Фигыльнең нигезе

Диләрә ШАКИРҖАНОВА,

Мамадыштагы 4 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең төре:  яңа белемнәр алу.

Максат:

– фигыль сүз төркеменә сорау куя белү һәм, җөмләдән фигыльне табып, нигезен билгели алу;

– туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам иттерү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну булдыру;

– дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү.

Метапредмет:

танып белү УУГ: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп, кагыйдә формалаштыру, текст белән эшли белү;

коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү;

регулятив УУГ: максат куя белү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру.

Предмет буенча: фигыльне билгели белү, аның нигезен табу.

Төп төшенчәләр: фигыль һәм аның нигезе.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Җиһазлау: уку әсбабы (93 – 94 нче битләр), презентация, «Фигыльнең нигезе» турында видеосылтама , методик әсбап һ.б.

Көтелгән нәтиҗә: фигыльнең нигезен табу, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү.

Дәрес барышы

I . Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлап җибәрәбез. Дәфтәрләргә число язабыз.

  1. II. Уку мәсьәләсе кую

Укытучы. Укучылар, сез нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез?

Укучылар. Исем, сыйфат, сан, алмашлык.

Укытучы. Сезгә сүзләр яздырам. Шушы сүзләр кайсы сүз төркемнәренә каравын дәфтәрләрдә билгеләгез.

Алсу, ничә, яшел, без, матур, бу, табигать, һичкем, һәрбер, биш, кемдер, минеке.

Укытучы. Димәк, монда нинди сүз төркемнәре бар?

Укучылар. Исем,сыйфат, сан, алмашлык.

Укытучы. Бик дөрес. Булдырдыгыз.

– Әйдәгез,тикшереп алыйк әле. (Бер укучы тикшереп чыга.)

– Шулардан кайсы сүз төркеме күбрәк?

Укучылар. Алмашлык.

Укытучы. Мин алмашлык сүз төркеме өчен 7 санын кулланырга яратам. Ни өчен икән? Уйлап карагыз әле.

Укучылар. Алмашлыкның 7 төркемчәсе бар.

Укытучы. Алмашлык кергән берәр җөмлә төзегез. Җөмләне дәфтәрегезгә языгыз һәм сүз төркеме ягыннан тикшерегез. (Укучылар җөмләләрне язалар һәм укыйлар.)

Укытучы. Эш-хәлләрне белдергән сүзләр бармы?

Укучылар. Әйе, бар.

Укытучы. Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

Укучылар. Фигыль сүз төркеменә.

Укытучы. Димәк, без бүгенге дәрестә  фигыль, аның нигезе турында сөйләшәчәкбез.

III. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Фигыльнең нигезе аның башлангыч формасы була. Әгәр нигез тамырдан гына тора икән, ул тамыр нигез дип атала. Мәсәлән, бар, кайт, кил. Әгәр тамырга ясагыч кушымча ялганса, ул ясалма нигез була. Мәсәлән, җырлады, биеде, уйлады. (2 нче слайд)

Фигыльнең нигезе боерык фигыльгә бик охшаган. Шуңа күрә теләсә кайсы фигыльне боерык фигыль дип әйтү дөрес булмас. Мәсәлән, биесәләр –шарт фигыль, бие аның ясалма нигезе була. Димәк, безнең фигыль тамыр + ясагыч кушымчадан тора; горурланалар – фигыльнең нигезе, горурлан ясалма нигез була.

Юклыкта барлыкта фигыльләргә дә -ма/-мә кушымчасы ялгана: укы-ма-ды, укы-ма-салар. (3 нче слайд)

Укытучы. Дәреслектәге кагыйдә белән танышыгыз.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту
  2. Кайсы баганада фигыльнең нигезе – тамыр, кайсында – ясалма?

бар-            җырла-

кит-           уйла-

кил-           эшлә-

кайт-          дуслаш-

йөгер-        серләш-

әйт-            шатлан-

йөр-            ямьлән-

Һәр баганадан икешәр сүз белән җөмләләр төзеп языгыз. (4 нче слайд)

  1. 187 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең нигезен үрнәктәгечә языгыз.

Үрнәк: беләсең: бел – тамыр нигез, … (5 нче слайд)

  1. 188 нче күнегү. Рәсемнәрне карагыз, әкиятне укыгыз. Фигыльләрнең нигезен билгеләгез. (6 нчы слайд)
  2. Фигыльләрнең нигезләрен шартлы билге белән күрсәтеп языгыз:

таптылар – тап, санаганнар – сана, күрдегез – күр, ямьләнде – ямьлә, кайттылар – кайт, уйласа – уйла, әйтмә – әйт, җырлагыз – җырла, дуслашалар – дуслаш, матурайды – матурай, ераклашкан – ераклаш, көлегез – көл, килмәгән – кил, укыдылар – укы, эшләгән – эшлә, сөйләсә –сөйлә, көтәр – көт, санагыз – сана, язсалар – яз, тикшерсәләр –  тикшер, барачакбыз – бар. (7 нче слайд)

Игътибар итегез! Фигыльләрнең нигезе боерык фигыльгә туры килә: башладык сүзендә башла— нигез була. Анда куелган сызыкча сүзнең тәмамланмавын күрсәтә.

Сүзләрнең нигезенә боерык фигыль дип әйтергә ярамый, чөнки нигездән соң әле заман, зат-сан кушымчалары да килә: кайттылар сүзендә кайт- нигезе, -ты- – үткән заман кушымчасы, -лар III зат күплек санны күрсәтә.

Эшкә бар! дигәндә, бар сүзе боерык фигыль була. Ул боеру интонациясе белән әйтелә, II зат берлек санда килгән. (8 нче слайд)

  1. Рефлексия

Бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек? (Фигыль һәм аның нигезе турында.)

– Фигыльнең нигезе нәрсәне белдерә? (Фигыльнең нигезе төп мәгънәне белдерә.) (9 нчы слайд)

– Фигыльнең нигезен билгеләү өчен нинди сораулар куябыз? (Нишлә? яки нишләмә? cорауларын.)

– Фигыльнең нигезе ничә төрле була? (Тамыр нигез, ясалма нигез.) (10 нчы слайд)

  1. Өй эше
  2. Бирелгән сылтама буенча кереп, Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» мультфильмны карагыз. Фигыльләрнең нигезләрен язып алыгыз;
  3. Дәрес материалы (фигыльләрнең нигезләре) буенча тестка әзерләнегез. (11 нче слайд)