Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдәге сөйләмен үстерү

Рәмзия ШӘРӘФИЕВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре буенча директор урынбасары

Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

«Төркемдә балалар үзара ник русча гына аралаша? Бакчага барганчы туган телдә генә сөйләшкән бала бакчада русча гына сөйләшә башлады, нишләргә? Баланың теле ник русча ачыла?» кебек сорауларны ата-аналардан да, бакчада эшләүче коллегалардан да еш ишетергә туры килә.

Бу сорауга җавап бер генә – баланы чорнап алган тирәлек. Балаларга туган телдә тере аралашу җитми, күпчелек балаларның теле ютубтан видеолар, мультфильмнар карап ачыла. Елдан-ел бакчаларга сөйләмендә кимчелекләре булган балалар килүе арту күзәтелә.

Бер кеше да туган көнне ук туган телендә сөйләшә башламый.  Кемнеңдер теле – бер, кемнеңдер ике яшьтә ачыла, ә кайбер бала 3 – 4 яшькә җиткәндә дә авыр сөйләшә, әмма бу балалар әйткәнне аңлыйлар, биремнәрне үтиләр. Балалар бакчасына йөрүче балалар белән дә шул хәл күзәтелә. Ничә ай бакчага йөри инде, татарча сөйләшми дип борчылырга кирәкми. Балаларда пассив сүзлек запасы туплана, тора-бара сүзләр актив кулланышка кереп китә.

Әгәр тәрбияче балага тайпылышсыз, даими әдәби сөйләм теле үрнәге бирми икән – татар теле тәрбиячесе генә туган телне җитәрлек дәрәҗәдә өйрәтә алмый. Тәрбияче сөйләме балалар бакчасында балаларны телгә өйрәтүдә төп чара булып тора. Тәрбияче балаларга да, ата-аналарга да матур, чиста, аңлаешлы сөйләм үрнәге тәкъдим итәргә тиеш.

Оештырылган эшчәнлек вакытында кулланыла торган алымнар һәм технологияләр күп, ә СанПиН буенча балалар көннең 3 – 4 сәгатен саф һавада уздыралар. Бу вакыт ничек оештырыла соң? Балалар бу вакытны кышын карга чумып уйнап, җәй көне комда казынып та уздыра ала. Әмма бу вакытны бик файдалы итеп тә кулланып була.

Без «Яңа сүзләр өйрәнәбез» дигән проект кысаларында үзебезнең бакча территориясен тел өйрәтү лабораториясе итеп төзедек. Һәр зонада өйрәнү өчен тәрбиячеләр иң күп кулланышта йөргән сүләрне туплады:

– метеомәйданчык – 50 сүз;

– спорт мәйданы – 50 сүз;

– чүпне аерым җыю үзәге – 50 сүз;

– урман зонасы – 70 сүз;

– чәчәклек һәм яшелчә бакчасы –  90 сүз.

Бу сүзләрне көн дәвамында төрле уен, күзәтүләр, тәҗрибәләр вакытында  балаларга өйрәтәбез.

Татар теленә өйрәтү методикасында ситуатив-тематик принцип, билгеле бер тематика буенча кирәкле лексиканы әйтү һәм актив үзләштерү өчен, алдан әзерләнмәгән сөйләмгә табигый һәм уку ситуацияләре тудыруны күз алдында тота. Моның өчен бала табигый (реаль) тел шартларына куелырга тиеш. Татар телендә табигый сөйләм бары тик билгеле бер аралашу ситуацияләрендә генә барлыкка килә. Күп кенә фразалар даими аралашу вакытында ятланалар.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартының  сөйләм үсеше юнәлешендә балаларның актив сүзлеген баету, бәйләнешле сөйләмен үстерү, авазларны дөрес әйтүне камилләштерү, грамотага өйрәтүнең бурычлары күрсәтелә. Матур сөйләм дигән төшенчә бик киң тармаклы. Ул үз эченә яңгырашлы сөйләмне (ягъни аваз әйтелешен, дикцияне) характерлый торган әйтелеш сыйфатларын (интонация, темп һ.б.), алар белән бәйләнешле сәнгатьлелекнең хәрәкәт белән туры килүен (мимика, ишарә), шулай ук аралашу культурасы элементларын ала. Дөрес сөйләмнең төзелмә компонентлары – сөйләм вакытындагы һава алмашу (сулыш), сөйләмдә дөрес яңгыраш, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү сөйләмне аңлап кабул итү сәләтен үстерүдә төп шарт булып тора.

Телне өйрәнү, аны үзләштерү – билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш. Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып-белү эшчәнлеге ята. Шуны истә тотып, тәрбиячеләр балаларга яңа сүзләр өйрәтү һәм кулланышка кертү эшчәнлеген төркемдә генә түгел, ә саф һавада уйнарга чыккач та алып бара. Өйрәнелгән сүзләр уеннар аша ныгытыла. Балалар белән уен мәйданчыгында сөйләм телен үстерү буенча уйнарга мөмкин булган берничә гади генә уен тәкъдим итәм:

  1. «Дустыңа һава торышы турында сөйлә» уены. Урамда балалар парлашып тезелеп уен мәйданына барганда бер-берсенә һава торышын тасвирлап сөйлиләр «Бүген көн матур. Кояшлы. Җил юк. Бүген салкын. Кар ява. һ.б.»
  2. «Тупны кемгә бирәсең?» уены. Балалар түгәрәккә баса. Тәрбияче бер балага туп бирә: «Бүген туп зәңгәр төсне ярата.Мин тупны Айгөлгә бирәм, чөнки аның курткасы зәңгәр. Айгөл, син тупны кемгә бирәсең?», «Мин тупны Салихка бирәм, чөнки аның шарфы зәңгәр». «Салих, син тупны кемгә бирәсең?..» (Уен шулай дәвам итә, төсләр үзгәреп тора.)
  3. «Минем яраткан уенчыгым» уены. «Балалар, әйдәгез, уенчыклар кәрзиненә уенчыкларны тәртипләп тутырыйк әле». Һәркем кәрзингә яраткан уенчыгын сала һәм аңлатып әйтә: «Мин кәрзингә машинаны салам. Мин машина белән уйнарга яратам. Мин кәрзингә туп салам. Туп матур, чиста. Мин кәрзингә көрәк салам. Мин комда уйнарга яратам».