Мәрҗәннәр аланында  кунакта

Мәрҗәннәр аланында  кунакта

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сәнгать-эстетик үсеш буенча шөгыль конспекты)

Алсу ХӘКИМОВА,

Казандагы 396 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максаты: бусография аша балаларның вак моторик күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү.

 Бурычлар:

Белем бирү бурычлары: пространстволы ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру; балаларның сөйләм сүзлеген баетырга һәм активлаштырырга (яз билгеләре); рус һәм татар халык баш киемнәре (кокошник, калфак) белән таныштыру.

Үсеш бурычлары: тактиль тойгылар формалаштыру; психик процессларны (фикерләү, игътибар, хәтер) үстерергә; иҗатны үстерү.

Тәрбия бурычлары: сабырлык тәрбияләү; балаларда рәсем ясау теләген уяту.

Яшь төркеме: 5 – 6 яшь; оештыру формасы: төркемдә

Алымнар һәм методлар:  төрле төстәге һәм озынлыктагы мәрҗәннәр, беләзекләр, санау таякчыклары, таяклы катыргы күбәләкләр, фея өчен костюм (бөркәнчек һәм эшләпә), сандык.

Шөгыль барышы

Башлангыч этапта алдагы эшчәнлеккә психологик әзерлек, кызыксыну һәм психологик уңайлылык атмосферасы тудыру.

  Кереш өлеш. Мәрҗәннәр белән танышу.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Бүген мин сезнең өчен гадәти булмаган аланда кунак булырбыз, ә башта  минем табышмакка җавап  табыгыз:

Шарларны җепкә кидерттек,

Бик матур, карагыз.

Муенда  матур ялтырый,

Нәрсә соң ул, әйтегез… (Мәрҗәннәр.)

Тәрбияче. Мәрҗәннәр озынлыгы, төсе, формасы буенча төрле була. Алар җепкә җыелган аерым сәйләннәрдән  тора. Сез ничек уйлыйсыз, алар  тагын нәрсәдән ясалырга мөмкин? (Балалар җаваплары.) Сез мәрҗәннәрне нәрсәдән ясар идегез? (Балаларны мотивацияләү.)

Тәрбияче. Экранга игътибар (төрле материалдан мәрҗәннәр белән презентация):  монда, балалар, хатын-кызларның милли киемнәре: рус халык костюмы һәм татар халык костюмы сурәтләнгән.  Рус милли костюмында бу кокошник (демонстрация),  татар хатын-кыз милли костюмында баш киеме калфак дип атала. (Демонстрация.)

 Тәрбияче. Балалар, муенсалар файдалы була аламы? (Җавапларны тыңлау.) Әйе, муенсалар файдалы була. Мәсәлән, әгәр сарымсактан муенсалар киеп йөрсәң, үзеңне вируслардан сакларга була. Будда монахлары яхшырак уйлансын өчен, бармаклары белән мәрҗәннәрне саныйлар, чутлыйлар…  Төймәләрдән музыкаль мәрҗәннәр ясарга була.

Мин сезне үзебезнең аланга чакырам. Бүген безнең муенсалар гади түгел – тере.

Мәрҗәннәр, мәрҗәннәр, күренегез,

Матурлыгыгыз белән уртаклашыгыз.

Әйдәгез, мәрҗәннәр белән якыннанрак танышыйк: тотып  сыпырыйк, муенсаларның үзара ничек сөйләшкәнен тыңлап карыйк. Әйдәгез, муенсалар белән уйныйк. Мәрҗәнле уеннар (сәгатьләр, таган).

Тәрбияче. Балалар, менә сез белдегезме, мәрҗәннәрне бизәк итеп кенә түгел, алар белән уйнап та,  шаулап та була,  муенсалар белән  рәсем ясап була икәнен беләсезме? (Балалар җавабы.) Ләкин моны бик сак эшләргә кирәк, муенсалар бик нәфис һәм өзелергә мөмкин бит! Ләкин рәсем ясый башлаганчы, табышмакның җавабын  табыгыз:

Кояшта йомшак кар эри,

Ботакларда җил уйный,

Кошлар тавышы яңгырый,

Димәк, безгә (яз) атлый.

Сез язның нинди билгеләрен беләсез? (Балалар җаваплары.)

Тәрбияче. Язның беренче билгеләреннән берсе, әлбәттә, кояш җылырак яктырта башлый. Хәзер мәрҗәннәр  турында кечкенә генә бер хикәя сөйләрмен. Мәрҗәннәр кечкенә шкатулкада яшәгәннәр. (Мәрҗәннәр уч төбендә яшерелгән.) Ләкин беркөнне сәйлән бөртекләре сикереп чыктылар да таралып беттеләр. Һәм кызыклы рәсемнәр килеп чыкты, тик нинди рәсем килеп чыкканын аңлау өчен, аларны җентекләбрәк карарга кирәк. Әйдәгез, башта сез мин мәрҗәннәрдән ясаган рәсемне карагыз, атагыз. (Мәрҗәннәрдән рәсем ясала, балалар рәсемне карап җавап бирә. Аннары балалар шуны ук эшлиләр, бергәләп килеп чыккан сурәтләрне карыйлар.) Хәзер мин сезгә аланга урнашырга һәм мөстәкыйль рәвештә мәрҗәннәр белән «язгы картинаны» ясарга тәкъдим итәм.

Йомгак.

Тәрбияче. Мәрҗәннәр, сез безгә булыштыгыз,

Сез матур рәсем ясадыгыз,

Хәзер әкрен генә йокларга ятыгыз!

Мәрҗәннәр йоклаганда, сез әкрен генә үз урыныгызга утырыгыз. Әйдәгез сөйләшик, сез мәрҗәннәр турында кызыклы  яңалык белдегез. Мәрҗәннәрне  нәрсәдән  ясап була? Аларны кайда кулланалар? Рус һәм татар халыкларында милли баш киемнәре ничек атала? Без язның нинди билгеләрен хәтерлибез? Сезгә ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? Сез мәрҗәннәр  белән рәсем ясый беләсез һәм әти-әниләрегезне, дусларыгызны һәм танышларыгызны өйрәтә аласыз. Әгәр сезгә күңелсез булып китсә, кулыгызга мәрҗәннәр алыгыз,  хыялыгыздагы рәсемне ясагыз! Сау булыгыз!