Яңа Бистәдә Тукай эзләре

(Мәктәптә Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә файдалы мәгълүмат)

Эльмира ХӨСНЕТДИНОВА,

Казандагы  Г. Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясенең

 югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

1749 елның 3 маенда Казанда зур күләмле янгын чыга. Янгыннан Иске Татар бистәсе, шулай ук шәһәрнең башка районнары да зыян күрә. «Аксак Каратун кушаматлы епископ Лука Канашевич татарларны Иске Татар бистәсеннән янәшәдәге яңа биләмәләргә кысрыклап чыгаруны максат итә. Рус авылы булган Поповканы күчереп, аның урынында Яңа Татар бистәсенә нигез салына». Татар зыялылары, татар сәүдәгәрләре төбәге булган Иске Татар бистәсеннән аермалы буларак, Яңа Бистәдә гади эшче халык, һөнәрчеләр, кәсепчеләр, көнлекчеләр, вак сәүдәгәрләр урнаша. Өйләр дә, мәчетләр дә гади генә була. Соңрак  зур итеп таш мәчет салына.

Ә. Фәйзи «Тукай» романында  бу якларны шулай тасвирлый: «Иртән торып, тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа Бистәне, албасты кебек, караңгылык баса. Җир, яңгыр явып, тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны, арбасыннан туармый торып, алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга кермиләр. Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде… Берүк инде менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән Яңа Бистә эченә керә алмый карап калырсың!»

Яңа Бистәнең үзәктән шактый аермалы булуы турында  шунда яшәгән Камилә Аитова истәлегендә дә очратырга мөмкин: «Яңа Бистә, язын Идел ташыганда, су белән каплана. Ул чакларда халык Печән базарына да, Балык

базарына да көймә белән чыга. Ә язгы сулар киткәч, сазлыкта сукмак салына. Кыш җиткәч, ике бистәне тоташтырып ат юлы үтә. Юл, Яңа Бистәгә җиткәндә, калкулыкка күтәрелә, сулда су тибеп торган кое, аның тирәли үскән таллар кала. Калкудан күтәрелүгә, Яңа Бистәнең Кече Сембер  дигән урамы сузыла (хәзерге Мәҗит Гафури урамы). Аның аргы очы «Зират башы» дип, ә бу очы «Степан башы» яки «Степан тавы» дип атала», – дип искә алган ул. «Тукай» романында шуңа охшаш юллар: «Үр менеп, дүрт-биш йорт үткәннән соң, ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына кереп китте. Вәли абзый, арбадан төшеп, Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка янындагы болдырның баскычын  шыгырдатып,   өскә,   икенче  каттагы фатирга менеп киттеләр. Вәли абзыйның хатыны Газизә апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды». Г. Тукай «Исемдә калганнар»ында  яңа ата-аналарының хәле турында түбәндәгечә яза: «Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде. Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда, анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде».  Әти-әнисе кул эшләре белән шөгыльләнгәнлектән, Габдуллага бу гаиләдә ач торырга туры килмәгән. Үз балалары булмаганлыктан, алар бөтен назларын шул балага бирергә тырышканнар. Шуңа күрә Габдулла, Яңа  Бистәдә күпмедер дәрәҗәдә ата-ана назына ирешеп, күз яшен киптерерлек җылылыкның  рәхәтен татыган. Тукайда Яңа Бистәдәге рәхәт мизгелләрен сурәтләгән урыннар бар:

«…җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм». Камилә Аитова истәлекләрендә дә охшаш юллар бар: «Газизә Габдулланы бик ярата иде. Аны бик тәрбияләп, бик чиста йөртте. Габдулла өстендә һәрчак ак күлмәк, кара җиңсез камзул белән чалбар, матур кара кәләпүш була иде,  дип сөйли иде әни. …бер тиенлекләрне эләктерәбез дә, күршедәге кибетче Сәгыйть абзыйга йөгерәбез. Кибеттән кызыл билле прәннек алып, бүлешеп ашыйбыз. Шунда Габдулла да була торган иде. Кышларын Степан тавыннан бергәләп чана шуабыз. Без Габдулла белән бик тату идек,  дип сөйли иде әни».

