Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану
Гөлназ КАМАЛОВА,
Мамадыштагы академик К.Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, «Татар теле һәм эдэбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану» проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Проект эшемне академик Ә.Хуҗиәхмәтовның «Педагогик технологияләр» исемле фәнни эшенә нигезләнеп алып барам.
Төп максатым: белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү.
Бурычларым:
– укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү;
– махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
– иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру;
– укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Педагогик проектта катнашучылар: укытучы, укучылар, ата-аналар,
Проектны башкару вакыты: 4 ел.
Ике ел эчендә «Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану» проекты буенча эш билгеле бер системага салынды. Ул параллель рәвештә дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә тормышка ашырыла.
Шушы педагогик проект буенча үткәрелгән дәресләр уңай мотивация тудыра. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру һәм укучыларда уңай мотивация булдыру өчен төрле эш методлары һәм алымнары кулланып эшлим.
- Уку материалын аңлатканда:
– сүз белән эшләү методлары (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);
– гамәли методлар (күнегүләр, буклетлар, презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр чыгару кебек методлар) кулланам.
- Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә исә проблемалы эзләнү методына (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, үзаллы, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) өстенлек бирәм.
Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирергә тырышам.
- Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыруны отышлы алым дип саныйм.
Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, сыйныфтан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәм. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешә.
Татар теле һәм эдэбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:
– материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы;
– укучының шәхси сыйфатларын ачыкларга мөмкинлек була;
– контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары;
– төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру мөмкинлеге бар;
– укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәреснең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Дәрес үткәргәндә еш кына интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагын да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Яңа стандартлар кертү сәбәпле татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки бу метод – укучыларның билгеле бер нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куйган ысул. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул – теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.
Проект методын куллануның уңай яклары:
- Тел һәм әдәбият буенча материал белән таныштыру карала.
- Укучы дәресләрдә төп белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша.
- Бу метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уята.
- Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.
Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:
Проект өстендә эш этаплары:
- Проект темасын тәкъдим итү. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана. Мәсьәлә кую.
- Эш юнәлешен сайлау. Балаларны төркемнәргә бүлү. Информация җыю алымнарын сайлау һәм эзләнүне башлау. Беренче нәтиҗәләрне тикшерү.
- Проектны презентацияләү, бизәү һәм яклау.
- Йомгаклау, нәтиҗә чыгару.
Проект методикасы куллану түбәндәге бурычларны үти:
– Эш барышы телне өйрәнүгә теләк уята.
– Проект эшен оештыру барышында укучылар үзара аралаша, укытучы тикшерүче ролен түгел, киңәшче ролен үти.
– Укучыны билгеле бер тема өстендә иҗади эшләргә, төрле чыганакларны кулланып, үзаллы мәгълүмат табырга өйрәтә, уку эшчәнлеге активлаша.
– Бөтен уку процессы укучыга юнәлтелә, аның кызыксынуы, тормыш тәҗрибәсе, шәхси сәләтләре искә алына.
Гомумән, проектлау технологиясенең кулланылу даирәсе бик киң, аны дөрес һәм урынлы кулланганда (укытучы үзе кирәкле дип тапканда), укытучыга ышанычлы ярдәмче функциясен үти ала. Ә иң мөһиме шул: схема-проектны һәр дәрестә файдалану үзмаксат түгел, ә проект укучыларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, предметка карата кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булуын истән чыгарырга ярамый.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Миндә видеоматериаллар карауның тәэсирен кабатлауның нәтиҗәле ягы белән берләштерү теләге туды. Һәм Movie Maker программасына нигезләнеп, «Сайланган сәхнә сынавы» проектын төзедем. Проект өчен 5 – 7 минутлык кыска гына өзек сайлап алына. Балаларга иң якын «Г.Тукай әкиятләре» темасын сайладык. «Кәҗә белән сарык хикәясе», «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре буенча проектыбыз әзер инде. Гомумән, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, 5 – 7 минутлык өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү. Әсәрнең өзеген карау барышында бирелгән язмадагы бер герой турында репортаж язу һ.б. Сөйләм телен үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик кулай. Power Paint программасында укыган әсәргә иллюстрацияләр эшләргә, принтер аша чыгарып, һәр укучыга таратып та бирергә була. Бу эшләрне дә укучылар бик теләп башкара. М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен эшләнгән презентацион программаларыбыз да бар.
Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итәм. Бу эшнең әһәмияте – шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган балаларны туплау һәм үстерү – төп бурычыбыз.
Мәктәп шартлары миңа дәресләрдә компьютерның мультимедиа мөмкинлекләреннән, видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, медиапроектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тестны эшләп бетергәч, компьютер, нәтиҗә ясап, билге куя. Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар, белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен Excel, Point программасында тестлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтәләр. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар, интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып ала.
«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү — укытучының беренче эше булыр», – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның төпле белем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда – балалар язмышы. Укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.