Су анасы образының дөнья әдәбиятында чагылышы
№51
Алена ФӘХРЕТДИНОВА,
Казандагы 37 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты
Кем соң Су иясе? Мифмы, легендамы, чынбарлыкмы? Бу образ күп кенә халыкларның фольклорында яши. Дөнья халык әкиятләрендә һәр халык бу образны төрле жанрдагы әсәрләр аша үзенчә ача. Мәсәлән, немец халыкларының Су анасын алып карыйк. Немец легендаларында русалкаларны рейн кызлары дип атаганнар. Алар елга, күлләр төбендәге замокта яшиләр дип ышанганнар. Ә япон һәм кытай халыкларныда бу образ әкиятләр аша бирелә Кытайда Лю хуа (“юха”) – аждаһа кызы, чибәрлек, гүзәлле образы булып санала.
Татар халык авыз иҗатында су анасы образы да киң таралыш тапкан. Су бабасы, су иясе, cу анасы турында риваятьләрнең барлыкка килње халыкның табигать ананы илаһи зат итеп күрүдән, аның сихри көчләреннән курку, яисә хөрмәтләүдән туган ышанулардан тора. Су иясе елга, күлләрдә яши. Ул бик тиз ачулана һәм, балыкчыларның балык тотканын күрсә, балыкларны куып җибәрә, су янындагы кешеләрне, хайваннарны тотып, су астына алып төшеп китә. Су иясе кайвакыт базарларга чыгып йөри, ди, анда тәмле ашамлыклар, җимешләр сатып алып ашый, ди. Аның акчасы күп икән.
Мордва халыклары мифологиясенә тукталып үтсәк, су иясе хуҗасы кешеләр белән элемтәгә керергә, аралашырга тырышмаган. Кеше килүен күрү белән ямьсез шаркылдап көлеп суга ташлана. Ведяваны күрү начар билге булып саналган.
Ә рус халкы ышануларында русалка озын чәчле, балык койрыклы хатын. Алар кешеләргә күп зыян китерәләр: куркыталар, куып йөриләр, батыралар, кытыклап үтерәләр, балаларны урлыйлар, хуҗалыкка зыян салалар. Су ияләренә иң яхшы көрәшү чарасы булып әрем саналган.
Мари халкы үзенең Су анасына (Вют авага) җырлар, уеннар аша мөрәҗәгать итәләр.
Шулай итеп, халык авыз иҗаты Су анасын төрле жанрлар аша, әйтик әкиятләр, риваятьләр, легендалар, җырлар, уеннар аша ача.
Автор әсәрләрендәге жанр төрлелегенә игътибар итсәк, рус язучылары күбрәк әкият, легенда һәм шигырь формасына мөрәҗәгать итә. Моңа мисал итеп, А.Толстойның “Русалка” әкиятен, М.Лермонтовның “Русалка” шигырен, В.Дальның “Башкирская русалка” легендасын китерергә мөмкин. Аерым тукталып үтсәк, М.Лермонтов үз шигырендә Су анасы образын төсләр белән көчәйтеп җибәрә. Шигырьдәге су иясе, халык мифологиясеннән ераклашып, мәхәббәт һәм юксыну, сагыну символы итеп бирелә.
Мордва филологы, фольклорчысы А.Шаронов үзенең “Масторова” дип аталган хезмәтендә (мифлар, җырлар) Ведяваны телгә ала.
Чит илләр әдәбиятына тукталсак, Г.Гейнының “Лорелея” исемле шигыре искә төшә. Аның шигыре мавыктыргыч эчтәлеге белән рус язучыларын җәлеп итә һәм төрле елларда һәм төрле язучылар А.Блок, А.Пушкин, С.Маршак тарафыннан тәрҗемә ителәләр.
Немец язучылары бертуган Гримнар да (“Русалка из пруда”, “Водяная” әкияте), Дания язучысы Г.Андерсен (“Су кызы”, шигырь формасында язылган “Самсе утравындагы Су кызы”) Су анасын әкият жанрларында чагылдыралар.
Татар язучылары иҗатларында исә Г.Тукайның “Су анасы” шигырь формасындагы әкиятеннән тыш, Зөлфәтнең “Су астында сөйгәнем” исемле драма әсәрендә дә очратырга мөмкин.
Шулай итеп, автор әсәрләрендә дә жанр төрлелеге күзгә чалына: әкият, шигырь, драма.
Су анасы белән бәйле нинди генә халык яисә автор әкиятен, легендасын, шигырен, драмасын, җырын, уенын алсак та, аларның сюжет линиясе кызыклы, үзенчәлекле, шул халыклар яшәгән җир белән бәйле.
Кулланылган әдәбият
1. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. Татар әдәбияты. 6 нчы сыйныф / Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г .Ханнанов – Казан, 2014.– Б.13–14
2. Японские народные сказки. – М., 1991. – С. 341–344.
3. Устно-поэтическое творчество мордовского народа.– Саранск, 1975. Т.7.– Ч.3.– С. 106.
4. Фахрутдинова А.Р. “Дастан “Туляк и Сусылу: тюрко-татарские варианты”/ А.Р.Фахрутдинова–Казань, 2011. – 124 с.
5. Интернет-ресурслар: википедия материаллары, русалкага багышланган әкиятләр, рәсемнәр.