Татар әдәбияты дәресләрендә халык җырларын куллануның ватанпәрвәрлек тәрбияләүдәге роле
№55
Гөлфәния ГАЗИЗОВА,
Казандагы 130 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәмгыятьтә бүгенге көндә рухи-әхлакый кризис бара. Бу – бигрәк тә тормышка җайлашмаган яшь буында – балаларда тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләрне булдыру, бала шәхесен тәрбияләү һәм үстерү – безнең бурыч. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре һәм мәктәпләр бу очракта әйдәп баручы рольне үти.
Тәрбия – җәмгыятьтә кабул ителгән күркәм холык-сыйфатларны формалаштыру максатында кеше психологиясенә максатчан һәм системалы тәэсир итү ул. Тәрбия кешелек барлыкка килү белән үк барлыкка килгән һәм гасырлар дәвамында камилләшкән, билгеле бер нормалар, кагыйдә, әхлакый кануннар формалашкан. Әнә шулай күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибәне өлкәннәр яшь буынга тапшыра, алар исә, аны алдагы буыннарга мирас итеп бирә. Шундый күпьеллык тарихы булганга күрә, тәрбия процессы бик күпьяклы, күп тармаклы: аң һәм акыл, әхлак тәрбиясе, дини тәрбия, хезмәт тәрбиясе, физик тәрбия, җыр-музыка, бию, халык иҗаты ярдәмендә тәрбияләү һ.б.
Күрәбез: җыр-музыка да тәрбия процессында аерым бер урын тота. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки җырлар кешенең бөтен күңел халәтен, хис-кичерешләрен, шатлык-кайгыларын чагылдырырга сәләтле. Чөнки җыр ул сүз генә дә, нинди дә булса хәрәкәт кенә дә түгел, аның моңы бар, ягъни җыр ул – сүз һәм моңнан торган җанр. Кеше инде элек-электән үк шатлык-кайгыларын да, хисләрен дә, сагынуларын да җыр аша белдергән.
Күбебезнең, шул исәптән балалар һәм яшьләрнең дә, көне буе – машинада булсынмы ул, радиодан булсынмы, наушник аша плеерлардан булсынмы – музыка тыңлап йөрүен исәпкә алсак, җырларның шәхес формалашудагы роле зур булуын аңлыйбыз. Ләкин хәзерге җырлар бөтен очракта да баланы уңай сыйфатлар белән генә баета дип әйтеп булмый. Чын-чынлап әхлакый – туган якка мәхәббәт уятучы, ата-анага хөрмәт тәрбияләүче һ.б. җырлар бармак белән генә санарлык. Татар халык җырлары нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Андый җырларны «яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, әти-әнисен хөрмәтли, туган авылын, туган төбәген ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле,кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була».
Балаларга, беренче чиратта, халык җырларын, халыкның милли көйләрен җиткерергә кирәк. Мондый җырлар аша туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләү дә уңышлы. Татар әдәбияты дәресләре – аларны укучыларга җиткерү өчен яхшы мөмкинлек.
Һәр сыйныфта әдәбият дәресләрендә татар халык иҗатын өйрәнүгә дәресләр каралган. Шул исәптән, халык җырлары буенча да мәгълүмат бирү күздә тотыла. Укытучының бурычы – шул дәресләрне дөрес файдалану, укучыларга кызыклы һәм истә калырлык итеп оештыру, дәреслектә бирелгән халык җырлары үрнәкләреннән тыш та мәгънәле җырлар сайлап алу.
Халкыбызның җыр хәзинәсе бик бай. Ватан, туган ил, аңа булган мәхәббәт, аерылу сагышы – болар бар да халык җырларында чагылыш таба. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен материал табу кыенлык тудырмый. Хәзерге вакытта аларны аудио яки видео вариантында тыңлату да мөмкин һәм бу – аеруча мөһим. Чөнки текст уку гына халык моңын, халык җырын тыңлаган кадәр тәэсир итә алмый. Әйтергә теләгән фикерем шул: әдәбият дәресләрендә халык җырларын көе белән тыңлау, соңыннан шуны анализлау, җыр тудырган хисләр белән бүлешү кирәк.
Туган якка багышланган ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче җырларны халык иҗатын өйрәнгән вакытта гына түгел, туган ил турындагы автор әсәрләрен өйрәнгәндә дә файдаланып була. Мәсәлән, һәркемгә яхшы таныш булган Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрен өйрәнер алдыннан яки өйрәнеп беткәннән соң, туган як турында әңгәмә үткәргәндә халык җырына мөрәҗәгать итү һич тә артык булмый. Җыр-моң укучыларның күңеленә сүзгә караганда ныграк тәэсир итә, фикерләрен тулыландыра, шул рәвешле туган якка булган мәхәббәтләрен дә арттыра. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әлеге әсәрдән соң халык җырын тыңлау аеруча да урынлы була.
Укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен тыңларга мөмкин булган җырларга мисал итеп «Кошлар кебек» җырын күрсәтергә мөмкин. Әлеге җырны халыкчан итеп, көчле тавыш белән җиренә җиткереп җырлаучы Айдар Фәйзрахманов башкаруында тыңлатырга була. Шулай ук аны яшь буынга яхшы таныш булган, заманча автор җырларын да башкаручы Ришат Төхфәтуллин репертуарыннан да табарга мөмкин. Башкаручыларның икесе дә күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый, шуңа күрә кемне сайлап алырга икәнлеген укытучы үзе хәл итә.
Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып…
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.
Күрәбез: җырның сүзләре бик тәэсирле, аһәңле. Көе шулай ук матур һәм иң мөһиме – укучыларны ялыктырырлык түгел, җиңел, җитез. Туган илне алтынга да алмаштырмау, аның нинди кадерле булуы турында фикер алышу, укучыларның үз туган җирләре турындагы тойгыларын җырга бәйләп аңлату кебек эшләрне башкарып, Ватанга мәхәббәт – ватанпәрвәрлек тәрбияләргә мөмкинлек туа.
Йомгак ясап, шуны әйтә алам: музыка халыкның хис-кичерешләрен дә, тормыш, яшәү рәвешен дә ачып бирә, иң мөһиме: музыка эстетик зәвыкны формалаштыра, матурлыкны күрә белергә өйрәтә һәм тәрбияли торган чыганак та булып тора. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә ватанпәрвәрлек, һәм, гомумән, әхлакый-эстетик тәрбия бирү өчен, халык җырларын мөмкин булганча һәм аерым бер нормадан чыкмыйча кулланырга мөмкин.