда гомуми экологик белем нигезләрен формалаштыру.

 Программаның бурычлары:

– дөньяны актив танып-белү аша укучыларда экологик әхлаклык тәрбияләү;

– экологик чисталык кануннарын яшәешебезгә  кертү һәм укучыларга бу тармакның мөһимлеген, җитдилеген аңлату;

– укучыларны һөнәр сайлауга әзерләү;

– әйләнә-тирә мохитнең экологик халәтенә анализ ясау алымнарны һәм методларын өйрәнү;

– әйләнә-тирә мохитне саклау нигезләре, көнкүрештә һәм җитештерү шартларында табигатьне саклау чаралары белән идарә итү буенча белемнәрне һәм күнекмәләрне булдыру;

– экологик грамоталы тәртиплеккә һәм табигатьтән сакчыл файдалану өчен җаваплылык хисе һәм компетентлылык булдыру.

 Программа эчтәлегенең төп элементлары: әһәмиятле экологик төшенчәләрне һәм терминнарны үзләштерү, әйләнә-тирә мохитнең экологик халәтенә анализ үткәрү алымнарын өйрәнү, экологик мәсьәләләрне чишү, экологик проектлар төзү.

Программаны тормышка ашыру алымнарны: дәрес-лекция, мөстәкыйль эшләр (төркемнәр һәм парлар белән), проект эшләре, экскурсияләр.

Көтелгән педагогик нәтиҗәләр:

– экологик белемле һәм культуралы шәхес;

– үз сәламәтлеге белән кызыксынучы һәм сәламәт тормыш белән яшәүче шәхес;

– уку профилен дөрес сайлаучы шәхес.

Программа үзләштерүгә йомгак ясау алымнары: укучылар конференциясе, рефератлар әзерләү һәм чыгышлар ясау, экологик проектлар төзү һәм яклау, экологик белемнәр белән һөнәрләр турында мәгълүматлар туплау һәм альбомнар төзү.

Проект һәм реферат язу өчен темалар:

Табигатьнең гомуми законнары.

Популяцияләр арасындагы үзара бәйләнеш үзенчәлекләре.

Азык-төлек мөнәсәбәтләре законнары.

Популяция дулкыннары, аларның табигатьтәге әһәмияте.

Су – биосферадагы тереклекнең нигезе.

Безнең авылның экологик торышы.

Экосистемалар оештыру законнары һәм безнең тикшерүләр.

Биологик нәтиҗәлелек законнары һәм кеше аспекты.

Табигатьтән нәтиҗәле файдалану.

Тавышның кешегә йогынтысы һ.б.

Электив курсны үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә:

– экосистемаларны оештыру күнекмәләренә ия булырга;

– төрле яшәү урыннары, регион факторларының үзенчәлекләрен аера;

– физиологик процессларга һәм тере организмнар җайлашканлыгына хас үзенчәлекләргә характеристика бирә;

– табигатьнең биологик закончалыкларын аңлатканда туплаган белемне һәм тикшеренү методларын куллана белергә;

– табигать яшәешенең һәм тотрыклылыгының төп механизмнарын үзләштерергә;

– кешелек җәмгыятенең һәм Җир йөзендәге табигатьнең бербөтенлеге турында күзаллауларга ия булырга;

– табигатьтән рациональ файдалануга, табигатьне, әйләнә-тирәне саклауга кагылышлы күптөрле кагыйдә һәм алымнарга хас үзенчәлекләрдә ориентлаша;

– алган белемне һәм тикшеренү методларын тормышта куллана белергә тиеш.

Электив курсның эчтәлеге

I. Башлангыч экологик белем

1. Экологик белем алуның әһәмияте. (1 сәг.)

Кереш. Экология фәне. Экологик культура. Табигать һәм мин, матди һәм рухи байлыклар, матди һәм рухи ихтыяҗлар.

2. Экология һәм кеше. (1 сәг.)

Табигать һәм мин, матди һәм рухи байлыклар, матди һәм рухи ихтыяҗлар. Экологик катастрофа, глобаль экологик проблемалар, антропоген пычранулар. Экологик бумеранг.

