А.С.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында аваздашлык

А.С.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында аваздашлык.

Габдеева Фәридә  Рафаэль кызы,

татар теле һҽм әдәбияты укытучысы

Казан шәһәренең “179 нчы гимназия- белем үзәге”

Рус әдәбиятын А.С.Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка  күз алдына китереп булмый.

Бу ике бөек әдипнең иҗатын чагыштырып карасаң — алар арасындагы уртаклыклар күп. Аларның иҗат үзенчәлекләре, шигъри мотивлар төрлелеге, Ватанга, туган җиргә мәхәббәт, иреккә омтылу, табигатькә соклану кебек сыйфатлар бер-берсенә якынайта, берләштерә.

Бу ике әдипнең иҗатында уртак темаларның берсе – табигать темасы аерым  урын алып тора. Табигать күренешләре А.Пушкинның «Зимний вечер» шигырендә дә, Г.Тукайның  «Буран» шигырендә дә  ачык итеп тасвирлана. Шулай ук бу шигырьләрдә уртаклыклар аеруча күп  күренә:   әсәрләрдә һаваны каплап алган буранның хакимнәрчә котырынуы сурәтләнә һәм ике шагыйрьнең дә  үзенең язмышларын  уйлау мотивлары бирелә.

Кар бураны, көчле җил-давыл кебек-беркем җиңә алмаган, идарә итә алмаган  табигать күренешләрен А.Пушкин да,  Г.Тукай да игътибарсыз калдырмаганнар. Аларның  әсәрләрендә  кинәт һаваны каплап алган буранның көчле котырынуы сурәтләнә.  Пушкин «бураны» тәрәзәнең теге ягында ыжгыручы, ерткыч җанвар кебек улаучы,  бала  кебек елаучы   буран («То как зверь она завоет,то заплачет как дитя,То  по кровле обветшалой вдруг соломой зашумит, То, как путник запоздалый, к нам в окошко застучит») булса; Тукай «бураны»  –   лирик герой уратып алган   бөтен тирәлекне, шул исәптән, лирик геройны да уратып каплап алган буран («Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап»).

Пушкин шигырендә буран  хәрәкәттә   күрсәтелә. Автор сынландыру алымын кулланып, буранны җанландыра: ул кыргый җанвар кебек улый, бала кебек елый, саламны кыштыр-кыштыр китерә  тәрәзәгә шакый. Тукай да  үз шигырендә, сынландыру алымын куллана, хәрәкәтне белдерүче фигыльләр  белән буранны җанландырып җибәрә: «капланды, оча, себрелә, котрына, бәрә, җиңгән, төшә, чыкты, ычкынганмы, йөгрешеп, аулый».

А.Пушкин да,  Г.Тукай да табигать көчләренең куәтенә, дәһшәтенә  сок-ланалар  кебек. Ике шагыйрь дә, буранның көчен тасвирлау өчен, сынландыру   алымы белән , күчерелмә мәгънәдәге  фигыльләрне кулланалар. Болар Тукайның «Буран»  шигыренең  А.Пушкинның «Зимний вечер»   шигыре белән аваздаш икәнен дәлилли.

Пушкинның «Поэту»(«Шагыйрьгә») дигән шигыре белән Тукайның «Киңәш» яки «Гә…» дигән шигырьләрен чагыштырып карау да  бу ике шагыйрьнең фикер уртаклыкларын күрсәтү өчен бик ачык дәлил була ала.

Г. Тукай «Киңәш» шигырендә шагыйрь дустына мөрәҗәгать итеп «Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул, эчеңдә нәрсә янганын үзең бел. Серең белгәч, кызартырлар йөзеңне», – дип киңәшләр бирә.

А.Пушкин әсәрендә «любовью народной, восторженных похвал», «минутный шум», «дорогою свободной», «плоды любимых дум», «свой высший суд», «взыскательный художник», «твой огонь» кебек метафoра-эпитетлар очраса, Г. Тукайда «кош кeби», «яшьрен хәзинәңне», «артык cүз», «тәмле-тәмле күз яше» кебек сурәтләү чараларын күрергә мөмкин.

Тукай кайбер очракта, А. Пушкин поэзиясенә мөрәҗәгать итеп,  үзенчәлекле шигырьләр иҗат итә. Ул аларның структурасын һәм образларын үзгәртә, эчтәлегeн тирәнтен ачу һәм киңәйтү макcаты белән , фикерне дәвам иттереп, үзеннән  юллар өcтәп куя. Болар исә аның  иҗатына милли төсмер биреп тора. Әмма классик романтизм традицияләренә аваздаш рухта булып, А.С.Пушкинның күп шигырьләре Тукай идеяләренең төп юнәлешен билгелиләр.

 

Кулланылган әдәбият

  1. Тукай Г. Шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.
  1. Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976 ел.
  1. Пехтелев И. Тукай и русская литература. – Казань: Татарское книжное издательство,  1966 г.