Ә. Фәйзи дә романында балалар уеннарына күп урын биргән: «Аннушка белән Фатыйха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан күлгә таба тау шуа башладылар. Яңа Бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза суык балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде…

Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә.  Кичләрен, картлар  мәчеттән  чыгып,  өйләренә   таралгач,   су   өстенә көймәләр чыга. Бер көймәгә кызлар төялгән, икенче көймәдә егетләр… Скрипкачы Хәсән «Баламишкин»ны сыза, егетләр, кызлар көймәсенә карап җырлый башлыйлар. Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала. «Туңып беткәнсең бит, балакай… Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт! Яз ялганчы бит ул». Габдулла урын өстенә ятканнан соң да әле су өстендәге җыр һәм тавышлар ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм дәртле чыңлавы кала… Нинди кызык икән бу Яңа Бистәдәге ташу!»

Габдулла бала буларак, Яңа Бистә урамнарын күп урагандыр, мөгаен. Бүгенге көнгә кадәр сакланып, гасырларны күргән зирәк карт кебек уйга калган Козлов йорты да кечкенә Габдулланы хәтерлидер. Якуп Козлов озак еллар күн мануфактуралар тоткан сәүдәгәр булган. Ул яшәгән Мехчылар урамы 78 нче йорт ХIХ гасырның үрнәге булып  әле дә сакланган. Козлов ярдәме белән мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы салынган. Кечкенә Габдулла да  мануфактура тирәсендә еш булган дип уйларга була. Ә. Фәйзидә шундый юллар бар: «Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Анда аяк-куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде. Җебегән тиреләрне озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр күтәреп алып китәләр». Автор шул Козлов тоткан мануфактураларны күз алдында тоткан. Яңа Бистәдә һәркем һөнәрчелек белән  шөгыльләнгән. Шул чор балаларына карап йөрерлек кызык урыннар күп булган, чөнки һәр ишегалдында эш кайнаган. Татар булган җирдә эшсез булмый.

 

«Мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем»

 

Кечкенә Габдулланы Казан кебек зур  шәһәрнең мәһабәтлеге һәм матурлыгы  тәмам әсир иткән. Үзе дә соңыннан бу турыда язган. «Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде. Мин, байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем. Бервакыт шулай байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән

тависны күреп, бигрәк сокландым. Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып, агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем. Мин дә атланыр идем – акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде. Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем», – дип яза шагыйрь. «Исемдә калганнар»ында агач атка атлану кечкенә Габдулланың балачак хыялы булып калган. «Замандашларының язуына караганда, Тукай, Казанга әйләнеп кайтып, шагыйрь буларак танылгач та, Ташаяк ярминкәсендә, карусель атына атланып, еш кына «сабыйлык  үчен кайтара» торган булган», – дип язган И.Нуруллин. «Әмма болай аңлату берьяклы гына булыр кебек. Чөнки «балачак хыяллары» гына булса, мөмкинлеге чыкса, чыкмаса сәбәп итеп, ул һәрдаим карусельгә бармас иде: «Тукай тагын бер исне китерде. Сәгыйть белән мине карусель янына тартып алып китте. Ул, шулкадәр хозурланып, балаларча әйләнде ки, аңа мин генә түгел, кәмит караучы башка кешеләр дә гаҗәпләнде». Димәк, киңрәк яссылыктан чыгып бәяләгәндә, балалар белән карусельдә кабат-кабат әйләнүе ул – аның күңел халәте, ихтыяҗы да булган», – дип яза Л. Минһаҗева.

«Яңа Бистәдә үткән ике ел Тукай тормышындагы чагыштырмача якты бер аралык итеп каралырга тиеш» , – дип язган И.Нуруллин. Газизә Зәбирова истәлеге дә шуны дәлилли: «Габдулла  Мөхәммәтвәлидә торган чагында, мин дә Казанда идем. Габдулла янына бардым. Анасы чәй белән кунак итеп җибәрде. Аның яхшы яшәгәненә куанып кайттым».

Димәк, Тукайның Яңа Бистәдәге тормышын, балачакта тормышка ашмый калган хыялын мәңгеләштерергә вакыт җитте. Яңа Бистәдә яшәгән «Чтапан йорты» урынындагы хәзерге Мәҗит Гафури урамы 3 нче йортка мемориаль такта куеп, Тукай эзләрен яңартырга кирәк. Ә инде нәни Габдулланың  хыялын тормышка ашырып, аны агач атка атландырган бакча булса, Тукайны һәрвакыт искә төшереп торыр иде. Кечкенә Габдулла йөргән бистәдә бүген шагыйрь истәлеген саклаган  урын юк. Яңа  Бистәдәге тарихи биналар күкләргә омтылган бизнес үзәкләр арасында югалып калмасмы? Шәһәрне төзекләндерүчеләр  татар тарихына сак карармы?

