Әдәбият дәресләре аша әхлаклы шәхес тәрбияләү
№55
Сания ТИМЕРШИНА,
Казандагы 32 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Баланың холкы тәрбия бирү процессында формалаша. Ә холыкның әхлакый гамәлгә алып баручы нигезе – вөҗдан. Гуманистик этика шуны раслый: кеше әхлакый эшләр башкарганда гына тулы бәхеткә ирешә ала.
Татар халкын әхлакый тәрбияләүдә нинди тенденцияләр күзәтелә соң? Элек алар тулысынча Коръәннең изге сүзенә, халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнгән булган. Оят, намус, бурычлылык, шәфкатьлелек, юмартлык, киң күңеллелек, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек әхлакый төшенчәләр халыкта, гаиләдә, мәдрәсә-мәчеттә балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү нигезен тәшкил иткән. Шәхестә әхлакый сыйфат тәрбияләүдә физик хезмәт иң мөһим нәрсә саналган.
Шәригать кануннары нигезендә һәр мөселманның укымышлы булуы һәм Коръәнне белүе мәҗбүр итеп куелган.
Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләштергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышкан. Тәрбиянең төп коралы сүз булган. Билгеле бер канунга буйсыну яшь кешеләрнең һәрберсе өчен тәртип нормасы булып саналган. Әхлакый тәрбия бирүче гореф-гадәтләр гасырлар дәвамында ныгый барган, тотрыклы булган, халыкның ярлы катлавына күп кенә мәсьәләләрне күмәк рәвештә хәл итәргә булышкан.
Ул чорда укытучыга тәрбияви мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк була. Тик XX гасырда бер-бер артлы кабынып торган сугышлар гасырлар буе формалашкан әхлак кануннарын җимерә. Тыныч тормыштагы «ярамый» сүзе дә үзенең мәгънәсен югалта бара.
Җәмгыятьтә синең кешене (дошманны) үтерергә тырышуың хуплана, батырлык исә мактала торган төшенчәләр рәтенә кертелә.
Кешеләр әхлаксызлыкка җәза бирелмәвен күрә, ә дәһшәтле сугышның коточкыч һәлакәте тәмуг утыннан да куркынычрак булып тоела.
Әдипләр сугыш фаҗигасе, кешеләрнең фидакарьлеге турында күп язалар, күңелләргә сеңдерерлек итеп тасвирлыйлар. Бу – дөрес, билгеле. Тик кешене кимсетү, үтерү, мәсхәрәләүнең зур гөнаһ булуын балага кем төшендерер?
Нәтиҗәдә әхлак, намус тарафыннан контрольдә тотылган эчке рухи халәт буларак, һәр шәхеснең рухи эчтәлегенә әверелә алмый. Кайчандыр Голливуд фильмнарында гына күрелгән вәхшилек безнең чынбарлыкка әверелә.
Без – укытучылар алдында, мәктәпкә аяк атлап кергән нәни баланы кешелекле, гадел, тыйнак, шәфкатьле, юмарт, кечеләргә һәм олыларга ихтирамлы һәм ярдәмчел, хезмәт сөючән, табигатьне яратучы, мөстәкыйль кеше итеп тәрбияләү бурычы тора.
Әгәр дә бала чит кешеләрнең кайгысын уртаклашмый, иптәшенең уңышына сөенми, кимсетелгәннәрне якламый, үзен генә кайгыртып яши икән, без инде начар кеше тәрбияләгәнбез дигән сүз. Л.Н.Толстой, явызлыкка каршы чыгып, түбәндәге тәрбияви тезисны алга сөргән: явызлык – гарип күренеш; яхшылык, кешелеклелек һәм гаделлек булмаган җирдә матурлык була алмый.
Әхлак тәрбиясе биргәндә иң мөһим рольне укытучы уйный. Баладагы гуманлы сыйфатларны даими үстереп, үрләтеп торганда гына алар баланың гадәтенә кереп китә, аның эчке ихтыяҗларына әверелә.
