Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тормышында уен

№ 179 

Гөлнара ӘҮХӘДИЕВА,

Казандагы 175 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уен эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес булып формалашуында мөһим урын алып тора. Бала уен вакытында төрле вакыйгаларны  чагылдыра. Бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Бала мөстәкыйль һәм иптәшләре белән уйный белсен өчен, аңа кечкенәдән үк ярдәм итеп, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Әгәр ул кечкенәдән үк уйный өйрәнмәсә, аның уены бер максатсыз булып, машина тәгәрәтү, курчак селкетеп уйнауга кайтып калачак.

Уен ул – катнаш сәнгать һәм мәдәният төре, аның байтагында көй, бию, махсус җайланмалар катнаша. Уенны аңламау, аны танымау – баланы бәяләп бетермәү дигән сүз.

Мәктәпкәчә яшь бала тормышында иң мөһим этап булып тора. Уен, хезмәт, уку эшчәлегендә баланың активлыгы үсә, балада мөстәкыйль уйнау эшчәнлеге барлыкка килә. Уенның теориясе белән практикасы үз эченә күпкырлы  проблема һәм сораулар комплексын ала. Балалар уенын классификацияләү һәм алар белән методик җитәкчелек итү төп нигезе булып тора.

Балалар уенын ике төп өлешкә бүләбез:

– балаларның иҗади сюжетлы-рольле уеннары;

– кагыйдәле уеннар.

1. Иҗади сюжетлы-рольле уеннар үз эченә түбәндәгеләрне ала:

– тормыш-көнкүреш темасына уеннар;

– производство темасына багышланган уеннар;

– төзү һәм табигать материаллары белән уеннар;

– театральләштерелгән уеннар;

– мавыктыргыч күңел ачу уеннары.

2. Кагыйдәле уеннарга дидактик һәм хәрәкәтле уеннар керә.

Дидактик уеннар:

– предмет һәм уенчыклар белән;

– сүзле дидактик уеннар;

– печатьле өстәл уеннар;

– музыкаль дидактик уеннар.

Хәрәкәтле уеннар:

– сюжетлы;

– сюжетсыз;

– спорт уены элементлары белән.

Балаларның уеннары тәрбиячедән тора: ул аны ничек оештыра, күңел күтәренкелеге ничек, уен ахыры ничек тәмамлана, балаларның кәефе, аларның мөнәсәбәте. Уеннар барышында тәрбиячеләр бик төгәл уенның кагыйдәсен, аның барышын күзәтеп анализларга тиешләр.

Уен эшчәнлеге белем һәм тәрбия бирүдә балалар бакчасында төп форма булып тора. Алар уен аша тормышка әзерләнә. Уен эшчәнлеген яктыртып, яшь аермалыкларын искә алып, без эш тәҗрибәсен гомумиләштердек. Һәр уенның максаты, аның атрибутлары, уенның барышы алдан ук уйлап эш ителде. Уеннар өчен маскалар, киемнәр, матур уенчыклар әзерләдек. Дәресләрдә уен формаларын киң кулландык, ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясалды. Бала бакчада үзен иркен тотсын, ирекле шөгыльләнсен өчен һәм һәрьяклап үсеше өчен без группада үсеш бирүче зоналар булдырдык. Зоналар буенча план нигезендә үсеш бирүче үзәкләр җиһазладык. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булып, проект нигезендә эш оештырдык. Балаларның активлыгы, иҗадилыгы артты.

Чыннан да, уен бала үсешендә бик зур роль уйный. “Баланың бөтен тормышы – уен”, – дип язып калдырган күренекле педагог А.С.Макаренко. Уен – бала өчен үз-үзен реализацияләү, тормышка ашыру чарасы да ул. Уенда ул реаль тормышта кем булырга хыяллана: табиб, очучы, шофер булып уйный ала. Уен олылар өчен эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен исә чын шөгыль, тормышка, хезмәткә әзерләнү ул. Әти-әниләр балаларының мөстәкыйль уйнавын хуплыйлар, аларга уенчыклар сатып алалар. Ләкин күп әти-әниләр уенның тәрбияви роленә игътибар итмиләр, бала үсеше өчен уенның әһәмияте турында уйланмыйлар. Алар уенга баланың күңел ачу чарасы итеп кенә карыйлар. Ә бала белән һәрвакыт шөгыльләнүче, аның белән уйнаучы әти-әни уенның бала үсеше өчен әһәмиятен бик яхшы аңлыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен уен әйдәп баручы эшчәнлек булып тора, чөнки уен аша бала психик яктан үсеш ала, шәхес буларак формалаша.

Беренчедән, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү – ул уен барышында уйлау һәм үзләштерү сәләтен, танып-белү активлыкларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү, белемен арттыру. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да «уятырга” мөмкин.

Икенчедән, балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Шулай ук хәрәкәтле уеннар вакытында физик сыйфатлар: җитезлек, өлгерлек, кыюлык, түземлелек, ныклык үсеш ала. Алар йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту, шуышу кебек төп хәрәкәтләргә дә өйрәнәләр.

Өченчедән, балаларның психик һәм эмоциональ үсешләре өчен дә уеннарның әһәмияте зур. Уен вакытында хәтерләрен, игътибарлылыкларын, күз алдына китерү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнә. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Уенда бала беренче ачышларын ясый, шатлык, гаҗәпләнү минутлары кичерә. Аның фантазиясе үсә, хыяллары байый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә.

Дүртенчедән, әхлакый яктан тәрбияләү: кызгану, ярдәм кулы сузу, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләнә.

Уен вакытында бала бик күп нәрсәләргә өйрәнә. Сюжетлы-рольле уеннар вакытында балалар олыларның социаль дөньясын, андагы үзарә мөнәсәбәтләрне өйрәнәләр. Зурлар тормышы балаларны тышкы яктан гына кызыксындырмый. Аларны олы кешеләрнең эчке дөньясы, алар арасындагы үзарә мөгамәләләр, әти-әниләрнең бер-берсенә, дусларына, якын кешеләренә, балаларына мөнәсәбәте, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте дә кызыксындыра. Балалар әти-әниләренә охшарга тырышалар, аларның эш-хәрәкәтләрен, гамәлләрен, хезмәт эшчәнлекләрен өйрәнәләр һәм үзләренең уеннарында чагылдыралар.

Тәрбия, өйрәтү аша тормыш тәҗрибәсе туплаган саен балаларның уеннары да эчтәлеге ягыннан тулырак, сюжеты, тематикасы буенча төрле, башкарган рольләре саны буенча күбрәк була бара. Нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уенда бала гаилә, аның көнкүрешен генә чагылдырып калмыйлар, ә бәлки аңа укылган әкият, хикәя геройларының образларын да уенда күрсәтәләр.

Уеннар вакытында балалар җәмгыятьтә, коллективта үз-үзләрен тотарга һәм билгеле бер тәртип кагыйдәләренә буйсынырга өйрәнә.

Дидактик уеннар вакытында балалар предметларны төсе, формасы, зурлыгы буенча аерырга, предметларның һәм табигый материалларның үзлекләрен, сыйфатларын әйтә белергә, предметларны чагыштырырга, гомумиләштерергә, төркемләргә өйрәнә. Уеннар ярдәмендә алар өлкәннәр хезмәте, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныша.