«Без үлсәк, бу бала кем кулына кала…»

1894  елның көз ахырларында Габдулланы Бәдри абзый ат белән Казанга алып килә. «Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән.Шул сәбәпле, Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык», – ди Г.Тукай «Исемдә калганнар» автобиографик очеркында. И. Нуруллинда «Бер тәүлек чамасы барганнан соң, алар, Казанга килеп җитеп, Печән базарына  тукталалар. Казанга киләсен ишеткәнме, әллә инде очраклы рәвештә туры килгәнме,  анык кына әйтеп булмый,  сакалы агарып бетә язган Мөхәммәтвәли, күзләре яшьләнгән хәлдә, Габдулла белән күрешә һәм кунарга алып китә. Һаман да әле бала тансыклаган Газизә белән Мөхәммәтвәли  ул көнне Габдулланы өрмәгән урынга да утыртмыйлар, сыйлыйлар, иркә-наз күрсәтәләр. Иртәгесен Газизә  әнисе аны ләгәнгә утыртып юындыра, яхшы кәләпүш бирә һәм, юлда туңмасын дип, тире чалбар кидерә. Сагынмалык итеп, тәсбих һәм «Мәрьям ана»лар да бүләк итмәкче булса да, Габдулла алмый».

Яңа Бистәдәге Мөхәммәтвәли  белән Газизә Тукайга гомеренең, ике елында булса да, тигез күләмдә ата-ана назы, бәхетле балачак мизгелләре бүләк иткәннәр. Монда булачак шагыйрьнең тамагы тук, өсте бөтен булган. Безнең уебызча, татар халкы әлеге гаиләгә чиксез рәхмәтле булырга тиеш.

 

Зур  Тукай  Яңа Бистәдә

1907  елда Казанга яңадан кайткач, Тукайга  Яңа Бистәдә еш булырга туры килгән, чөнки монда аның дуслары Х. Ямашев, Мәхмүт Дулат-Али, Ф. Әмирханнар яшәгән. Х. Ямашев Мехчылар урамы 17 нче йортка Дулат-Али, Ф. Әмирхан, Тукай һәм башка алдынгы карашлы татар  яшьләрен җыйган. Тукайның   дустына багышлап язган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигыре дә бар:

Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар;

Һәр карашта ул иде чын «керпегеннән гөл тамар….

Мехчылар урамы 37 нче йортта    Мәхмүт Дулат-Али Тукайның Мәхмүт Дулат Алиев белән дуслыгы турындагы мәгълүматны «Тормыш һәм иҗат елъязмасы» китабында да очратырга була: «Мәхмүт Дулат Алиевның (1889 –1920) чакыруы буенча, Дулат Алиевлар өендә, Яңа Бистәдә Мехчылар урамы 37 нче йортта 15–20 көн чамасы кунак була. Мәхмүт иптәшләре белән бер йортның түрендә – печәнлектә йоклый». Э. Галимҗанованың мәкаләсендә әлеге дуслык турында шундый мәгълүмат бар: «Бервакыт Тукай дусты Мәхмүт Алиевларга кунакка килгәч, Фатыйма Бәхтиева гөбәдия пешереп, Алиевларга күчтәнәч җибәрә.

Гөбәдиянең өстенә камыр белән, Габдулла Тукай һәм йорт хуҗасы Мәхмүт Дулат-Али  исемнәренең баш хәрефләрен калкытып, гарәп хәрефләре белән «Г.Т.» һәм «М. Д.» дип язылган була. Гөбәдия килеп җиткәч, Тукай  язуны  укый  да: «Моны болай гына ашарга ярамый, шигырь әйтергә

кирәк»,  – дигән. Бу турыда Р.Ф. Исламов мәкаләсендә дә  мәгълүматлар бар,  шул очрашудан соң туган шигырь дә  бирелгән:

Бүләк килгән гөбәдия капкачында,

Бисмилла дип керә торган капкачында;

Ике исем нәкышләнгән камыр белән,

Әйтерсең  лә язган алтын каләм белән.