Кече яшьтәге мәктәп баласында укытучысына охшау омтылышы искиткеч зур. Бала әхлак нормаларын әти-әнисе, өлкәннәр, иптәшләре белән аралашканда, уйлаганда, эшләгәндә дә үзләштерә. Ләкин ул үзенең кылган эшләренә дөрес бәя бирә алмый әле. Шуның өчен дә тәрбияви бурычларның күбесе дәресләрдә хәл ителә.
Дәрес ул коллектив башкарыла торган күп кенә эшләрнең урыны булып тора. Дәрес – рухи кичерешләр аша әхлак нормаларын баету, тәҗрибә туплау урыны да. Кул күтәреп рөхсәт сорарга, дәрескә соңга калмаска, иптәшләре белән һәрвакыт тату булырга кирәклекне һәр дәрестә баланың исенә төшереп торырга туры килә. Мәктәп хезмәткәрләре белән исәнләшергә, хушлашырга да искәртергә, «Рәхим ит», «Рәхмәт» сүзләрен әйтергә дә гадәтләндерергә тиеш укытучы.
Әлифбадан «Яхшы сүз» хикәясен укып чыккач, әдәпле сүзенә гади генә аңлатма бирелә. «Әдәпле кешеләр алдашмый, ямьсез сүзләр сөйләми, иптәшләрен үртәми, кечкенәләрне кыерсытмый. Аларны матур кешеләр дип тә йөртәләр», дигән нәтиҗә ясала. Дәлилләү өчен 104 нче биттәге рәсем буенча җөмләләр төзелә, текст укытыла. «Ә сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләрегез бармы? Алар нәрсә әйтәләр?» дигән сорау балаларны уйланырга мәҗбүр итә.
«Җиңү көне» хикәясен укыгач, вафат булган якыннарыбыз турында онытмаска, каберләрен барлап торырга кирәклегенә басым ясала.
Дәреслектәге кыска хикәяләр әниләргә мәхәббәт, туган илне ярату, хезмәт сөю кебек сыйфатлары булдыруны күздә тота.
Укучылар үзләштерергә тиешле әхлакый нормаларның иң мөһимнәре Д.Аппакова, А.Алиш әсәрләрендә чагылыш таба. Д.Аппакова балаларны гадел, батыр, ярдәмчел, тәртипле булырга өйрәтә. Аның геройлары үзләренең характер сыйфатлары белән аерыла – алар кылган ялгыш эшләре өчен үкенә һәм яхшы якка үзгәрергә телиләр.
Хезмәтне данлау – язучылар иҗатының тагын бер үзәк темасы.
Авторлар турыдан-туры баланың рухына тәэсир итәргә омтыла, укучыларның тормышка карашларын, теләкләрен белеп, яшь үзенчәлекләрен истә тотып иҗат итә.
Әхлак темасы беркадәр үзгәртелгән формада «Матурлык һәм батырлык, тырышлык һәм дуслык» дип исемләнеп бирелгән. Хезмәт кешегә бәхет, ә ялкаулык хурлык китерә, кешеләргә эшләгән игелек исә синең үзеңә зур куаныч булып кире әйләнеп кайта, бердәмлек, килешеп-киңәшеп яшәү һәрвакыт уңышка этәрә.
Һәрьяклап камил шәхес формалаштыруда эстетик тәрбиянең роле искиткеч зур. Ул әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр укытучы зәвыклы киенсә, ягымлы сөйләшә белсә, класс бүлмәсе тиешенчә җиһазланган, пөхтә итеп җыештырылган һәм якты, җылы булса, баланың күңеле әлеге дөньяга тартыла. Ул аннан аерылырга теләми.
Күрсәтмәлелек тә, укытучының сөйләме дә, тактага язу рәвеше дә, балада матурлык хисе тәрбияләргә мөмкин.
- Уку дәресләрендә матурлык тойгысы төрле алымнар белән тәрбияләнә. Укытучы әдәби әсәрләрне үзе бик сәнгатьле итеп укый. Шул вакытта ул укучыда геройларның эшләренә соклану, кайгысына борчылу, табигатьнең гүзәллеге белән хозурлану уята ала.
- Теге яки бу әсәрне өйрәнер алдыннан классны экскурсиягә алып чыгу бигрәк тә отышлы алым булып тора.