3. Биосфера, аның төзелеше һәм эволюциясе этаплары. Ноосфера. (1 сәг.)

Биосфера, аның төзелеше һәм эволюциясе этаплары. Ноосфера. Биосфераны саклау юллары.

4. Биосферада кешелек цивилизациясенең эволюциясе. (1 сәг.)

Кешелекнең экологик бәйләнешләре үсү тарихы. Антропогенез. Биосферада кешелек цивилизациясенең эволюциясе. Биосферада кешенең тоткан урыны.

5. Экологик факторлар. (1 сәг.)

Экологик факторлар. Биотик факторлар. Абиотик факторлар. Антропоген  факторлар. Тере организмнарның үзара йогынтысы.

1 нче гамәли эш. Мәктәп яны тәҗрибә участогының экологик торышын билгеләү.

6. Фотосинтез җирдәге яшәеш нигезе. (1 сәг.)

Фотосинтез – җирдәге яшәеш нигезе. Фотосинтез этаплары. Яфрак төзелеше.

2 нче гамәли эш. Без нинди һава сулыйбыз?

7. Трофик чылбырлар. (1 сәг.)

Туклану чылбырлары. Трофик чылбыр төрләре. Туклану чылбырларын төзү. Экологик пирамида. Организмнарның үзара мөнәсәбәте.

3 нче гамәли эш. Туклану чылбыры төзү.

8. Яшәү өчен мөһим элементларның биосферада әйләнеше. (1 сәг.)

Су әйләнеше. Кислород әйләнеше. Углерод әйләнеше. Азот әйләнеше. Фосфор әйләнеше. Элементлар әйләнеше үзенчәлеге.

4 нче гамәли эш. Элементларның биосферада әйләнеше схемаларын  төзү.

9. Организм һәм әйләнә-тирә. (1 сәг.)

Конвергенция. Паральлель эволюция. Гомологик һәм аналогик органнар. Эволюция закончалыгы.

10. Популяцияләр экологиясе. (1 сәг.)

Популяция дулкыннары. Конкуренция. Ерткычлык. Паразитлык. Симбиоз.

11. Популяцияләр һәм әйләнә-тирәлек. (1 сәг.)

Популяция. Организмнарның үзара йогынтысы. Энергия агышы. Туклану чылбыры

12. Биоцноз. Биогеоценоз. Агроценоз. (1 сәг.)

Экосистемалар. Экосистемалар продукциясе. Экосистема – үз-үзен яңартып торучы бербөтен система. Тотрыклылык. Үзкөйләнү. Экосистемаларның алмашынуы. Агроценоз.

5 нче гамәли эш. Урман бергәлегенә характеристика.

13. Табигатьтән дөрес файдалануның фәнни нигезләре. (1 сәг.)

Әйләнә-тирәне саклау турында законнар. Табигать байлыкларыннан нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану. Әйләнә-тирәне саклау турында законнар. Россия Федерациясенең әйләнә-тирәне саклау буенча законнары. Татарстан Республикасының «Әйләнә-тирәне саклау турында»гы Законы. «Үсемлекләр дөньясы турында» Татарстан Республикасы Законы. «Хайванннар дөньясы турында» Татарстан Республикасы Законы. «Махсус сакланучы табигать территорияләре» турында Татарстан Республикасы Законы. Татарстан Республикасының урман кодексы.

6 нчы гамәли эш. Экологик листовкалар ясау.

14. Экологик мәсьәләләр чишү. (1 сәг.)

Экологик мәсьәләләр чишү. БДИ биремнәренә кергән мәсьәләләр чишү, биремнәрне эшләү.

II. Социаль экология  

15. Биосоциаль төр буларак, кеше. (1 сәг.)

Экологик охшашлык. Экологик аерымлыклар. Кеше – биосоциаль төр.

16. Кешенең азык һәм информацион бәйләнешләренең үзенчәлекләре. (1 сәг.)

Информацион бәйләнешләр. Тирәлекнең экологик сыешлылыгы. Экологик бәйләнешләр.