Мәхмүтнең кызы Ләйлә ханым язганча,  Тукай 1910 елда берничә ай аларның чарлагында яши. «Чарлак» дигәне ишегалды түрендә өстен чарлак, астын ат абзары итеп тактадан эшләнгән амбар була. Шунда шагыйрьнең  ике зур кер кәрзиненә  тутырылган кулъязмалары озак сакланган. Ләкин аларның язмышлары билгесез кала», – дип яза Р. Исламов. Алда әйтелгән кер кәрзиннәренең берсенең язмышы турында гимназиядәге экспонатлар сөйли. 1979  елда 35 нче мәктәптә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) Мәхмүт Дулат-Алиның тууына 90 еллык юбилей кичәсе үткәрелә.Тантанага Н. Исәнбәт, Нәзирә Дулат-Али чакырыла. Нәзирә ханым үзләрендә Мәхмүт Дулат-Алиның дусты Тукайның еш булуы турында сөйли. Нәзирә ханым әйтүенчә, эссе җәй көннәрендә шәһәрдә  тынчу булганлыктан, шагыйрь 2–3 көнгә аларга кунакка килә торган була һәм йортның чорма өлешендә тынычта яши. Шундый килүләренең берсендә Тукай кием кәрзинен һәм кәләпүшен  чормада онытып калдырган. Шагыйрь истәлеге буларак, бу кыйммәтле экспонатны Нәзирә ханым мәктәп музеена тапшыра. Кичләрен Мәхмүт Дулат-Али, Ф. Әмирхан һәм Г. Тукай сөйләшеп утырган ике урындык һәм өстәлне дә музейга бүләк итә. Болар – безнең музейның иң кадерле экспонатлары.

Тукай – Әмирхан. ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Ф.Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә Яңа Бистәдә туган. Әмирханнар элеккеге Кече Сембер  урамында (хәзер М. Гафури урамы) 35 нче йортта яшәгәннәр. Димәк, без йөри торган урыннарда кечкенә Габдулла чапкан кебек, зур Тукайның да эзләре бар. Ф. Әмирханның «Тукай тугрысында искә төшкәннәр» истәлегендә «Мин Яңа Бистәдә атам йортында тора идем. Көннәрнең берендә минем янга Борһан Шәрәф әфәнде килде. Ул үзе белән бергә икенче бер кунак та алып килгән. Кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бу кунакның йөзе әүвәл карашта аны бала сымак итеп күрсәтә. Өстенә кигән казаки дисәң – казаки түгел, җилән дисәң – җилән түгел бер нәрсәсе һәм яланбашлыгы аны шул  «гасырның ислахчы шәкерте «итеп таныта иде»,   – дип искә алган. Соңыннан Ф. Әмирхан белән Тукай гомерлек дуслар булып киткәннәр.Тукайны  соңгы юлга  озатканда да Ф. Әмирханның әтисе дога укый. «Юнысов мәйданында Казан имамнары һәм мәзиннәре катнашында Яңа Бистә имамы Мөхәммәтзариф Әмирхан  тарафыннан җеназа укыла.

Яңа  Бистәдә Ф. Әмирханнар белән  янәшәдә генә атаклы  Камчылы Ишан яшәгән. Камчылы ишан  – Габдессаттар Хуҗаев,  авыруларны камчы белән сугып «дәвалый» торган булган. «Камчылы» кушаматы шуннан килә. Тукай аны үз күзе белән күргән. Бу хакта аның замандашы, «Әл-ислах» газетасының редакторы Вафа Бәхтияров түбәндәгеләрне яза: «Казанның Камчылы ишаны Фатих Әмирханнарга каршы гына тора иде. Фатих Әмирханга барганда, Тукай берничә тапкыр Камчылы ишанның мәчеттән чыгып килгәнен күрде. Моннан башка тагын 1907 елның ахырында җомга көнгә каршы кич белән Фатихларда булдык. Фатихта бераз утыргач кайтырга чыктык. Без чыкканда, капка төбендә байтак җигүле атлар тора иде. Башта, бу хәлне күргәч, бер туй мәҗлесе булырга кирәк дип уйланды. Сораштыргач, Камчылы ишанның мөритләре белән гыйбадәт мәҗлесе икәнен белдек. Без кергәндә, өйнең залында мөритләр идәндә түгәрәкләнеп утырганнар. Түгәрәк уртасында зур чалма кигән Камчылы ишан утыра. Бу күренеш Тукайны шомландырды булырга кирәк: «Әйдә, чыгабыз»,  – диде. Без чыгып киттек». Бу хәлләр 1907  елның азагында булган. Шунда ук истәлек авторы Тукайның Камчылы ишан турында түбәндәге шигъри юлларын яза:

Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;

Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!

