Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренә структур анализ ясау
№53
Эльвира МАРКОВА,
Казандагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Халкыбызның тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, фәлсәфәсен яктырткан әсәрләр мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларына да кертелгән. Татар халык язучысы Г.Бәширов әсәрләре шундыйлардан. Аның “Туган ягым – яшел бишек” исемле повесте яшь укучыларны халкыбызның электән үк сакланып килгән гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы белән таныштыра, аларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияли.
“Туган ягым – яшел бишек” – билгеле булганча, автобиографик әсәр. Шуңа күрә балачак елларын үз эченә сыйдырган тулы бер китапта Г.Бәширов кичерешләренең инде тормыш тәҗрибәсен туплаган шәхес югарылыгыннан чыгып сурәтләнүе, укучы аңына җиткерелергә тиешле фикерләрнең, тормыш концепциясенең сайлап алынган булуы да әсәрнең әдәби-эстетик һәм педагогик яктан яңа буын тәрбияләүдә зур гамәл башкаруын дәлилли.
Әсәрнең күләме зур, шуңа күрә мәктәп программасына кертелгән дәреслекләрдә укучыларга повестьның өзекләрен сайлап укыту тәкъдим ителә. Повесть үз эчендә кечкенәрәк күләмле, ләкин мөстәкыйль сюжет-вакыйгалардан торган, барысы бергә авторны шәхес буларак милләт язмышыннан аерылгысыз халәтендә һәр яклап гәүдәләндергән бүлекләрдән гыйбарәт. Һәр бүлекнең үз тарихы, мәгънә катламы автор югарылыгыннан бәяләнеп, нәтиҗәле хикәя төсмерен ала. Әсәрнең һәр бүлеге укучыларда әдәби-эстетик, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә ярдәм итә.
Иң элек әдәби әсәрдәге бөтенлекне тәэмин итә торган төп төшенчәләрне: образлар системасын, сюжетны, компзицияне һ.б. тикшереп чыгу әһәмиятле. Образларга килгәндә, әсәр автобиографик булганлыктан, аның төп герое – автор үзе. Вакыйгалар кечкенә Гумәр тарафыннан бәян ителә. Герой күңелендә туган хис-кичерешләрен, аңында бер-берсен алыштырып килгән уй-фикерләрен укучыга сөйләп, үзен характер буларак ача. Укучы күңелендә кечкенә Гумәр реаль автордан аерылып, уз тормышы белән яши башлый. Әсәрнең байтак өлеше Гумәрнең әтисен төрле яклап сурәтләүгә, аны характер буларак тудыруга корылган. Тормышның барлык ачысын-төчесен татудан кырысланып өлгергән Бәшир ага һәм аның чынбарлыкка мөнәсәбәте әсәрдә еш тасвирлана.
Әсәрдәге табигать күренешләре, халкыбызның төрле гореф-гадәтләре, йолаларын сурәтләгәндә сабый күңелендә туган соклану, чиксез мәхәббәт хисе, бер яктан, Туган як образын калкытуга, аны төрле детальләр аша чынбарлык дәрәҗәсендә тудыруга ирештерсә, икенче яктан, автор үз Ватанын, милләтен изгеләштерүче шәхес буларак ачыла. Автор игътибарыннан бер генә күренеш дә читтә калмый: челтерәп аккан чишмәләр, кичкә каршы көянтә белән су ташучы сылу кызлар, инеш буйлары, төннәрен җеп эрләүче әнисе, кичләрен бергәләшеп китап уку, төнгә кадәр тау шуулар, җәйге печән чабу, сабан сөрү һ.б.
Әсәрне сурәтләү барышында ясалма образлардан Г.Бәширов символларга мөрәҗәгать итә. Кечкенә Гумәрнең колыннар яратуы, аларны сокланып тасвирлавы аша кечкенә геройның эчке психологик халәтен, теләк омтылышларын шушы Колын символы ярдәмендә ачуга ирешә. Хыял-балачак, шатлык, куыныч символы булып килгән Колын образы реаль тормышка, чынбарлыкка каршы куела. Колынның “көннәрдән бер көнне биягә әйләнеп кайтмавы” балачакның кеше тормышында вакытлы гүзәл мизгел булуы турында сөйли. Автор җирән кашка колынын бик җентекләп, детальләп тасвирлый: аның “аркасыннан бармак иңлеге коңгырт тасма сузылып киткән, алгы аякларының балтырына тикле ак оек кигән” булуы, маңгаендагы йолдызы, “хәлсез аякларын дүрт якка тырпайтып имүе” сабыйларның тормыш чынбарлыгына ярашклашырга омтылуларын хәтерләтә.
Реаль – ирреаль, чынбарлык – хыял каршылыгы әсәрнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылган, бу бигрәк тә балачак – үсмер чак хронотобында кискенләшә. Әсәрдәге реаль тормыш катламы кечкенә Гумәрнең әтисе образында тулысы белән чагылыш тапса, геройның хыялый дөньясы: төшендә күргәннәре, әкият (Зөһрә кыз, Елан патша турындагы уйланулыры), мифик персонажлар (Алып батыр тарихы), китап геройлары (Сина турындагы хикәятләр), милләтебезнең күркәм йолалары (Сабантуй, каз өмәсе, кичке аулак өй, татар туе күренешләре) белән үрелеп, аның балачак хронотобында төгәлләнә. Чын тормыш – кырыс, адәм баласын төрлечә сыный, ләкин шул чынбарлык салкыныннан аны туган җиренә булган мәхәббәте саклый. Г. Бәширов өчен туган җир ул – үзе туып үсән җир генә түгел, ә халкы, ул тудырган һәр күренеш. Бишек символы әсәрдә көчле позициягә чыгарылган. Чын тормышта сабый бала өчен бишек ана карынын алмаштырып килә. Авторның повесть атамасында туган ягын шул бишеккә тиңләве югарыда атап үтелгәннәрнең геройны рухи яктан баетуын, шәхес буларак “бишек”тә тибрәтеп үстерүен, күңел күзәнәкләрен туган җиренә мәңгегә беркетүен белдерә. Димәк автор өчен туган як ул – халкыбызның тарихы, хәтере, йолалары, гореф-гадәтләре, гүзәл табигате һәм эчке дөньясы.
Файдаланылган әдәбият
1. Бәширов Г.Б. Туган ягым – яшел бишек. – К.: Тат.кит.нәшр., 2014.
2. Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү. XX йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр. – К.: Мәгариф, 2006
3. Трессидер Д. Словарь символов. – М.: Фаир-Пресс, 1999.