Карга боткасы

№ 187

(Балалар бакчаларында урта төркем һәм зурлар өчен бәйрәм сценарие)

Гөлназ БӘДЕРТДИНОВА,

Казандагы 115 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

1 нче бала.

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә! Яз килә!

2 нче бала.

Яз тәрәзәдән көлә,

Яз ишекләрдән керә.

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә.

3 нче бала.

Яз. Күкри-тетри һава.

Яз кошлар белән кайта,

Язны һәркем ярата.

(Кызлар башкаруында татар халык биюе.)

4 нче бала. Дуслар, карагыз, карагыз: яз килә!

5 нче бала. Туганым, туганым! Син каян беләсең яз килгәнен?

4 нче бала.

Әнә кояш көлә, тамчы тама,

Карга абзый җылы яктан кайтып килә.

Әти карга.

Карр-карр,

Карр-карр,

Туган якка кайтабыз!

Торыр җирләр бар,бар!

Сагынышып торганнар,

Якын дуслар барр, барр!

Исәнмесез, туган-тумачалар!

Менә без дә кайтып җиттек.

Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез, балалар!

Яз килгәнен белдегезме?

Безгә ботка пешереп тордыгызмы? Юк!?

Балалар. Нинди ботка? Нинди ботка? (Диешәләр.) Юк.

Әни карга (очып кайта).

Карга әйтә: «Карр, каррр!

Мичтә бәлеш бар, бар!». (Карганын артта калган иптәше сөйрәлеп кенә кайтып килә.)

Ата карга.

Нинди бәлеш булсын монда?!

Ботка да юк әле.

Әни карга. Ничек ботка юк инде. Карга боткасы пешермәгәч, ничек яз килсен инде?

Балалар.Нәрсә соң ул карга боткасы?

Укытучы. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз килгәнен белмәгән. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаган. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар, ә ахырда ботка пешереп ашый торган булганнар. Шуңа аны «Карга боткасы» дип атап йөрткәннәр дә.

Әйдәгез, без дә, балалар белән бергәләп, кошларны чакырып, ботка пешереп, алар белән күңел ачыйк.

Карга әйтә:

Карр, карр,

Туем җитте,бар, бар!”

Балалар.

Ярма, күкәй салып бар,

Сөт-маеңны тагын ал,

Ипи-чәең салып бар,

Карр, карр, карр.

Тәрбияче. Балалар, чыннан да, ботка пешерергә безнең ярма да, сөт, май да юк икән бит. Кая абый-апаларны чакырыйк әле, булышсыннар безгә. (Балалар, чиратлап, һәр өй саен кереп, әти-әниләр янына килеп, сөт, май, ярма җыялар. 1 нче йорт хуҗаларына килеп, ишек кагалар.)

Балалар.

Өйдәме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

1 нче йорт хуҗасы. Исәнмесез, балалар! Менә сезгә өч күкәй. Изге хәбәрегез өчен авызыгызга май ягыйм. (Май каптыра.)

Балалар (2 нче йорт хуҗаларына килеп ишек кагалар)

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар!

2 нче йорт хуҗасы. Исәнмесез, балалар! Менә сезгә май,менә сезгә он, ярма. Изге хәбәрегез өчен авызыгызга май ягыйм. (Май каптыра.)

Балалар (3 нче йорт хуҗаларына килеп, ишек кагалар).

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, түтәй, тизрәк!

Синең кебек уңган түтәй

Бу дөньяда бик сирәк.

3 нче йорт хуҗасы. Исәнмесез, балалар! Менә сезгә шикәр, менә сезгә тоз. Изге хәбәрегез өчен авызыгызга май ягыйм. (Май каптыра.)

Балалар (4 нче йорт хуҗаларына барып, ишек кагалар).

Әби, бабай, өйдәмесез?

Әти-әни. Өйдә, өйдә!

Балалар.

Бер йомырка бирәмесез?

Әти-әни.

Бирәм, бирәм.

Балалар.

Әгәр йомырка бирсәгез:

Тавыгыгыз салып утырсын,

Чиләк-чиләк тутырсын,

Йомыркагыз күп булсын,

Гомерегез озын булсын!

Әни. Менә сезгә бер касә май, менә сезгә ярма, менә сезгә он! Изге хәбәрегез өчен авызыгызга мал ягыйм, май каптырыйм. Без сезне бәйрәмгә чакырабыз. Бергә рәхәтләнеп күңел ачарбыз. Сез безгә ботка пешерергә булышыгыз.

(Уртага җыелып киләләр.) Балалар ярма да бар, май да бар, бал, күкәй, он да бар. Без ботканы пешерергә куябыз, ә сез күңел ача торыгыз.