Ә Тукай 1908  елда «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын язганда, нәкъ шул Камчылы ишан образын алган:

Шул вакытта Камчылы ишан килә; 

Ул Кисекбашны тотубән өшкерә.

Яңа Бистә кешеләре сөйләве буенча, балалар урамда Камчылы ишанны күрүдән бик курыкканнар, хәтта әти-әнисен тыңламаган балаларны да шуның белән куркыту гадәте булган.

Яңа Бистә  шагыйрьгә тагын бер образ биргән. 1907  ел азагында Тукай  Казанга килүгә үк, үзен сабый чакта асрамага алган әнисе Газизә апаның адресын эзләп таба һәм Гарәфә көнне кеше аркылы бүләкләр җибәрә. Апасына  Тукай  болай яза: «Әнинең мин барындагы ире үлгәч, әни Баһави мөритләренең берсенә барган икән.Ул мине әни белән күрештермәскә карар биргән икән». Берничә көннән (3 гыйнвар 1908  ел) Тукайны Яңа Бистәдәге бер җимерек өйгә алып киләләр. Анда Газизәнең  әнисе яшәгән. «Вакыт төн иде, – дип яза Тукай. – Мин  әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда  шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә 40 лардан узмаган диярлек кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып, исәнме, әни, дип дәштем. Ул  кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» – дип еглап җибәрде. Минем дә күңелем  йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым». Әби, киявенең холыксызлыгын истә тотып, Газизәне ашыктырган, чөнки Гайнан  ишан  тирә-якта начар исеме белән танылган. «Ничек булса да булган, Гайнан ишан Тукай хыялында «Кисекбаш китабы»ндагы дию булып җанлана. Кыяфәте дә килеп тора: имән кискәседәй таза гәүдәле, кызыл йөзле, карчыга борынлы һәм бер каравы белән кешенең ихтыяр көчен сындыра торган күзле. Башында кара чуклы кызыл фәс» , – дип язган И. Нуруллин. Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ында мондый юллар бар:

Биниһая зур башы –  гөмбәз кадәр;

Ни сәбәптәндер башында фәс тә бар.

Салынып төшкән килешсез мыегы –

Бик озындыр, мисле күсе койрыгы.

Ул  Дию күздән югалды, юк булып,

Очты Яңа Бистә якка, ут булып.

Чыннан да, Гайнан ишанның Тукай әнисен бикләп яшәтүе дә иҗат өчен шагыйрьгә бер чыганак булып торгандыр. Поэмада дию теләсә кайсы якка түгел, ә менә нәкъ Яңа Бистәгә (Гайнан ишан шунда яшәгән) оча.

Димәк, Яңа  Бистәнең   берсеннән-берсе үзенчәлекле  кешеләре  Тукайны иҗатка илһамландырып, әсәрләрендә мәңгеләшкәннәр. «Оҗмах» янәшәсендә «тәмуг» дигән  нәрсә бар бит әле. Бусы инде – бистә ярлыларының тормышы. Кечкенә Габдулла  иптәш малайлары  яшәгән подвалларга да төшкән, җимерелүгә юл тоткан агач өйләренә дә барып кергән. Тире-мех заводы  эшчеләренең, кустарьларының, ломовой извозчикларының күп балалы гаиләләрендәге коточкыч фәкыйрьлек аның күңеленә тәэсир итми калмаган. Болар  барысы да соңыннан Тукай әсәрләрендә чагылыш тапкан. Яңа Бистә шагыйрьне гомере буе озатып барган. Димәк, Тукай Яңа Бистәдән аерылгысыз.

