Гаиләнең рухи, әхлакый тәрбия бирүдәге роле

№42

Гадилә ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 339 нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика электән исбатлап килгән. Әхлак – ул кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар заманга бәйле үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр. Әхлак сыйфатлары әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Әхлакый аң – чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешенең эш-хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда, нинди юллар сайлавында күренә.

Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең рухи кыйбласын, яхшылык белән яманлыкның асылын ни рәвешле  аңлауларын чагылдыра. Монда кешенең яшәү максатын чагылдыра торган төп төшенчәләр зур роль уйный.

Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә субьектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Югарыда әйтелгән төшенчәләр үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр. Кешенең тәрбиялелеген, әхлагын аның үз-үзен тотышына карап бәялиләр.

Халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларыннан берсе – ата-анага изге караш, өлкәннәргә олы хөрмәт, гаилә иминлеген тәэмин итәргә тырышу, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып яшәү, үзара ярдәмләшү. Элек татар гаиләләре бер йортта яшәгән. Тату булганнар, бергә-бергә, үзара киңәшә-юатыша, бәла-казалар да җиңел узган.

Ә безнең буын инде какшарга да өлгерде. Әби-бабайлар белән үсмәү, шуның нәтиҗәсендә әйтеп бетергесез бай тормыш тәҗрибәсеннән, акыл хәзинәсеннән мәхрүм калу, иртә таңнан тәмле йокысыннан уятып, ясле-бакчалар ихтыярына тапшырылган балаларның ата-ана җылысыннан башка гына буй җиткерүе тормышыбызны шәфкатьсез адәмнәр белән ямьсезләде. Туганлык бәйләнешләренең йомшаруы, сабыен балалар йортында калдырып чыккан аналарның, әти-әниләрен картлар йортына илтеп тапшырган ул-кызларның саны арта барган бу көннәрдә халыкның тормыш тәҗрибәсен өйрәнү көнүзәк проблемаларның берсенә әверелде.

Гаилә тәрбиясендә безнең халык ата-анага зур урын биргән. Ана иң изге, иң олы шәхесләрдән саналган. “Өйнең яме ана белән”, “Әни суккан авыртмый,” – ди афоризмнар. Ана кеше – тормышының ахыргы көненә кадәр ышанычлы терәк. Суга бата башлагач, бабай да “Әнием!” – дип кычкырган дип юкка ярым шаяртып әйтми халык. Ана мәхәббәте – бердәнбер игелекле, тугрылыклы, эчкерсез, бернинди таләпсез, гаҗәеп акыллы һәм фидакарь мәхәббәт.

Үзенең авыз иҗатында халык анага мәхәббәт, мәрхәмәт хисен өстен күрсәтә. “Үз анасын зурлаган –кеше анасын хурламас”. Кыз баланың холык-гадәтләре әнисенә бәйле булуына ишарә ителгән: “Әнисенә карап кызын коч”, “Кыз анага тарта”. Ана каргышына иң үтемле, һичшиксез, гамәлгә ашачак каргыш буларак урын бирелгән. Моңа мисал – “Сак-Сок” бәете.

Халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә гаиләдә, бала тәрбияләүдә ата роленә дә югары бәя бирелә. Атаның педагогик йогынтысы һәм вазифалары балалар белән турыдан-туры тәрбияви эшчәнлегеннән бигрәк аның абруе ягыннан каралган. Ул гаиләне яклаучы, гаилә намусын саклаучы, туйдыручы, мал табучы, яшәү шартлары булдыручы: “Ата-беләк, ана-йөрәк”, “Ата юлы балага такыр”.

Балаларның кешеләрне хөрмәт итүе аларның әти-әниләренә мәхәббәтеннән башлана. Бу хис, тора-бара, туган җиргә, туган якка, туган телгә, үз халкының тарихына ихтирамга әверелә. Ата-ананың балаларына, үз ата-аналарына, кардәш-ыру, туган-тумачаларына, күрше-күләнгә мәхәббәте, хөрмәте, ихтирамы нигезендә гомум кешелек идеаллары салынганын безнең халык акылы белән генә түгел, җаны, йөрәге белән тойган, канына сеңдергән. Шуның өчен дә үз баласын тәрбия итә белмәгән ата-анага карата ризасызлык белдергән. “Яман атадан – яман ул”, “Яман анадан – яман кыз”, “Ата-анасы юньсезнең баласы юньсез”.

Әби-бабайларның тәҗрибәсе, киңәшләре гаять күптөрле һәм катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек биргән. Моңа мисал йөзеннән дистәләгән әкиятләр китерергә мөмкин. “Карчык белән аю” әкиятендә, мәсәлән, карчыкның акыллылыгы, зирәклеге, кирәк чакта хәйләкәр дә була белүе һәм шул сыйфатлары нәтиҗәсендә һәлакәттән котылып калуы тасвирлана. “Васыять” әкиятендә карт күчерелмә мәгънәдә өч васыять әйтеп калдыра. Әмма картның уллары васыятьләрне туры мәгънәсендә аңлыйлар һәм ялгыш эшләр башкаралар. Кыен хәлдән аларны икенче карт чыгара. “Карт һәм ялкау егет” әкиятендә карт хәйлә белән егетнең ялкаулыгын бетерә. Күренгәнчә, болар – әкиятләр генә түгел, ә чын мәгънәсендә гаять көчле тәрбияви йогынтылы педагогик хезмәтләр дә.

Адәм баласының күңелендә булган изгелек тә, яманлык та гаиләдә тамыр җәя. Баланың тәрбиясе бишектән башлана, аның холкы, гадәтләре, күнегүләре, мөнәсәбәтләре формалашкан була инде. Мәктәп, тәрбиячеләр аның шәхси сыйфатларын камилләштерәләр, үстерәләр генә. Ата-ана  тырышлыгы белән, әби-бабайның йомшак сүзе белән, гаиләдәге атмосфера белән баланың холкы формалаша, дөньяга карашы үсә.

Тәрбияле булу – ул барыннан да элек бүтән кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, киң күңелле, тыйнак булу дигән сүз. Без теләсә нинди шартларда үзен дөрес тотучы, җәмгыять өчен файдалы юлны сайлый белә, бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга да карамастан, шул юлны ахырынача үтәргә үзендә көч һәм ныклык таба ала торган һәм шуңа сәләтле кешене генә тәртипле кеше дип атыйбыз.

Бала – ата-ананың әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратуы, үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куюы – зур җитешсезлек ул. Әйе, су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда да әти-әнисенең әхлакый сафлыгы чагылыш таба.