Уен баланың төп эшчәнлегенә әверелсен өчен уен белән җитәкчелек итү бик кирәк. Ләкин кайбер очракта, олылар җитәкчелегеннән башка, зурлар төркеме балалары да мөстәкыйль уйный белми. Кайбер балалар булган белемнәрен уенда куллана, ә кайберләре хыяллана, күз алдына китерә белмиләр, ә кайбер балалар  мөстәкыйль уйный белсәләр дә, иптәшләрен оештырып уенга тарта белмиләр. 2, 3, 4 яшьлек балалар бергә уйнау түгел, хәтта мөстәкыйль дә уйный белмәскә мөмкиннәр. Аларны уенга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, бала машинаны алга-артка йөртә яки бүлмә буйлап чаба. Ул машина белән бүтәнчә уйный, сюжет кора белми. Озакламый ул бу уенчыктан туя һәм икенче уенчык сорый башлый. Яки бала курчакны бер максатсыз күтәреп йөри. Уенда мөстәкыйльлек олы кешеләр, иптәшләре, зуррак балалар белән аралашканнан соң гына барлыкка килә. Ул үзе мөстәкыйль уйный башлар дип көтү – ул бала үсешен тоткарлап тору белән бер. Әгәр дә бала кечкенә вакытта аны уенга өйрәтмәсәк, юнәлеш бирмәсәк, ул мөстәкыйль сюжет сайлап уйнарга өйрәнмәскә дә мөмкин. Әгәр әти-әни бала белән уенда аралашса гына, уен бала өчен тәрбия һәм өйрәнү чарасы булып тора. Бала белән уйнаганда, аның инициативасын сүндермәгез, аны үзең  белән тигез күреп уйнагыз.Үзегезнең сөйләмегезгә дә игътибар итегез, бала белән тыныч, ягымлы, йомшак тонда аралашыгыз. Бу баланың үз-үзенә ышанычын арттырыр. Шуңа күрә көнгә 2 – 3 тапкыр баланың уенына катнашыгыз, бу баланы уенда яңа хәрәкәтләргә, эш-гамәлләргә өйрәтер. Бала уенны ничек җәелдереп китәргә икәнен белмәсә, сез уенга катнашып китә аласыз. Мәсәлән, “Кибет” уенында: “Нигә кибеттә теге яки бу товар юк?” –дип сорап була, яисә товарларны ничек матур итеп урнаштырырга яки кибеттә нинди бүлекләр ачарга мөмкинлеге турында киңәшләр бирә аласыз. Гаилә уены вакытында сюжетны катлауландырып җибәрергә: курчакны табибка алып барырга яки туган көн бәйрәме үткәрергә, үз куллары белән бүләк әзерләргә мөмкин. Кибеттән төрле ризыклар алып кайтып, өстәл әзерләргә дә мөмкин. Барысы да сезнең, баланың фантазиясеннән тора. Төп рольне бала үзе башкарсын, сез икенче пландагы рольне үзегезгә алыгыз. Әти-әниләрнең һәм баланың бергә-бергә уйнавы балаларны эмоциональ яктан баета, аларның аралашуга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Әти-әнинең авторитеты үсә, шулай ук баланың якын кешеләренә карата ярату хисләре, ихтирамнары арта. Әгәр сезнең балагыз бик күп белүче бала булып, уенда сюжетны да үзе уйлап чыгара, планлаштыра, кирәкле уен материалларын да таба икән, бу очракта да аңа сезнең ярдәмегез кирәк. Чөнки балалар үзләренә игътибар, җылы мөнәсәбәт, мактау көтәләр, сездән төрле ситуацияләрдә киңәш сорарга мөмкиннәр.

Балага уйнар өчен тыныч, уңайлы үз почмагын булдырыгыз. Аның үз бүлмәсе, үзенең өстәле һәм урындыгы булса, бигрәк тә әйбәт. Уенчыкларны киштәгә яки тумбочкага урнаштырырга мөмкин. Курчак өчен өй җиһазы, савыт-саба, җитәрлек уенчыклары булсын. Баланы вакыты-вакыты белән почмактагы уенчыкларын карап, җыештырып, киштәдәге тузаннарны сөртеп торырга күнектерегез. Уенчыкларны юыгыз, ватылганнарын ремонтлап яки больницада тазартып торыгыз. Балада үз уенчыкларына карата сак караш тәрбияләнсен.

Уен ул – сәламәтлек чыганагы. Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуы иң беренче чиратта уеннар һәм аларның дөрес оештырылуына бәйле. Шуңа күрә балалар бакчаларында да, гаиләдә дә уеннарны дөрес оештыруга җитди игътибар итәргә кирәк. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак.