Сәламәтлегебезне ныгыттык

 № 203

(Икенче нәниләр төркемендә оештырылган белем бирү өлкәсе)

Лилия ИДИЯТУЛЛИНА,

Бөгелмәдәге 2 нче «Батыр» балалар бакчасының югары квалификация  категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның сүз байлыгын арттыру; кул бармакларының эшчәнлеген ныгыту; балаларны сәламәт яшәү рәвешенә, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану юлы белән җәлеп итү; балаларда хәрәкәтләнү күнекмәләрен һәм физик сыйфатларны камилләштерү; көзнең үзенчәлекләре турында балаларда күзаллаулар формалаштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү; кылган гамәлләргә эмоциональ караш уяту; намуслылык, мәрхәмәтлелек, әхләклелек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү;

үстерелешле: балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; кара-каршы сөйләшү күнекмәләре бирү; диалогик сөйләмнәрен үстерү;

белем бирүдә: урман җәнлегенең, табигать күренешләренең атамаларын дөрес әйтергә өйрәтү; арт-терапия, проблемалы мәсьәләләр, сәламәтлек саклау технологияләре, бармак уеннары, кул учында массаж ясау; сулыш алу уены, психогимнастика.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш, музыка.

Җиһазлау: уенчык тиенен, ясалма чыршылар, кәрзин, нарат күркәләре, урман чикләвеге, тиенкәй рәсеме төшерелгән чиләкләр, пиктограмм эмоцияләр, кояш моделе, кыстыргычлар, металлофон, стандарт булмаган физкультура җиһазлары: (гөмбәләр, такталар, пластик шешәләр, яктырта торган өстәл, сары төстә манный ярмасы, түмгәкләр).

Сүзлек өстендә эш: тиенкәй, болытлы, яңгырлы, металлофон, ягымлы, нурлы кояш.

Методик алымнар һәм чаралар: мактау, бәяләү, сораулар бирү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Барыгыз да җыелдымы?

Барыгыз да исәнме?

Йөгерергә һәм уйнарга

Сез, балалар, әзерме?

Әйдәгез, без иренмик

Һәм кояшка үрелик.

Кулларны өскә күтәреп,

Саф һава сулап алыйк.

– Балалар, тышта нинди ел фасылы? (Көз.)

– Ә урамда нинди һава торышы? (Салкын, болытлы, җил исә, яңгыр ява.)

– Саф һавада йөрисегез киләме? (Балалар җавабы.)

– Балалар, безгә күңелле һәм җылы булсын өчен, әйдәгез кояшны чакырыйк.

Балалар.

Кояш, чык, чык, чык!

Болыт, кач, кач, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Тәрбияче. Беркем дә эндәшми. Әйдәгез, кояшны тагын бер кат чакырыйк.

Балалар.

Кояш чык,чык,чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы  ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык – саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Тәрбияче. Балалар, кояш безне ишетми. Әйдәгез, кояшка үзебез барабыз. (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Ул урман, таулар артында яши. Юлда барганда  сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә торган төрле күнегүләр башкарырбыз. Килешәсезме? (Балалар җавабы.)

Күнегүләр ясау

Тәрбияче. Сукмак буйлап барабыз. Карагыз, балалар, күпме гөмбәләр! Әйдәгез, аларны атлап чыгыйк. (Гөмбәләр аша атлап чыгу.)

– Елганы күпер аша чыгабыз. Кулларны як-якка сузабыз, арканы төз тотабыз. (Такта буйлап йөрү.)

– Хәзер сазлыктан түмгәкләргә басып чыгабыз. (Түмгәктән түмгәккә сикерү.)

– Менә урманга килеп тә җиттек. Көзге урманда яфраклар бәйрәме. Алар очалар, коелалар. Әйдәгез, җилгә яфраклар белән уйнарга ярдәм итик. (Балалар яфракларга өрү күнекмәләре ясыйлар.)

«Көзге яфраклар» дигән сулыш алу күнегүе

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, чыршы астында нәрсәдер утыра. Беләсегез киләме? (Балалар җавабы.) Әйдәгез, бергәләп карыйк.

– Бу нинди җәнлек? (Тиен.) Тиен белән исәнләшик. Тиен нигә син  шундый моңсу?

Тиен. Мин абыйларым белән әнине көтәбез. Бик туңдык һәм ачыктык.  Балалар, тиеннәргә ничек ярдәм итәргә соң? (Аларны ашатырга, алар белән уйнарга, аякларын җылытырга.)

–Нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Күрәсезме, балалар, чыршы астында күркәләр ята. Әйдәгез, алыгыз, тиеннең аякларын җылытабыз.

Күркәләр белән массаж ясау

(Һәрбер бала, берәр күркә алып, аны уч төбенә куя, алга артка таба тәгәрәтү күнекмәләре, аннары әйләнмә хәрәкәте ясыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, тиеннең аяклары җылынды, сезнең куллар җылындымы? Кулларыгызны битегезгә куеп карагыз әле, җылымы кулларыгыз?

– Балалар инде тиеннәрне ашатыйк. Алар нәрсә белән тукланалар? (Гөмбә, чикләвек белән)

Кул бармакларының эшчәнлеге, «Тиенне ашат» вак моторикасы

(Өстәлдә тиен рәсеме төшерелгән чиләкләр, урман чикләвеге. Балалар берәр чикләвек алып тиеннең авызына салалар.)

Тиен. Рәхмәт, балалар. Сез кая барасыз? (Кояшны эзлибез.)

– Сезгә нигә кирәк ул? (Безгә җылы, якты булсын өчен.) Балалар, әйдәгез тиенгә кояш ясыйбыз.

Кояш нинди төстә? (Сары.)

– Формасы нинди? (Түгәрәк)

– Кояшның нурлары нинди? (Озын, туры.)

Яктылык өстәлендә рәсем ясау. «Кояш нурлары»

(Балалар, манный ярмасын учлары белән җыеп, түгәрәк формасына китерәләр, аннары манный ярмасы тутырылган пластик шешәләрдән кояш нурлары ясыйлар.)

Тәрбияче. Менә, тиен, балалар нинди нурлы кояш ясадылар. Афәрин, балалар! Рәхмәт сезгә.

Балалар, без сезнең белән урманда йөргәндә күктә кояш балкыды. Ул болытлар артында яшеренгән икән. (Тәрбияче балаларга нурсыз кояш рәсемен күрсәтә.)

Балалар, әмма кояш белән нидер булган? Хатасын сез күрдегезме? (Аның нурлары юк.)

– Бу хәлне ничек төзәтергә соң? (Нурлар ясарга кирәк.)

– Нәрсәдән  ясыйбыз? (Кыстыргычлардан.)

– Кыстыргычларның нинди төсләрен кулланачакбыз? (Сары төстәгеләрен.)

Кыстыргычлар белән «Кояш нурлары» уены

Тәрбияче. Менә нинди матур кояш килеп чыкты. Әйдәгез, кояш белән күзләргә күнегүләр ясап алыйк, тиенне дә өйрәтербез.

Күзләр белән «Кояшкай» күнегүе

Күктә кош ялт итте,

Җиргә нурларын сипте

Карады өскә таба,

Аннары аска таба,

Уңга, сулга борылды,

Аннан күзләрен йомды.

Кояшның уянасы килми,

Тик уянырга кирәк!

Кояш елмаеп көлде,

Битләремә кагылды. (Балалар үз битләрен сыйпыйлар.)

Җылы нурлары белән

Башларымнан сыйпады. (Балалар үз башларын сыйпыйлар.)

Тәрбияче. Балалар. кояш белән уйнарга телисезме? (Балалар җавабы.)

«Кояш һәм яңгыр» дигән хәрәкәтле уен

Тәрәзәдән кояш карый,

Бүлмәбезне җылыта.

Чәбәк, чәбәк итәбез,

Шатланабыз, көләбез. (Бер бала метоллофон пластинкасына суга. Балалар, яңгыр тавышын ишетеп, кулчатыр астына качалар.)

Тәрбияче. Балалар, безгә кайтырга кирәк. Әйдәгез, тиен белән саубуллашабыз.

– Сезгә саф һавада йөрү ошадымы?

– Без нәрсәне эзләдек?

– Кемнәргә булыштык. (Кояшка, тиеннәргә.)

– Ничек булыштык? (Ашаттык, аякларын җылыттык.)

– Күктә кояш булмаганда, сезнең кәефләр ничек иде? (Моңсу, боек.) (Балалар мосу кәефле пиктаграммаларны күрсәтәләр.)

– Ә күктә кояш балкып торганда, кәефләрегез ничек үзгәрде? (Безгә күңелле булды.) (Балалар күңелле кәефле пиктаграммаларны күрсәтәләр.)

– Саф һавада йөргән вакытта без күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдык һәм хәтта сәламәтлегебезне ныгыттык.