17. Кешелекнең экологик бәйләнешләре үсү тарихы. (1 сәг.)

Кешенең килеп чыгышы. Антропогенез. Тирәлеккә бәйсезлек (эмансипация). Социаль оешканлык элементлары. Хайваннарны кулга ияләштерү. Кеше расалары. Миграция. Сәнәгать. Мәгълүмати революция.

18. Кешелек демографиясенең социаль-экологик һәм социаль-географик үзенчәлекләре. (1 сәг.)

Популяция. Демография. Экологик факторлар. Эпидимияләр. Тирәлекнең социаль-экологик сыйдырышлылыгы. Тиз үсеш фазасы. Акрын үсеш фазасы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ). Халык саны арту.

III. Экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары  

19. Глобаль һәм региональ экологик проблемалар. (1 сәг.)

Табигатьне саклау. Табигый ресурслар. Табигатьтән рациональ файдалану. Бер табигый ресурсны икенчесе аша саклау. Табигатьне саклаучы законнар. Парник эффекты. Табигатьнең ясалма һәм табигый пычранулары. Калдыксыз производство.

20. Нефть эшкәртү белән бәйле экологик проблемалар. (1 сәг.)

Татарстан Республикасы нефте һәм аның кыскача тарихы. Нефть чыгаруның литосферага, атмосферага, су объектларына тәэсире. Нефть эшкәртү белән бәйле экологик проблемалар.

21. Су байлыкларыннан рациональ файдалану һәм куллану. (1 сәг.)

Төче су дефициты. Елгалардагы су күләме. Сулыкларны чистартуның химик юлы. Сулыкларны чистартуның биологик юлы. Биофильтрлар.

22. Табигый байлыкларны саклау. (1 сәг.)

Җир асты байлыклары. Файдалы казылмалар. Минераль һәм энергетик ресурслар. Файдалы казылмалар табуның ачык һәм шахта ысулы. Икенчел чимал. Җир рекультивациясе. Туфрак. Эрозия белән көрәш алымнары.

23. Экология һәм сәламәтлек. (1 сәг.)

Экологик кризис. Региональ һәм локаль экологик катастрофалар. Табигый экосостемалар деградациясе. Табигый ресурслар мониторингы. Биологик күптөрлелек. Халык сәламәтлеге. Җәмгыятьнең һәм табигатьнең тотрыклы үсеше.

24. Тирәлекнең химик һәм биологик пычрануы һәм кеше сәламәтлеге. (1 сәг.)

Тирәлекнең химик һәм биологик пычрануы. Аларны кисәтү юллары. Халык сәламәтлеге. Тирәлек сәламәтлеге. СПИД, ВИЧ-инфекция. Үлем. Туу. Йогышлы авырулар.

25. Кешегә тавышларның йогынтысы. (1 сәг.)

Табигатьтә тавышлар. Тавышның көче һәм тәэсир итү үзенчәлеге. Тавышларны кисәтү алымнары. Тавышка бәйле авырулар.

26. Һава торышының кешегә йогынтысы. (1 сәг.)

Һава торышының кешегә йогынтысы. Магнит давыллары. Циклон һәм антициклон.  Кояш радиациясе. Кояшның кешегә тәэсире.

27. Дөрес туклану һәм кеше сәламәтлеге. (1 сәг.)

Сәламәт яшәү рәвеше. Дөрес туклану. Диеталар. Азык продуктларын дөрес сайлау. Рацион.

28. Сәламәтлек факторы буларак ландшафт. (1 сәг.)

Ландшафт. Аның төрләре, формалары. Сәламәтлек факторы буларак ландшафт. Табигать факторларының сәламәтлеккә йогынтысы. Табигый тавышларның кешегә тәэсире.

7 нче гамәли эш. Туфракның эдафик факторларын тикшерү.

29. Кешенең тирәлеккә җайлашу проблемалары. (1 сәг.)

Идиоадаптация. Организмнарның җайлашу үзенчәлекләре. Кешенең тирәлеккә җайлашу проблемалары.

IV. Экология һәм мин

30. Без нинди су эчәбез? (1 сәг.)

Планетада су. Төче су проблемасы.Суны чистарту алымнары.Сулыкларны табигый һәм ясалма юл белән чистарту.

8 нче гамәли эш. Су – яшәү чыганагы (проект эше төзү).

31. Урман – Җир шарының яшел үпкәсе. (1 сәг.)

Урман. Фотосинтез. Нарат урманы һәм катнаш урман. Озон. Кислород чыганаклары. Урманнарны саклау проблемасы. Тропик урманнарның кимүе.

9 нчы гамәли эш. Урман үсемлекләренең тыгызлыгын билгеләү.

32. Җир шарының зәңгәр күге һәм аны саклау. (1 сәг.)

Атмосфера һәм аның составы. Атмосфераның антропоген пычранулары, табигый һәм антропоген пычранулар. Парник эффекты, кислоталы яңгырлар, озон катлавы җимерелү, радиоактив матдәләр белән пычрану. Үсемлек-индикаторлар: лишайниклар, мүкләр, пычрануларга чыдам үсемлекләр.

33. Азык продуктлары яки без нәрсә ашыйбыз? (1 сәг.)

Азык продуктларын дөрес сайлау. Аларны дөрес саклау. Азык рационы. Калория. Диеталар.

34. Су көне. Җир көне. Сәламәтлек көне һ.б. (1 сәг.)

Урманга экскурсия. Конкурслар. Рәсемнәр ясау. Конференция.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен әдәбият.

1. Гржимек Б. Экологические очерки о природе и человеке.- М.:Прогресс, 1988.

2. Козлова Т.А.,Сухова Т.С., Сивоглазов В.И. Экология. Книга для учителя. – М.: Школа-Пресс, 1996.

3. Коммонер Б. Замыкающий круг.- л.:Гидрометеоиздат, 1974.

4. Криксунов Е.А., Пасечник В.В.Сидорин А.П. Экология. – М: Дрофа, 1997.

5. Миронов А.В. Знать и беречь природу. – Казань Тат. Кн.изд., 1984.

6. Михеев А.В., Пашканг К.В.,Радзевич Н.Н.Соловьева А.П. Охрана природы: Факультативный курс. – М.: Просвещение, 1983.

7. Мухутдинов Ә.Ә., Петров Б.Г. Промышленность экологиясе нигезләре һәм менеджменты.-Казан: “Мәтбугат йорты” нәшрияты.-2001.

8. Плешаков А.А. Экология для учащихся: Факультативный курс. – М.: Просвещение, 1995 .

9. Рахимов И.И., Ибрагимова К.К. Растительный и животный мир Татарстана. – Казань Мәгариф, 2006. .

10. Чернова Н.М., Галушин В.М., Константинов В.М. Основы экологии. – М.:  Дрофа, 2014.

11. Шилов И.А. Экология: учебник для бакалавров.-М.:Издательство Юрайт,2013.

12. Экология: Школьный справочник\Сост. А.П.Ошмарин. В.И.Ошмарина.-Ярославль: Академия развития, 1998.

Укучылар өчен әдәбият.

1. Беляев Д.К., Рувинский А.О. Гомуми биология. — Казан: Мәгариф, 1997.

2. Захаров В.Б., Мамонтова С.Г., СивоглазовВ.И. Биология, общие закономерности.- М.: Школа-Пресс, 1996.

3. Колесов Д.В., Маш Р.Д., Беляев И.Н. Биология.Человек.- М.: Дрофа, 1997.

4. Криксунов Е.А., Пасечник В.В.Сидорин А.П. Экология. – М: Дрофа, 1997.

5. Подянский Ю.И., Браун А. Д. Гомуми биология. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

6. Чернова Н.М., Галушин В.М., Константинов В.М. Основы экологии. – М.: Просвещение, 1997.

7. Экология: Школьный справочник\Сост. А.П.Ошмарин. В.И.Ошмарина.-Ярославль: Академия развития, 1998.