Зәңгәр күктә ак болытлар ага

№ 210

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлназ ӘСКӘРОВА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 «Теремок» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бурычлар:

– табигатькә карата аңлы караш, экологик культура тәрбияләү;

– балаларның күзаллау, күзәтүчәнлек, фикер йөртү сәләтен үстерү;

– фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

Сүзлек: каракучкыл, каурыйсыман, өем болыт, катламлы болыт, болытлылык.

Җиһазлар: төрле болыт рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсә турында сүз барачагын белер өчен ребус чисшеп үтәрбез.

Игътибар тактага, рәсемнәргә карыйбыз һәм беренче хәрефне билгелибез. (Балалар җавап бирә.)

Җавап: болыт

Тәрбияче. Балалар, болыт нәрсә ул? (Су парларының (тамчылар, кар һәм боз формасында) тыгыз томан рәвешендәге массасы.)

– Алар ничек барлыкка килә? (Балалар җавабы.)

  • Кояш әледән- әле кыздыра һәм җир өстендәге суны парга әйләндерә. Шунлыктан күзгә күренми торган су парлары һавада һәрвакыт булып тора. Һава суынгач, пардан вак кына су тамчылары хасил була, һәм алар томанга әйләнә. Без аны күрә башлыйбыз. Болытлар да – шул ук томан, ләкин алар җир өстеннән бик югары була. Чынлап та, күк йөзенә карасаң, болытларның бик биектә икәнлегенә ышанасың. Аларны якыннан да күрергә мөмкин. Әйтик, биек тауларга менгән альпинистлар, самолетта очкан кешеләр болытлар белән күзгә- күз очрашалар.

Самолет оча, аның астында ак болытлар диңгезе күзгә чалына. Менә самолет үзе дә болыт эченә килеп керә һәм куе томан эчендә кала. Болытлар һәрвакыт хәрәкәт итеп тора. Аларны җил куып йөртә.

– Алар нинди төстә булалар? (Ак, кара)

– Ә хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм:

Килеп чыкты

Нәни болыт.

Нәни болыт,

Бәби болыт.

Үзе шундый

Гади инде,

Ихлас инде,

Сабый инде.

Көлеп тора

Ап- ак булып.

Чиста болыт,

Ап- ак болыт …

– Балалар, бу шигырь нәрсә турында ?  Автор болытны ничек тәкъдим итә?

«Тамчы» уенын уйнау

Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, болытлар нинди була?

– Күк йөзенең иң биек өлешендә булган җиңел болытны ничек атыйлар? (Каурыйсыман болыт.)

– Түбәндәрәк йөзүче, тышкы күренешләре, формалары белән зур мамык төргәген хәтерләтүче болытлар ничек атала? ( Өем болытлар.)

– Зур- зур катламнардан торган болытларны ничек атыйлар? (Катламлы, катлы- катлы.)

– Балалар, ә сез беләсезме, кешеләр болытларны җиңел дип әйтәләр, әмма бу бөтенләй алай түгел. Чынлыкта урта үлчәмдәге болытлар 10 тоннага кадәр булырга мөмкин.

Болытлар җирдә генә түгел. Алар шулай ук Марста һәм Венерада, Титанда (Сатурн юлдашында) һәм Тритонда (Нептун юлдашында) теркәлгән.

Әмма биредә болытларның инде бөтенләй башка табигате бар, ул бу планеталарда гы шартлар белән аңлатыла. Мәсәлән, Венерада аларның нигезе сульфат кислотасына әверелә.

“Болыт- болыт ” уены

Тәрбияче. Күк тә йөзгән болытларны нәрсәгә охшатасыз? (Кайберләре өч башлы аҗдаһага, каргага, куянга, Зөһрә йолдызга һ.б.)

– Ә хәзер балалар, әйтегез әле сезгә бүген ге шөгыль ошадымы?

– Сез болытлар турында ниләр белдегез?

– Болыт нинди төркемнәргә бүленә?

– Сез бүгенге алган белемнәрегезне кайда куллана аласыз?

Тәрбияче. Балалар! Афәрин, сез булдырдыгыз!

Ахырдан “Зәңгәр күктә”җыры белән тәамлыйбыыз:

Язның шундый матур чагы,

Хуш ис бөрки урманнар.

Ал таннарда кошлар моңын тынлап,

Ниләр уйлый икән кешеләр?

Зәңгәр күктә өем-өем булып,

Ак болытлар агып үтәләр.

Ә кешеләр, чиксез күккә карап,

Бары яхшы хәбәр көтәләр.

Шомландырып кинәт күңелләрне,

Шаулап куйды каен-имәннәр.

Әллә җилдән, әллә болыт күреп,

Башкайларын түбән игәннәр.

Зәңгәр күктә өем-өем булып,

Ак болытлар агып үтәләр.

Ә кешеләр, чиксез күккә карап,

Бары яхшы хәбәр көтәләр.