Милли тел – милләт җаны

№ 186

(Мастер-класс)

Резедә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: мастер-класста катнашучыларда туган тел дәресендә укытучы дәреснең кайсы этабында, нинди ысуллар ярдәмендә укучыларның эшчәнлеге идарә итә алуы турында күзаллау булдыру.

Бурычлар:

катнашучыларны мастер-классның планы белән таныштыру;

– мастер-классның эчтәлеген ачу;

– укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация, карточкалар, рәсемнәр.

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.

Мастер-классның барышы

  1. Оештыру

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Бүгенге минем мастер-класс кызыклы, файдалы булыр дип өметләнеп калам. Барыбызга да уңышлар телим. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хикәя сөйлим.

Эзоп философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган да Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп, ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык әзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан:

– Ни өчен син һаман тел генә китерәсең? – дигән.

– Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың, – дигән аңа каршы Эзоп.

Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар!? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю -мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

– Хөрмәтле коллегалар, сез Эзоп белән килешәсезме?

– Эзопның хаклылыгына мастер-класс барышында тагын бер тапкыр инанырбыз. Без – укытучылар – милләтебезнең киләчәген, аларның йөзек кашларын тәрбияләүчеләр. Беренче чиратта, без үзебезнең йөзебезгә тап төшермичә, яшь буынга телебезнең бөеклеген аңлатып, җиңел аяктан эшебезне башлап җибәрәбез. Җәмгыятебез каршында биткә кызыллык китермичә, бер адым да артка чигенмичә, бер сафка басып, алдыбызда торган зур өметләргә юл ярабыз.

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Һәр өстәлдә  берәр табличка бар. Аларга игътибар белән карагыз, анда тыныш билгеләре ясалган. Кайсы тыныш билгесе сезгә якын булса, шул билге куелган өстәл артына утырыгыз.

Хәзер бу тамгаларның хуҗалары турында психологлар нәрсә әйтә икән, тыңлап үтик әле.

? Әйләнә-тирәдә барган барлык күренешләргә кызыксыну белдерәләр.
. Үзләре өчен ачык максат куялар һәм аларга ирешәләр.
! Үз-үзләренә ышанган кешеләр. Тиз генә карар кабул итәргә сәләтле.
, Җаваплы, таләпчән, яңаны бик тиз үзләштерәләр.
Тырыш, хезмәт сөючән, башланган эшне һәрвакыт азагына җиткерәләр.
“ “ Актив, креатив. Инициатива күрсәтәләр, инновацион технологияләр кулланып эш итәргә тырышалар.

 

Мондый катнашучы коллегалар белән без авырлыкларны җиңәрбез дип ышанам.

Димәк, игътибар белән тыңлыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез, үз фикерегезне дәлиллисез.

Бүгенге мастер-класс бәйгесендә катнашучыларны котлыйм һәм, һәрберебезгә уңышлар теләп, үземнең эш тәҗрибәмне сезгә тәкъдим итәм.

Һәркөн чираттагы дәрес эшкәртмәсен төзегәндә, без үз-үзебезгә шундый сораулар куябыз:

– Дәреснең максатларын ничек билгеләргә һәм ничек ул максатларга ирешергә?

– Балалар эшчәнлеген һәм үз эшчәнлегемне ничек оештырырга?

– Ничек итеп укучыларның уку, танып-белү мотивациясен активлаштырырга?

– Һәрберебез белә: дәрестә укучыларның танып-белү эшчәнлеге оешсын өчен, дәресне «кабызып җибәрергә» кирәк. Дәрестә башкарыласы һәр эшнең укучыны кузгатып җибәрә алырлык мотивы һәм максаты булырга тиеш. Дәрестә һәр балага үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган, мөстәкыйльлек һәм үз инициативасын күрсәтә алырлык, ирекле аралашып, үз сәләтләрен ача алырлык  мохит тудырырга кирәк.

«Мин моны белмим», «Бу миңа аңлашылмый», «Минем барып чыкмый» дигән укучыда нәкъ менә «Мин бит боларны белергә телим» дигән уйны һәм эчке импульсларны уятып җибәрә торган булсын. Ә хәзер тактага игътибар белән карыйбыз.

Карагыз әле, безгә  таба поезд хәрәкәт итә. Ул әллә ничә вагонны үзенә таккан. Бер-бер артлы иярткән. Чылбырны хәтерләтә. 1 нче сыйныфта Әлифбадан соң, әдәби уку дәресенә күчкәч, нинди теманы хәтерләтә? Чылбырлы әкиятләрне үтәбез. Ә бит вакыйгалар берничә кат кабатлана торган әкиятләр «Чылбырлы әкиятләр» дип атала. Ә хәзер балалар өчен татарча мультфильм карап үтәрбез.Ул рус халык әкияте, «Йомры икмәк» чылбыр әкияте.