- Музыкаль әсәрләр тыңлау һәм рәссамнар иҗат иткән картиналар, иллюстрацияләр һәм видеофильмнардан фрагментлар карау да әдәби әсәрнең эстетик тәэсирен арттыра.
Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң какты. Әйләнә-тирәне, кеше сәламәтлеген, аның рухын, туган телен саклау аларны иң борчыган проблемага әйләнде. Кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек-хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә искәртү кирәк булды.
Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, аларны һәр сыйныфта кулланырга мөмкин.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтә һәр күренеш серле һәм кызыклы, һәрнәрсә – яңалык. Ел фасыллары, кошлар, җәнлекләр тормышы шушы чорда аеруча файдалы. Бу максатларда кайбер халык әкиятләрен дә кулланырга була. «Кем нәрсә ярата?», «Кем көчле?» әкиятләрендә кеше иң көчле, иң акыллы булып кала. Ләкин укучыларның шуны аңлап калуы мөһим кешенең көче аның табигатьне буйсындыруында түгел, бәлки аны яклый һәм саклый белүендә.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай күп шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигьри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. «Җир йокысы», «Яз галәмәтләре», «Карлыгач», «Бичара куян», «Бала белән күбәләк» кебек шигырьләрендә бу ачык чагыла. Ә «Кояш», «Һава», «Су», «Җир», «Елның дүрт фасылы» исемле кечкенә хикәләрендә табигать турында шактый мәгълүмат тупланган.
Балалар өчен әкиятләр язып калдырган Абдулла Алиш иҗаты да игътибарга лаек. Аның «Нечкәбил», «Кем көчле?», «Койрыклар» әкиятләрендә кайбер тереклек ияләренең бөтен гадәтләре, яшәү рәвешләре, үрчү ысуллары һ. б. чагыла. Аларны фәнни әкиятләр дияргә дә нигез бар.
Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә Гарәфи Хәсәнов, Касыйм Тәхау, Дәрҗия Аппакова һ. б. балалар язучылары иҗатына мөрәҗәгать итәбез. «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» журналларында да шигырь, хикәя, парча, аучы язмалары даими басылып тора.
Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен Р.Ягъфәрова төзегән дәреслекләрдә Р.Вәлиеваның «Кыңгырау чәчәк», Р.Низамиевның «Яралы керпе», В.Монасыйповның «Табиблар», Л.Зөлкарнәйнең «Бичаралар һәм бичуралар» әсәрләрен, мәсәлән, әхлакый-экологик белем бирүдә отышлы файдаланырга була.
Әдәбиятның төп коралы – сүз. Әдипләр сүзгә җан өрә һәм аннан сурәт ясый, әдәби әсәрләр иҗат итә. Укытучы баланың сүз хәзинәсен барлап торырга, аны яңа сүзләр белән баетырга, омоним, синоним, антонимнар, фразеологик берәмлекләр кулланырга, төзек, матур, яңгырашлы итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтергә тиеш. Балаларның үз сөйләмендә кисәкчәләрне, модаль сүзләрне куллануларына ирешергә кирәк. Укытучы «рәхмәт», «рәхим ит», «зинһар» кебек сүзләрнең нинди зур мәгънәви көчкә ия булуы турында сөйли.
Баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алып эш иткәндә, уку хезмәтен җиңеләйтү уеннан башка күз алдына китереп булмый.
Уеннар иң кирәкле әхлак сыйфатларын: гаделлекне, күмәклекне, логик фикерләүне, мөстәкыйльлекне, җитезлекне таләп итә.
Укучы уйный-уйный эшкә өйрәнә. Үзенең җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә.
Һәр уен дәреснең максатына юнәлдерелгән булырга тиеш. Шул вакытта гына ул укытучыга теге яки бу бурычны хәл итәргә ярдәм и тә.
Төрле биремле грамматик күнегүләр, уеннар С.Вәгыйзовның «Кызыклы грамматика» җыентыгында тупланган. Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү эшендә зур ярдәмче – ул җыентык.
Гомумән алганда, үз халкыңа, аның теленә мәхәббәт тәрбияләми торып, укучыда күркәм әхлакый сыйфатлар формалаштырып булмый.