Җырлы биюле уен

Ялгыз.

Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Күңелегезгә кем ошаса, шуны сайлап алырсыз.

Кызлар. Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр. Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар.

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз икән?

Егетләр.

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Әй, дусларым, дусларым! Дусларым-бәгырьләрем!

Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар. Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр. Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар. Алай да бергә бергә, болай да бергә-бергә.

Егетләр. Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.

Барысы.

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Балалар. Әби, әни, ботка пештеме?

Әби. Юк әле, балалар, уйнап-биеп торыгыз.

Миңлебай уены

Син – уртада, без – кырыйда,

Әйләнәбез, Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың?

Без кыланырбыз шулай.

Миңлебай.

Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай!

Балалар. Ботка пештеме?

Әби. Юк әле, балалар, юк әле, уйнагыз.

«Яулык бәйләшле» уены

(Балалар бер рәткә баса. Беренче уенчыга яулык бирелә, ул ике очыннан тота. Икенче уенчы калган ике очыннан ала. Өченче уенчы аннан яулыкны ике башыннан тотып ала. Уен шулай дәвам итә. Музыка туктаганда яулык кайсы уенчыда кала, аңа җәза бирелә.)

«Сыерчык оялары» уены

(Идәнгә түгәрәк кыршаулар куела. Болар сыерчык оялары була. Балалар икешәрләп ояларда сыерчык булып утыра. Бер бала артык. Алып баручы: «Безгә җылы яктан сыерчыклар кайтты», – сыерчыклар тиз генә үзләренә оя сайлый. Кем ояга урнаша алмый, оясыз калган була.)

«Казлар-казлар» уены

Казлар. Кыйгак-кыйгак!

Балалар. Ашыйсыгыз киләме?

Казлар. Ник килмәсен, бик килә.

Балалар. Алай булгач, кайтыгыз.

Казлар. Без бит кайта алмыйбыз.

Балалар.

Ак канатларыгыз талдымы,

Ал тәпиләрегез ардымы?

Казлар. Тау өстендә бүре бар, ул безне тотып ашар.

Балалар.

Бар сезнең канатыгыз,

Каңгылдашып кайтыгыз!

(Казлар булып өйләренә очып кайталар. Кайсыберләрен бүре тотып кала.)

Балалар. Ботка пештеме?

Әби. Әйе пеште. Пеште. Балалар, алтын кашыкларыгызны алып килегез.

 (Кашыклар белән бию башкарыла. Эскәмияләргә тезелешеп утыралар. Әби, чиратлап, балаларга ботка өләшә. Үзе сөйләнә.)

Әби. Зәр-зәр зәрәгә,

Майлы ботка Казанда.

Сырлы кашык базарда,

Иртән торып сөрәнгә,

Берсекөнгә сабанга.

Ярар, балалар, сез ашый торыгыз, ә мин сезнең әти-әниләрегез белән уйнап алам. Алар татар халык сынамышларын беләләрме икән?

Мартның берендә аяз булса – … (аяз булыр бөтен яз).

Мартта яуган кар … (бакча җимешенә бик ярар).

Беренче күк күкрәү … (көннәр җылыта башлау булыр).

Кара каргалар килгәч, … (бер айдан кар китә).

Афәрин, әти-әниләр, булдырдыгыз. Кара каргалар килгәч, бер айдан кар китә, яз килә, ди. Балалар, сез моңа ышанасызмы? Телисезме яз килүен?

Балалар. Әйе.

Әби. Әйдәгез, без алайса язны чакырыйк. (Хор белән эндәшәләр.)

Кояш чык, чык, чык!

Синең җылың бик тансык.

Чыксаң, без сөенербез,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда ,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

(Яз (бер кыз бала) һәм кошлар (маска кигән балалар) биеп чыга. Музыка астында «Кошлар килде» җырына бииләр.)

Әби. Ой, балалар, менә карагыз, ягымлы, җылы яз да килеп җитте. Аның белән бергә туган ягыбызга кошлар да кайтты. (Балалар кошлар турында шигырьләр сөйли.)

Укытучы. Балалар, каян белдегез яз килгәнен? Яле, әйтеп карагыз әле.

Балалар.

– Яз килгәч, кар эри, юкка чыга.

– Гөрләвекләр ага,гөрли.

– Елгалар су ташый, боз китә.

– Кояш җылыта,  нурларын сибә.

– Агачлар, куаклар яшәрә, бөреләнә, яфрак яра.

– Үләннәр шытып чыга, баш калкыта.

– Кошлар җылы яктан кайта, оя ясый, бала чыгара.

Укытучы. Әйдәгез, кошлар белән бергәләшеп, күңел ачыйк, уйнап алыйк. («Сыерчык оясы» уенын уйныйлар.)