Әдәби уку дәреслегендә рольләргә бүленеп уку тәртибе зәңгәр һәм сары төс белән бирелгән, балалар рольләргә бүленеп укырга яраталар. Без дә хәзер сезнең белән бу мультфильмны сәнгатьле итеп рольләргә бүленеп укыячакбыз, тавышлыландырабыз. Алдыгызда куелган тыныш билгеләрен онытмыйбыз, интонация мөһим роль уйный.

Менә безнең туган татар телебез нинди матур яңгырый. Бу әкият рус теленнән тәрҗемә ителеп нинди матур яңгыраш алган. Рәхмәт.

Тел – кешелек дөньясының тылсымлы көче. Чынлап та, Җир шарында бары тик кешегә генә тел бирелгән. Иле барның – теле бар, дип юкка гына әйтелми.

Туган телебезнең сүзлек запасы бай. Балаларыбыз туган телдә камил сөйләшсеннәр өчен сүзлек эшен даими рәвештә алып барырга кирәк. Ләкин балалар күп сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Моның белән әлифбада ук очраша башлыйбыз. Предметның үзен күрсәтеп яки уен формасында аңлатабыз, сүзлекләр белән дә эшлибез.

Ә хәзер залны тикшерәбез. Тел турында сүз киткәч, сүзлек запасын тикшереп китик. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзнең нәрсә ничек аңлаганыгызны миңа җиткерәсез.

Тәрәч – треска

Җилем – желатин

Күшек – кресло

Дәфнә – лавр

Кашкарый – астра

Боҗыр – рябчик

Бүрәнкә – воронка

Нотык – речь

Анаргранат

Нәкышузор

Кайберләрен ишеткәнебез дә юк, яңа сүзне ишеткәч безгә ул яңалык.Балаларөчен дә шундый ук кичереш. Безгә татар телен камил белү булды өчен сүзлек запасы өстендә ныграк эшләргә киңәш итәм.Ә балаларга килгәндә берсе белән таныштырып китәм. Балалар өчен нәшер ителә торган газета-журналлар кулланабыз. Алар матур итеп бизәлгән. Электрон кушымта программасы эшләмәү сәбәпле, штрих код аша кереп, төрле кирәкле видеоларга юлыгасың. Әлифбада хәрефләр үткәндә хәрефләр белән дә, яңа сүзләр белән дә танышабыз. Ә хәзер «Салават күпере» журналының «Күңелле әлифба» дигән битенә рәхим итик. Әә хәрефе. Видеоны карагач, геройлар ярдәмендә күбесе өчен таныш булмаган сүзләр белән танышабыз. Мәсәлән, әкәм-төкәм.

– Әйе, без бүген телебезнең бизәге булган фразеологизмнар турында да онытмыйк. Фразеологизмнар турында барыбыз да белә дип уйлыйм.

– Сез ничек уйлыйсыз, фразеологизмнарның телдә нинди әһәмияте бар соң?

– Фразеологизмнар  безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә һәм матур әдәбиятта еш кулланылалар.

– Ә бүгенге көндә фразеологизмнарны өйрәнү ихтияҗы бармы?

– Әйе, бүген бу мәсьәлә рус телчеләрен генә түгел, безне, татар телчеләрен дә борчый. Укучыларның тел байлыгы болай да тиешле дәрәҗәдә түгел, ә фразеологизмнарны табу һәм куллану  алар өчен бигрәк тә авыр эш дип саныйм.

Зал белән эшләү. «Кем остарак?» бәйгесе

Фразеологизмнарның мәгънәләрен сүзсез хәрәкәтләр, мимика белән генә аңлатырга.

Бармак аша карау

Кул селтәү

Алма төшәр урын юк

Теш кайрау

Авызга су кабу

Коладын торгызу

Кулга-кул тотыну

Баш вату

Борын күтәрү

Бу урында күренекле татар язучысы Г.Бәшировның сүзләрен искә төшерәсе килә: «Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый».

– Алдагы алым – синквейн. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым.

Синквейн французчадан тәрҗемә иткәндә 5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.  

2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә.

УКЫТУЧЫ

ЯГЫМЛЫ, БЕЛЕМЛЕ

ӨЙРӘТӘ, ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫША

ЯХШЫ ДУС, ИПТӘШ

ОСТАЗ

Дөрестән дә, хөрмәтле коллегалар, барысы да безнең кулда. Безнең укучыларның эшчәнлеген оештыруыбыздан укучыларның нинди белем алачаклары тора.

Мин – укытучы. Очар кошлар сыман

Ашыгамын һәр көн мәктәпкә.

Аңлатамын тормыш, яшәү фәнен,

Өйрәтәмен фәкать әдәпкә.

Укытучы– беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

Балаларга белем өстәүче.