Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен технологиясе

 

Гүзәл НОТФУЛЛИНА, Фирадия КӘРИМОВА,

Казандагы 169 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары

Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен технологиясен (белемгә уен аша) файдалану отышлы.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез. Ул укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята.

Дидактик уеннарны укучыларның белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү өчен кулланабыз. Тәрбияви уеннарны әхлак тәрбиясе бирү, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрәбез.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уеннар баланың сүзлек  запасын арттыра, сөйләм һәм язу күнекмәләрен ныгыта, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Мавыгулар вакытында балалар үзләре хыялланган, күз алдына китергән хәлләрне, вакыйгаларны “җанландыралар”. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла.

Уеннарда укучы фикерләүне эшкә җигә һәм шуның нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә. Уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли куллану мөмкинлеге күпкә арта; укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша.

Уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (мәсәлән, гаилә ял итүчеләр), уен-эзләнү, уен-хыял шундыйлардан. Уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, шулай итеп, чын тормышка күпер сала. Түбәндәге уеннар әнә шундыйлардан:

  1. “Чират буенча сөйләү”. Импровизация

Уенда ике бала катнаша, һәрберсе укытучы кушуы буенча үз хикәясен сөйли. Уенның максаты – туктамыйча сөйләүне дәвам итү. Ләкин чират буенча һәрберсе бер генә җөмлә әйтә. Мәсәлән, Иван белән Оля болай сөйләшергә мөмкин. Хикәянең темасы – “Ял көне”.

Иван. Кичә мин циркка бардым.

Оля. Ә мин кибеткә бардым.

Иван. Сәгать 10 да киттем.

Оля. Ипи, тоз, шикәр алдым.

Иван. Этләр, аюлар бар иде.

Оля. Туңдырма да алдым.

Иван. Клоун да бар иде.

Оля. Бик тәмле булды.

Иван. Ул мине көлдерде.

  1. ”Сүзне әйтеп бетер” уены

Укытучы – сүзнең беренче яртысын, беренче уенчы – икенче  яртысын, икенче уенчы тулысы белән әйтә.

Мәсәлән,

Укытучы  1 нче уенчы   2нче уенчы

кой-           -мак             коймак

бә-     -леш                      бәлеш

гөбә- -дия           гөбәдия

кысты-  -бый       кыстыбый

  1. “Әйе-юк” уены

Сорауларга әйе, юк җавап бирергә тиешләр.

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Тәлинкәләр ватыламы?

Ашны тәлинкәгә салалармы?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Китаптагы коймакны ашап буламы?

Өчпочмакның почмаклары өчәүме?

  1. “Сүзләр лотосы” уены

Укытучы ашамлыкларның өч билгесен әйтә. Мәсәлән, төсе, тәме, формасы. Беренче уенчы нинди дә булса, ашамлыкны уйлап, аның шул сыйфатларын әйтә: ак, тәмле, стакан шикелле. Икенче уенчы җавап бирә: туңдырма. Биремнәргә җиләк-җимеш, яшелчәләрне табу да кертелә.

  1. “Кибеттә” уены

Карточкаларга өс киемнәре һәм ашамлык исемнәре языла. Бер төркем укучылар – “киемнәр”, икенче төркем “ашамлыклар” дип язылган тартмага үз темаларына туры килгән сүзләрне табып, тиз-тиз салырга тиешләр.

  1. “Нәрсә ашыйм, шуны әйт” уены

Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була.  Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар, һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми, һәркем үз карточкасындагы ризыкка хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашавын белергә тиешләр. Әйтик, туңдырма төшерелгән карточка алды, ди. Ул, аның исемен әйтмичә, сөйли башлый: “Ул шундый каймакка шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында, кәгазьгә төрелгән, үзе салкын”. Сөйләгәндә бала ул ризыкны ашау кыяфәтләре дә күрсәтергә мөмкин.

  1. “Ышанам-ышанмыйм” уены

Укытучы җөмләләр әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар — кул чабалар, ә ышанмасалар, аякларын тыпырдаталар.

Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә, дәресне җанландырып җибәрә. “Нәрсә югалды?”, “Очты – очты”, “Серле капчык” уеннары әнә шундыйлардан.

Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып-белү уеннары белән бәйле була. Мәсәлән, “Календарь” уены. Тактага, киңрәк ара калдырып, 1 дән алып 7 гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя. Түбәндәге уеннарны да дәреснең төрле этапларында кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

“Сүз яса”

Ла-лә, лу-лү, лы-ле, ли иҗекләренә кирәкле иҗек кушарга.

Кушарга мөмкин иҗекләр: са, су, ку, ка, кү, ба, бу, көй, сөй, та, ла,  буй, ту, тү, җы, бе, ки, эз, төп, я, и, ю.      

Үрнәк: бала, сала, сөйли, җылы.

“Иҗек аукционы”

Иҗек сатып алып сүз ясау.

лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи, кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.

Үрнәк : бас-ма, бал-та.

“Сүзләр уйлау

Укытучы дәрестә яңа хәреф үткән саен, бу уенны куллана ала.

Үрнәк: укучылар, без бүген [ф] авазын әйтергә өйрәндек һәм “ф” хәрефе белән таныштык. Ә хәзер шул авазга башланган сүзләр әйтеп уйныйбыз. Кем күбрәк әйтер икән?

“Игътибарлы бул!”

Бу уенны һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Укытучы сүзләр әйтергә тиеш, әгәр билгеләнгән аваз ишетелсә, укучылар кул чабалар.

Үрнәк: [Т] авазы тамыр (кул чабалар), кием (тын гына утыралар) һ.б.

“Бер сүз белән әйт”

Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.

Үрнәк: куян, керпе, кабан – (җәнлекләр).

киви, кура җиләге, карлыган – (җиләк-җимеш).

карандаш, китап, дәфтәр – (уку әсбаплары).

кашык, чынаяк, кастрюль – (савыт-саба).

“Яңа сүз”

Бу уенда укытучы үзе төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.

Үрнәк: Ташлык сүзеннән яңа сүзләр: таш, шат, каш, шатлык, ашлык, кыл, кал, лак, ал, ак, аш, тал,так, кыш, тыш

“Сүздән сүз килеп чыгу”

Бер хәрефне өстәп яисә алмаштырып яңа сүз яса.

Аш каш – таш – баш – бал –

Кар тар – тал – мал – сал –

Сөткөт – көн – төн –тун –

Салсаз – сак – бак – чак

(Бу уенны укытучы үзе сүзләр өстәп дәвам итә ала.)

“Яңа сүз яса”

Бирелгән сүздән, бер яки ике хәрефне алып ташлап, яңа сүз яса.

Тимер – тир, карт – кар, тарт – …, сарык – …

Табан – …, коймак – …, табак – …, кабак – …

Суган – …,  бармак – …, балан – …, кала – …

(Дәвам итәргә мөмкин.)

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә, эзлекле фикер йөртү сәләтләрен формалаштыруда үстерешле уеннар ярдәм итә.

Уеннар сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә дә зур әһәмияткә ия. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер- берсе белән аралашалар. Дәресләрдә “Могҗизалар кыры”, “Ватык телефон”, “Дәвам ит”, “Сүз төзе”, “Сүз уйла” уеннары уздыру уңай нәтиҗәләр бирә. Алар укучының сүзлек байлыгын арттыра. Сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да куллану яхшы. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Рәсемгә карап, хикәя төзү иҗади эш. Бу дәресләрдә әһәмиятле урын ала.

Шулай итеп, дәресне төрләндереп, җанландырып җибәрер өчен яңа алымнар, төрле күрсәтмә материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирәк.