Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә туган төбәк компонентын куллану

 

Гөлнар ЗАҺИДУЛЛИНА,

Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең югары квалификация категориле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

                       (Равил Фәйзуллин)

Үз халкының, иленең, туган җиренең тарихын белмәгән кеше хәтерен җуйган кешегә тиң. Ә хәтерсез кеше кайда дөньяга килгәнен, нәсел-нәсәбен, кая барганын, ни кылганын белештерми, әти-әнисен,  туганнарын, дусларын танымый… Нәкъ менә буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килгән гореф-гадәтләр, йолалар, уеннар, җыр-бию үрнәкләре, күркәм бәйрәмнәр, чәчмә әсәрләр, төрле һөнәр күнекмәләре, халыкның матди һәм рухи мәдәниятен барлыкка китереп, хәтер сандыгына өстәлә барган, адәм баласының акыл, уйлау сәләтен үстергән, аңа яшәү көче биргән.

Кызганыч, Татарстан һәм татар халкы дәресләре кыскартылу сәбәпле, туган төбәкне өйрәнү тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирми. Әмма тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә туган якны өйрәнү материалын куллану белем бирү процессының берьюлы берничә проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Иң элек балалар алдында тарихны өйрәнүнең әһәмияте арта, алар кайгыртучанлыкка өйрәнә. Дәресләрдә якташларының исемнәре, туган урыннары яңгырагач, укучыларда тарихка кызыксыну хисе туа. Мәсәлән, “1812 елгы Ватан сугышы”н өйрәнгәндә, атаклы патша генералы, генералиссимус Александр Суворовның дусты һәм тәрбиячесе, Россиянең атаклы баш полководецы, 1812 елгы Ватан сугышы герое, фельдмаршал Михаил Илларионович Кутузовның штабы каршында да хезмәт итүче  Пётр Никифорович Ивашевны искә алу урынлы. Билгеле булганча, рус армиясенең чит ил походыннан һәм Наполеон белән сугыш тәмамланганнан соң яшь офицерлар арасында азатлык, тигезлек һәм туганлык идеяләре популяр булган. Нәтиҗә буларак, Россиядә яшерен җәмгыятьләр барлыкка килә, шуларның берсенә генерал улы, яшь офицер Василий Ивашев кергән (Декабристлар восстаниесеннән соң Ивашев Мәскәүдә кулга алына).

11 нче сыйныфта Россия тарихы дәресендә “1950 елларда — 1960 нчы еллар уртасында икътисади һәм социаль үсеш. 1953 –1964 нче елларда безнең төбәгебез” темасын өйрәнгәндә, авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗанов Нургали Сабирҗан улы турында сөйләмичә булмый. Чөнки аның үз туган авылын үстерүгә керткән өлеше санап бетергесез.

Ул 1959 нчы елны колхоз рәисе итеп  сайлана.  1967 нче елда   зур уңышлары һәм авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерү өчен СССР  Югары Совет  Президиумы  колхозга  Ленин орденын тапшыра, 1968 нче елда  Ленин ордены белән Нургали Сабирҗан улы шәхсән үзе дә бүләкләнә. Нургали Сабирҗан улы колхоз рәисе булып торганда, бик күп эшләр башкарыла: “Татарстан” колхозы миллионер колхозга әверелә — 1976 нчы елда колхозның чиста табышы 2 млн.205 меңне тәшкил иткән; 1960-1968 нче елларда  гына да  сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары төзелә, автогараж, ашлык саклау складлары, механикалаштырылган ындыр табагы (ток) булдырыла,  клуб, колхоз идарәсе биналары… 1977 елда Яңа Суыксу ягында «Татарстан» колхозы көче белән  640 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы өлгереп җитә. 1985 нче елдан Сабирҗанов Нургали Сабирҗан улы  СССР һәм ТАССР ның мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртә.

8 сыйныфта җәмгыять белеме дәресендә “Фән һәм мәгариф”, 11 сыйныфта “1990 нчы елларда илебезнең тухи тормышы”,  “ 2008-2019 нчы елларда Россия һәм төбәгебез” темаларын өйрәнгәндә, фән үсешендә зур урын алып торган авылдашыбыз, бүген Казан шәһәрендә яшәүче Фивзат Миңлебай улы Гайсин турында сөйләү дә бик урынлы. Ул – физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (2015), РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре (2016). КАИда техник физика кафедрасын оештыручы, 2 фән докторы, 25 фән кандидаты әзерләгән шәхес. 1992 елның 21 апрелендә Мәскәүнең И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтының плазма физикасы һәм идарә ителә торган атом-төш синтезы Советында физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. Сыек электродлар кулланып, күпканаллы электр агымын ача. Фәнни ачышы традицион булмаган юл белән металл порошоклары алганда, металлны эшкәрткәндә һәм коррозиядән саклауда, медицина өлкәсе өчен инструментлар ясаганда кулланыла. Аның уллары да фән өлкәсен сайлый. Азат Фивзат улы һәм Алмаз Фивзат улы – техник фәннәр докторлары.

5 нче сыйныфта укытылучы “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” дәресләрендә туган төбәкнең мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен өстәмә материал итеп кулланып була. Мәсәлән, “Туган мәдәниятнең нигезләре”, “Гаилә — рухи кыйммәтләрне саклаучы”,  “Россия халыклары мәдәниятендә гаилә образы”,  “Гаилә тарихында хезмәт”,  “Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре”,  “Россия халыклары мәдәниятендә бәйрәмнәр”, “Россия халыклары фольклоры һәм әдәбияты”,   “Россия халыкларының көнкүреш традицияләре: азык-төлек, кием-салым, йорт” һәм башка темаларны өйрәнгәндә татар, рус, чуваш, мордва, мари халыкларының тарихыннан белешмәләр бирәм. Укучылар исә, кыскача проект, буклет, лэпбук эшләнмәләре кулланып, чыгыш ясыйлар.

Укытучыларның мөһим бурычы — яшь буында тарихка катнашы булу хисен формалаштыру, ә бу социаль җаваплылык та, зур һәм кече Ватаныбыз язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт тә. Нәкъ менә рухи-әхлакый тәрбия мәгариф өлкәсендә заманча дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Укучыларны рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсен хәл итүгә җирле тарих белән бәйле рәвештә Россия тарихын өйрәнү ярдәм итә.

Академик Д.С.Лихачев болай дип язган: «Туган якка, туган шәһәребезгә, туган телебезгә тәрбия – иң мөһим бурыч, һәм моны исбатлау кирәк түгел. Ләкин бу мәхәббәтне ничек тәрбияләргә? Ул кечкенәдән — үз гаиләсен, үз йортын яратудан башлана. Даими рәвештә киңәеп, бу мәхәббәт үз дәүләтенә, аның тарихына, үткәненә һәм бүгенгесенә, ә аннары бөтен кешелек дөньясына мәхәббәткә күчә».