Алтын ачкычны эзләү

№43

(Уртанчы төркем балалары өчен төзелгән эшчәнлек)

Гөлия РӘХИМОВА,

Яр Чаллы шәһәрендәге 58 нче балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе

Максат:

геометрик фигураларны танып белергә, пронсранствода ориентлашу, бербөтен предметларның размерларын чагыштырырга өйрәнү;

баланың фикерләү сәләтен, игътибарын, хәтерен, сөйләм телен үстерү;

бер-береңнең җавабын тыңлый белергә, янәшә эшләү гамәленә ирешү.

Җиһазлау: төрле формадагы предметлар төшерелгән картиналар, геометрик фигуралар ясалган карточкалар, рәсемнәр күрсәтү өчен слайдлар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән һәм бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыбызга да!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, без сезнең белән уйнап алабыз.

Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче, тупны ыргытып, сораулар бирә.

Хәзер безнең нинди ел фасылы?

Хәзер язның нинди ае?

Хәзер көннең нинди вакыты?

Без йокларга ятканда, нинди вакыт була?

Тәрбияче. Ой, балалар, мин онытып торам. Бүген безнең төркемгә бер хат килде. (Күрсәтә, хатта Буратино рәсеме төшерелгән.) Бу хатны кем җибәргән икән?

Балалар. Буратино!

Тәрбияче. Дөрес. Әйдәгез, аны укыйбыз. (Тәрбияче хатны ача һәм укый.) “Балалар, ярдәм итегез! Хәйләкәр Төлке Алиса белән Песи Базилио минем Алтын ачкычымны алдылар да яшереп куйдылар.” Карагыз әле, балалар, Буратино, безгә эзләргә җиңел булсын өчен, карта җибәргән. (Картаны күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, Буратиноның Алтын ачкычын эзләп табарга ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе, ярдәм итәбез.

Тәрбияче. Әйдәгез, алайса юлга чыгабыз. Карта буенча хәрәкәт итәбез.

Тәрбияче. Менә без урман аланына килеп чыктык. Монда нәрсә күрәсез? (Плакатны күрсәтә.)

Балалар. Чәчәкләр, гөмбәләр, агачлар, куяннар, керпеләр.

Тәрбияче. Әйдәгез, аларны санап, туры килгән цифрларны мольбертка ябыштырып куябыз. (Мольбертка гөмбә янына 5 санын куялар.)

Тәрбияче. Бу аланда Алтын ачкычны таптыкмы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Картага карап, юлны дәвам итәбез.

(Балалар сыйныф буенча хәрәкәт итәләр.)

Тәрбияче. Безнең алда сазлык. Бу сазлыкта безгә ташлар аша сикереп чыгарга кирәк. Бу ташларга саннар язылган, ләкин саннар тәртибе буенча атларга кирәк.

Тәрбияче. Молодцы, менә без икенче ярга чыгып җиттек. Карагыз әле, безнең алда ике алан. Әйдәгез, аны карап чагыштырабыз.

(Интерактив тактада ике рәсемне чагыштыру.)

Балалар. Беренче рәсемдә елга тар, ә икенчесендә – киң.

Тәрбияче. Безнең Буратиноның ачкычы монда да булмады, юлыбызны дәвам иткәнче, әйдәгез, уен уйнап алабыз.

“Парлашу” уенын уйныйлар.

Балалар сыйныф буйлап хәрәкәт итәләр.

Тәрбияче. Карагыз әле, безнең бу аланда өй бар. Бу өйдә геометрик фигуралар яши. Алар аланга уйнарга чыкканнар һәм адашканнар. Әйдәгез әле, аларга үз өйләрен табарга ярдәм итик.

Карточкалар белән эш.

Тәрбияче. Балалар, безнең өй ничә катлы?

Беренче катта нинди фигуралар яши?

Икенче катта нинди фигуралар?

Алар нинди төстә?

Балалар геометрик фигураларны үз урыннарына урнаштыралар.

Тәрбияче. Түгәрәкләр ниченче катта яши? (кебек сораулар бирелә.)

Балалар, геометрик фигуралар сезгә рәхмәт әйтәләр. Монда Буратиноның ачкычы бармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Карта буенча хәрәкәт итүне дәвам итик. Менә без хәйләкәр Төлкенең өе янына килеп чыктык.

Төлке (керә). Сез монда нәрсә эшләп йөрисез?

Тәрбияче. Без Буратиноның Алтын ачкычын эзләп килгән идек. Син аның кая икәнен белмисеңме?

Төлке. Миндә ул. Минем дусларым бик күп, аларга да минем өем кебек матур өйләр ясарга булышсагыз, ачкычны бирермен.

Тәрбияче. Балалар, өйләр ясарга ярдәм итәбезме?

Балалар. Ярдәм итәбез.

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән карагыз әле. Анда нәрсәләр бар?

Балалар (рәсемне карап). Өй, чыршы агачы, эскәмия, кояш, болыт.

Тәрбияче. Алар нинди фигуралардан тора?

Балалар. Чыршы өчпочмак һәм квадраттан. (Дәвам итәләр.)

Тәрбияче. Ә хәзер шушы рәсемдәге кебек бирелгән геометрик фигуралардан рәсемне җыеп куябыз.

(Балалар рәсем җыялар.)

Төлке. Молодцы, балалар! Минем дусларым инде бу өйләрне күреп шатланырлар. Рәхмәт сезгә. Болай булгач, мин сезгә Алтын ачкычны бирәм.

Тәрбияче. Балалар, без бу Алтын ачкычны Буратинога хатка салып җибәрербез!