Сторисек технологиясе ярдәмендә балаларны әдәби әсәрләр белән таныштыру
Сторисек технологиясе ярдәмендә балаларны әдәби әсәрләр белән таныштыру
Ләйлә БАРИЕВА,
Казандагы 6 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Гөлнар ФАЗЛИЕВА Казандагы 6 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
Безнең балалар бакчасы 2021 елдан башлап балаларда 4к компетенцияләрен формалаштыру буенча инновацион проект буенча, хәзерге заманның социаль таләпләренә җавап бирүче яңа буын вәкилен тәрбияләү өстендә эш алып бара. Кем соң ул яңа буын вәкиле? Ул мөстәкыйль, инициативалы, һәрвакыт үзгәрешләргә әзер, командада эшли белүче шәхес. Бу компетенцияләр 2016 елда Давосс конференциясе вакытында иң әһәмияткә ия һәм кирәкле сыйфатлар буларак ассызыкланган.
Заманча балаларны шаккаттыру, кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү бик авыр. Шуңа күрә безгә эшебездә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа формалар һәм методлар куллану кирәк булды. Иң отышлысы һәм нәтиҗәлесе буларак үзебез өчен сторисек технологиясен сайладык.
Сторисек инглиз теленнән «вакыйгалар капчыгы» дип тәрҗемә ителә һәм балаларны заманча рәвештә әдәби яки фәнни әсәрләр белән таныштыру чарасы булып тора. Сторисек ярдәмендә тәрбияче әсәрне укып кына калмый, аны күрсәтмә материаллар белән баета, төрле яктан күзалларга мөмкинлек бирә.
Иң беренче эш итеп, капчык яки сандык әзерләнә, аның эченә сайлап алынган әдәби әсәрнең китабы салына, ул видеофильмнар, рәсемнәр, аудиоязмалар белән тулыландырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күрсәтмәлелек аеруча мөхим, чөнки ул материалны тизрәк узләштерергә, истә калдырырга, тормышта куллана белергә өйрәтә.
Сезнең игътибарга сторисек ярдәмендә балаларны туган якның тәбигате, татар халкының мәдәнияте һәм татар халык әкияте «Өч кыз» белән таныштыру чарасын тәгъдим итәбез.
Без капчык урынына сандык әзерләргә булдык, чөнки ул татар халкы өчен бик мөһим атрибутларның берсе. Сандыкны тышладык, тукымага төсле буяулар белән әкият геройларын ясадык.Аның эченә тубәндәге методик материалларны урнаштырдык:
- Методик кулланма: әкият буенча дәрес планы, уеннар тупланмасы, ябыштырып ясау өчен аппликация шаблоннары;
- Әдәби әсәр. Татар халык әкияте – «Өч кыз» китабы;
- Фәнни-популяр китаплар: «Урман хайваннары» энциклопедиясе; «Кызыл китап. Хайваннар.Үсемлекләр»;
- Аудиокитап;
- Аудиязма (кошлар тавышы, урман тавышы, елга тавышы, җил тавышы);
5 DVD – дискта «Өч кыз» әкияте буенча «Татармультфильм» төшергән мультфильм;
6 Дидактик уеннар: «Истә калдыр», «Парларны тап»;
- Өстәл уены «Дәү әнигә ярдәмгә» (уен әкият сюжеты буенча Power point программасын кулланып төзелде);
- Татар халык киеменнән дүрт курчак, уенчыклар (тиен, үрмәкүч, бал корты һ.б) һәм башка реквизитлар (орчык, сандык һ.б.)
Иң беренче чиратта тәрбияче сандыктан китап ала. Балаларга аның тышлыгын һәм рәсемнәрен күрсәтә. Шуннан соң әкиятнең эчтәлегенә күчә. Укып чыкканнан соң сораулар ярдәмендә әңгәмә оештыра.
Икенче көнне балалар әкият буенча төшерелгән мультфильмны карыйлар, рәсемнәр ясыйлар. Җыентыкка тәрбияләнүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ныгытуга юнәлтелгән рәсем һәм аппликацияләр ясау өчен төрле трафаретлар, шаблоннар кертелгән.
Өченче көнне сандыктан әкият геройларын сурәтләүче курчаклар алына, алар белән таныштыру була. Аерым игътибар татар халык киемнәрендәге орнаментларга юнәлтелә. Балалар шул курчаклар белән бик теләп сюжетлы-ролле уеннарда катнашалар, геройларны кабатлап карыйлар. Шул рәвешле аларның сүзлек запасы, фантазиясе арта, укылган әсәрне яхшырак аңларга мөмкинлек туа.
Киләсе очрашуда балалар аудиоязмадан кошлар тавышын, су аккан тавышны, урманда җил искән тавышны тыңлыйлар. Бу балаларга үзләрен шул мөһиттә тоярга, кузалларга ярдәм итә. Тәрбияче аларның игътибарына энциклопедияләр, видеофильмнар тәгъдим итә. Шул ук вакытта экологик тәрбия буенча әңгәмә оештыра, тәбигаттә уз-узеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.
«Блум ромашкасы» уены балаларның критик рәвештә фикерләвен үстерә. Бу уен аларны тыңларга, уйларга, җавап бирергә өйрәтә. Бер-берсе белән аралашырга, килешеп эшләргә мөмкинлек бирә.
Әкият сюжеты буенча төзелгән өстәл уены «Дәү әнигә ярдәмгә» дип атала, ул логик фикерләүне, игътибарны, сөйләм телен үстерә, әсәрне фрагментлардан, иллюстрацияләрдән танып белергә өйрәтә.
Сторисек технологиясе универсаль, аны төрле өлкәдә һәм вариантта кулланып була. Балалар дәресләрдә бик җанлы, актив булалар, яратып шөгылләнәләр.