Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану

(Мастер-класс)

Гүзәл ЗИННӘТУЛЛИНА,

Югары Ослан районы Печище төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

– катнашучыларны мастер-классның планы белән таныштыру;

– УУГ формалаштыручы алымнар аша мастер-классның эчтәлеген ачу;

– укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, карточкалар, рәсемнәр.

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.

Мастер-классның барышы

– Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Бүгенге минем мастер-класс кызыклы, файдалы булыр дип өметләнеп калам. Барыбызга да уңышлар телим. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хикәя сөйлим.

Эзоп философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган да Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп, ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык әзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан:

– Ни өчен син һаман тел генә китерәсең? – дигән.

– Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың, – дигән аңа каршы Эзоп. – Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар!? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез.Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю -мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

– Хөрмәтле коллегалар, сез Эзоп белән килешәсезме?

– Эзопның хаклылыгына дәрес барышында тагын бер тапкыр инанырбыз..

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.

Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм-фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле.

Бүген методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология укучыларның фикерләү дәрәҗәсен, сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне алымнарны тәкъдим итә. Аларга без төрле темалар буенча изложение, сочинениеләрне, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын кертә алабыз. Мондый характердагы эшләр укучыларны төп фикерне сайлап ала белергә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәтә. Ә иң мөһиме – укучы үз фикерен җиткерү өчен, татар телендә тел чараларын үзе җыя, анда эчке сөйләм эшчәнлеге бара. Ә бу – аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим алым.

Федераль дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә, татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

– Хөрмәтле коллегаларым, мин сезне коммуникатив технологияләрнең бер эш ысулы буларак “Пресс” методы белән таныштырып китәсем килә.

Пресс методы. Бу күнегү билгеле бер дискуссия соравы буенча әйтемнәрне кысылган формада, сәнгатьле, аргументлар белән кыска итеп әйтә белүне үстерә. Пресс методы – әдәбият дәресләрендә  иң уңышлы методларның берсе. Ул әсәрне укыганнан соң кулланыла. Бу метод 4 этаптан тора.

  1. Үз фикереңне әйт. “Минем фикеремчә….” (Тезис.)
  2. Фикереңне дәлиллә. “Чөнки…” (Комментарий.)
  3. Фикереңне расла. “Мәсәлән, …” (Аргумент.)
  4. Гомумиләштерү,нәтиҗә. “Шулай итеп, …” дигән нәтиҗәгә киләбез. (Нәтиҗә.)

Бу алым, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп, сөйләмгә этәрә.

Хикәяләрне анализлау өчен һәрвакыт кереш сүзләр дә кулланыла. Без аны 6 нчы сыйныф дәреслегендә булган “Әхмәт “ һәм “Уллар” хикәяләре  нигезендә карап китик.

“Ачкыч сүзләр” алымы (терәк сүзләр).

Бу алым да аралашуга нигезләнгән. Укытучы, тактага тексттан алып, 4 – 5 ачкыч сүз яза. Укучылар бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп карарга тиешләр. Мәсәлән, “Әхмәт” хикәясендәге ачкыч сүзләр: кое, чишмә, ерактагы, ялкау, эшчән, хезмәт ярата, эш яратмый.

В.Овсееваның “Уллар” хикәясенә ачкыч сүзләр: мәтәлчек атыла, җырлый, сандугач кебек , әллә нәрсә эшләми.

Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәреннән өзек.“Әхмәт ”хикәясе

Әхмәт әнисе белән генә яши. Аның әнисе бик күп эшли: кер юа, тәмле ашлар пешерә, өй җыештыра, су алып кайта. Әлбәттә, әнисе иртә тора, ерактагы чишмәдән сап-салкын су алып кайта. Чөнки Әхмәт чишмә суын бик ярата. Әхмәт урамда уйный, әнисенә бик аз булыша.

Кызганыч, беркөнне аның әнисе нык авырды, урыныннан тормады.Ул Әхмәтне үз янына чакырды да:

– Улым, чишмәдән су алып кайт әле, салкын чишмә суы эчсәм, терелермен кебек, – диде.

Ул көнне урамда бик эссе иде. Ә чишмә ерак. Әхмәт суны урамдагы коедан гына алып кайтты. Әнисе сизмәс дип уйлады. Әнисе суны эчте дә:

– Рәхмәт, улым. Ләкин бүген су нигәдер салкын да, тәмле дә түгел, үзем авырыймдыр инде, – диде.

Әхмәт кып-кызыл булды, елап җибәрде.

В.Авсеева “Уллар” хикәясе

Ике хатын коедан су ала иде.Алар янына өченче хатын килде. Бер карт бабай да алар янына утырды.

Менә хатыннарның берсе икенчесенә әйтә:

– Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

– Ә минем улым сандугач кебек матур җырлый.

Ә өченче хатын бер сүз дә әйтми.

– Нигә син улың турында берни дә сөйләмисең? – диләр аңа.

– Минем улым искитәрлек берни дә эшләми.

Менә хатыннар кайтып киттеләр. Ә бабай алар артыннан атлады. Кинәт аларның каршысына өч малай йөгереп чыкты. Аларның берсе мәтәлчек ата, икенчесе кычкырып җырлый. Ә өченчесе әнисе янына йөгереп килә дә аның авыр чиләкләрен ала.

– Әйт әле, бабай, безнең улларыбыз ничек? – дип сорыйлар хатыннар.

– Ә кайда соң алар? Мин берегезнең генә улын күрдем, – дип җавап биргән карт.

Укытучы. Ә хәзер, коллегаларым, бу ике хикәяне Пресс алымы белән анализлап карыйк. Игътибар белән тагын бер кат карап чыгыгыз һәм үз фикерләрегезне әйтегез.

Фаразлау алымы. Ул булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерү. Бирелгән әсәрләрнең дәвамын ачыклау максатыннан: «Бу хикәяләр ничек үзгәрер иде?» – дигән сорау куела. Яки хикәянең бер өлеше укылганнан соң, ”Укучылар, вакыйгалар ничек үстерелер? – дип сорап була. Кайбер хикәяләрдә, “ачык финал” алымы кулланыла. Монда да укучылар финалны төрлечә фаразларга мөмкин. Бу алым уйлау, күзаллау сәләтен арттырырга, үзеңнең фаразларыңны дәлилләргә өйрәнергә ярдәм итә.

“Дискуссия” алымы да бик нәтиҗәле булачак. Укучылар дисскуссия, бәхәснең төп кагыйдәләре белән дә танышалар. Тема сайланыла. Сөйләшү вакытында темадан читкә китмичә, уртак фикергә килергә кирәк.

Укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары чыганак текст белән чагыштырыла. Яки үткән материалны кабатлау өчен укылган әсәрләрдән ачкыч сүзләр китерелә (телдән укыла), укучы сүзләр нигезендә әсәр турында сөйли белергә тиеш.

Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

– Әйдәгез, хәзер эшебезгә нәтиҗә чыгарыйк. Димәк, коммуникатив технология ярдәмендә без укучыларыбызны сөйләмгә чыгара алабыз.

Йомгаклау

– Дәрес барышында нинди уку гамәлләре формалашты дип уйлыйсыз?

регулятив: УМ кую, чишү, үз эшчәнлегеңә үзбәя;

танып-белү: проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны сайлап алу, эчтәлекне модельләштерү;

коммуникатив: төркемдә эшли белү, тыңлый, ишетә, үз фикереңне яклый белү;

шәхси: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

– Без үзебезнең алга нинди максат куйган идек, максатыбызга ирештекме?

– Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Барыгызда да уңышлар телим.