Бәлки, Тукай образларны гына түгел, ә бистә халкының тел байлыгын да алгандыр. Батулла язганча, «Татар телендә  «Яңа Бистә сөйләме» бар. Яңа Бистә сөйләмендәге телдә ясалган сүзләр үзләренең сурәтлелеге белән таң калдыра». Тукайның Печән базарына карата әйтелгән сүзләрен Яңа Бистәгә карата  да кулланасы килә: «Шунда мин таптым азык язарыма. «Бу «азык» булып торган  Камчылы ишан, диюне  һәм шигырьләрендә сурәтләгән бик күп гади халык вәкилләренең авыр язмышын, бәлки, тел үзенчәлекләрен дә  шагыйрь  әнә шул Яңа Бистәдә тапкан. Чит илгә охшарга тырышу  барган хәзерге дөньяда, Тукаебызны онытмыйча, үз милли йөзебезне саклап калу яшәүнең төп мәгънәсе түгелме?! Таһир Гыйлаҗев әйткәнчә, «Габдулла Тукай иҗатының идея-эстетик казанышларын һәм рухи кыйммәтләрен, башка әдәбият гыйлемнәре һәм мәдәниятләре кочагына атмыйча, милли тамырларыбыз белән бәйләнештә, үз җирлегебездә бәяләсәк иде. Тукайны Лондон, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәсәк иде». Тукай үлгәнгә бер гасыр вакыт узса да , «безне рухи әләмчедәй киләчәккә әйди, зур тарихлы татар халкын бөтен дөньяга таныта,  милләтебезнең дәвамчыларын тәрбияли. Безгә насыйп кылынган бу изге хәзинәдән, мөмкин кадәр тулырак файдалана белү лазем», – ди Зиннур Мансуров. Чыннан да, Тукаебызны без, татарлар, күтәрмәсәк, кем күтәрер. Бөтендөнья белгән Тукайны эзләп килгән Казан кунакларына  күрсәтерлек урыннар әллә ни күп түгел.

Тукайның балачакта тормышка ашмый калган хыялын мәңгеләштерергә кирәк. Яңа Бистәдә яшәгән «Чтапан йорты» урынындагы хәзерге Мәҗит Гафури урамы 3 нче йортка мемориаль такта куеп, Тукай эзләрен яңартырга иде. Ә  нәни Габдулланың  хыялын тормышка ашырып, аны агач атка атландырган «Апуш бакчасы»  исемле балалар мәйданчыгы төзүне тәкъдим итәбез. Татар халкын бөтен дөньяга таныткан шагыйребезгә битараф булмыйк. Ул үзе дә безгә мөрәҗәгать итә:

Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса,–

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан:Тат.кит.нәшр., 2003.–271 б.

2.Габдулла Тукай.Сайланма әсәрләр:2 томда /Габдулла Тукай.–Казан:Татар.кит.нәшр., 2006 – 271б.

3.Габдулла Тукай. Әсәрләр биш томда.Казан:Татар.кит.нәшр.,1986. – 368б.

4.Галимҗанова Э.М. Алты томлы Габдулла Тукай әсәрләренең академик басмасында яңа әсәрләр (алтынчы том мисалында) // Габдулла Тукай и тюркский мир: материалы международной конференции, посвященной 130­летию со дня рождения Г.Тукая / сост. Ф.Х. Миннуллина, А.Ф. Ганиева. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – 484 с.

5.ГыйләҗевТ.Тукай гасыры дәвам итә.Түгәрәк өстәл.// Казан утлары.2016.№4

  1. ИсламовР.Ф.Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар:фәнни мәкаләләр..-Казан:Татар.кит.нәшр.,2016.31 б.

7.Мансуров З. Тукай гасыры дәвам итә.Түгәрәк өстәл.// Казан утлары.2016. №4

8.Минһаҗева Л.И. Г.Тукай турындагы истәлекләрдә «Балачак хәтере»нең тасвиры/ Габдулла Тукай и тюркский мир: материалы международной конференции, посвященной 130­летию со дня рождения Г.Тукая / сост. Ф.Х. Миннуллина, А.Ф. Ганиева. – Казань: ИЯЛИ, 2016.– 484 с.

9.Нуруллин И. Габдулла Тукай .Тат.кит.нәшр.1979.–304 б.

  1. 10. Нуруллин И. Моңлы сазым чыңнары:Документаль роман.Казан:Тат.кит.нәшр., 2000.–272 б.
  2. Рәсүлева З.Ә. Тукай эзләреннән. Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 345б.

12.Татар халкы һәм Татарстан тарихы:татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек/–Тулыл.3басма.–Казан: Мәгариф, 2001.– 255 б.

13.Тукай турында истәлекләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. –256 б

  1. Фәйзи.Ә. Тукай.Тат.кит .нәшр.1975.–215 б.

 

Электрон ресурс

 

Батулла Р. Анам теле турында уйланулар/2016. 2февраль.[Электронный ресурс].Керү режимы:http://belem.ru/node/6309