Татар телендә һөнәр атамалары

№ 214

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Кешенең билгеле бер һөнәр вәкиле булуы – аның төп характеристикаларының берсе. Теләсә кайсы өлкәдәге терминнар күләм һәм сыйфат ягыннан даими үзгәреш кичереп тора. Бер терминнар искерә, кулланылыштан чыга, яңа төшенчәләргә атама булган яисә иске төшенчәләрнең эчтәлеген төгәлрәк ачып бирә торган яңа терминнар хасил була. Фән һәм техника, бизнес, хезмәт күрсәтү өлкәләре киңәюгә бәйле рәвештә бүгенге көндә күп кенә яңа һөнәрләр барлыкка килде, һәм шуның нигезендә татар теленә күпләгән яңа һөнәр атамалары керде. Мөгаен, якын киләчәктә кешеләрне һөнәр буенча атаучы тагын күп кенә яңа сүзләр барлыкка килер. Шуны истә тоткан хәлдә, мәктәптә татар телендәге һөнәр атамаларын өйрәнүне актуаль дип саныйбыз.

Аңлатмалы сүзлектә күрсәтелгәнчә, “Һөнәр – 1. Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп || Нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия; шөгыль. 2. Үзенә хас алым һәм методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе || Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, маһирлык” [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1981: 826 – 827]. Иң борынгы заманнардан ук һәр кешенең үзенә генә хас һәвәслеге һәм сәләте булуы ачыклана: кемдер җәнлекне эзләп табу эшен яхшы башкарган (һәм беренче эзтабарга әйләнгән), кемдер ук һәм таш балталарны яхшы әзерләгән һәм хәтта аларны уйлап тапкан (һәм беренче “коралчы”га, “инструментчы”га әверелгән), кемдер түшкәләрне, тирене башкаларга караганда яхшырак эшкәрткән. Кемдер гомумән ауга чыгарга яраксыз булган, аның каравы бала-чаганы яхшы саклаган, аларны үстергән. Кемдер кыя ташларга ау сурәтләрен яхшы уеп ясаган. Бүгенге көндә дә һөнәр һәвәслек һәм сәләт нигезендә сайлана. Дөньядагы һөнәрләрнең саны буенча төгәл генә мәгълүмат юк. Мәсәлән, “Международная классификация профессий” китабында 9333 һөнәр күрсәтелгән. “Единый тарифно-квалификационный справочник” китабы үз эченә 7000гә якын һөнәрне ала, ләкин аларның күпчелеге чынбарлыкта бик сирәк очрый. Шунысы бар: ХХ гасырның соңгы чиреге-ХХI гасыр башына “һөнәрләр дөньясы” кайбер һөнәрләрне югалтып, яңаларын гамәлгә кертү белән аяк баса.

Татар телендәге бүгенге көндә актив кулланыла торган һөнәр атамаларыннан актёр, хакер, официант, риелтор кебекләрне атап үтә алабыз. Шулай ук телебезгә соңгы елларда гына үтеп кергән яңа сүзләр саналган һөнәр атамалары да бар. Шулар рәтендә блогер, ютубер, фрилансер лексемаларын теркәп үтәргә мөмкин. Татар телендәге һөнәр атамалары кулланылу дәрәҗәсе ягыннан гына түгел, ә килеп чыгышлары ягыннан да төрле. Төрле тарихи элемтәләр нәтиҗәсендә телебезгә гарәп-фарсы (мөхәррир), рус (врач) телләреннән дә һөнәр атамалары үтеп кергән. Европа телләреннән, бигрәк тә, инглиз чыгышлы алынмалар актив. Мисалга фрилансер, риэлтор һ.б.ларны китереп үтә алабыз. Моннан тыш, телебездә латин (секретарь, доктор) теленнән үзләштерелгән һөнәр атамалары бар. Аерым очракларда, атаманың кайсы телдән чыгышы мәсьәләсе бәхәсле. Әйтик, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә инженер сүзе француз теленнән, дип күрсәтелсә, рус теленең универсаль сүзлеге аны латин сүзе дип таный.

Нәтиҗәгә килеп шуны әйтә алабыз: татар телендә һөнәр атамалары арасында гарәп-фарсы телләреннән үтеп кергәннәре дә, рус-европа телләреннән үзләштерелгәннәре дә бар. Сан ягыннан инглиз теленнән кергән атамалар күбрәк.

Яңа һөнәрләр барлыкка килгән саен, аларның атамаларын фәнни өйрәнү ихтыяҗы да алгы планга чыга. Телдә кулланылган атамаларны өйрәнү гаять мөһим, алар гомумән телдәге үзгәрешләр турында фикер йөртергә, киләчәктә тел үсешендәге аерым тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирә.

Әдәбият

а) татар телендә:

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге / төз. К.З.Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 793 б.
  2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – Т. 3. – 832 б.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А – В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.
  4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г – Й. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 748 б.
  5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: IV том: Л – Р. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 760 б.
  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: V том: С – Т. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 908 б.

ә) рус телендә:

  1. Современный универсальный словарь русского языка: 6 словарей в одном: более 33000 слов и выражений / Ю.В.Алабугина, О.А.Михайлова, Л.А.Субботина, М.Э.Рут. – М.: Астрель, 2012. – 1021 с.
  2. Этимологический словарь русского языка для школьников / сост. М.Э.Рут. – Екатеринбург: У-Фактория; М.; АСТ МОСКВА, 2009. – 304 с.