Без – Тукай оныклары
№ 178
(I – IV сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә)
Әнисә КӘРИМОВА,
Казандагы 55 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларга җиткерү;
– башлангыч сыйныф укучыларында Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Кичә барышы
(Заманча музыка яңгырый. Урам. Балалар уйнап йөри. Кайсының кулында – телефон, планшет, кайсы туп белән уйный.)
Бабай. Балалар, исәнмесез.
Балалар. Исәнме. бабай. Исәнме.
Бабай. Балалар, болай һаман бармак төртеп утыру ардырмыймы, гел шулай утырып күзләрегез арып бетмиме?
1 нче бала. Бетми, бетми, бабай, бик кызык.
Бабай. Сез анда берәр хикәя укыйсызмы соң?
2 нче бала. Нинди хикәя, нинди шигырь?! Аларны уку кызык түгел. Без, бабакай, уен уйныйбыз. Әйе, әйе. Менә, менә, кара әле, бабакай.
Бабай (исе китеп). Ай-яй, инде нишләргә? Балалар, килегез әле. Утырыгыз яныма. Мин сезгә шигырь сөйлим әле.
Балалар. Кирәкми, кирәкми, тыңлыйсыбыз килми. (Бабай мәҗбүриләп янына утырта һәм Г.Тукайның «Кышкы кич» шигырен сөйли башлый.)
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, —
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.
Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын, —
Сезнең урын җылы, әйбәт, — ни кайгы бар?
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре.
Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар, —
Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
(Шулвакыт җил чыга. Өермә балаларны алып китә. Алар әкият дөньясына юнәләләр.)
1 нче бала. Без кая килеп эләктек соң?
2 нче бала. Бу нинди җир соң?
Бабай. Без матурлык, чисталык дөньясында, табигать кочагында – әкият илендә, Тукай әкиятләре илендә.
Әй, Кояш нуры – ачылган бакчалары, гөлләре,
Яктылык! Рәхәт!Бәхет! Сайрый Ходай былбыллары.
(Сәхнә уртасында юл кәрзине тора. Балалар аны уратып алалар, тотып карыйлар.)
1 нче бала. Нәрсә икән бу?
Бабай. Балалар, бу – юл кәрзине.
(Кәрзин телгә килеп үзе турында сөйли. Талгын гына «Тәфтиләү» көе яңгырый.)
Юл кәрзине. Мин – гап-гади камыштан үрелгән юл кәрзине. Минем яшем олы. Мин бу якты дөньяларда ике гасыр яшим. Тышкы кыяфәтем дә, яшь чагымдагы кебек, ялтырап тормый. Кыршылган, тузган җирләрем дә бар. Тик, шуңа да карамастан, минем хәтерем бик яхшы әле.
Соңгы елларда мин бик еш яшь вакытыма әйләнеп кайтам. Моңсуланып елап та алам, җырлап та җибәрәм:
Әй, мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Күз алдыма күпме хатирәләр, вакыйгалар килеп баса. Хатирәләрем үтелгән юллар белән үрелеп бара. Юллар, юллар…
Артта калган юллар озын инде,
Алдагысы инде билгесез…”
Шул юллар мине төрле шәһәрләргә, авылларга алып бара. Җаек, Казан, Оренбург, Түбән Новгород, Сембер губернасы, Әстерхан, Уфа, Петербург, казакъ далалары…
Бу шәһәрләрдә мин кадерле Хуҗам белән булдым. Кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмады. Беренче күрешүебез хәтердә….
Мин киштәдә моңсуланып утырганда килеп керде ул: яшь, кечкенә генә гәүдәле, бер күзенә ак төшкән булса да, ямьсез түгел, зур матур күзле, биек маңгайлы, борыны килешле . Ә үзе 14 – 15 яшьлек бала кебек кенә күренә иде. Гади итеп, ләкин чиста, пөхтә киенгән. Кибеткә килеп керешкә, аның күзләре киштәләр буйлап йөгерде.Һәм берничә кәрзин арасыннан мине сайлап алды. Шул көннән язмышым татар халкының бөек шагыйре, шагыйре генә түгел – халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да булган Габдулла Тукай белән бәйләнеп китте.
Хуҗамның байлыгы күп түгел иде. Үзенең торыр урыны булмагач, бөтен шәхси әйберләре миңа сыйды: көмештән ясалган күлмәк запонкалары, бәрхет түбәтәе, карандаш савыты, Петербургтан алып кайткан каләм савыты,сөлгесе, күлмәге һәм штаны.
Хәтерлим мин татлы минутларны,
Моңсу истәлекләрне хәтерлим.
1908 елда без Галиәсгар Камал белән Мәкәрҗәгә килдек. Анда Тимершаһ әфәнденең «Двухцветная» кунакханәсенә урнаштык. Хуҗам янына бик күп яшь артистлар, фикердәш дуслары җыелып, гәпләшеп чәй эчәләр иде. Минем Тукаем бик аралашучан, җор телле, талантлы кеше шул!
Минем Хуҗам бик юмарт һәм нечкә күңелле дә иде әле. Без Дәвана дигән җиргә кымыз эчеп дәваланырга бардык. Бу җирләрдә күлләр бик күп икән. Хуҗам балык тотты, балыкларын казакъ балаларына таратты. Шунда ялангач ир балаларны кызганып, сөлгесе белән тастымалын биреп калдырды.
Уфада да бик истәлекле очрашу булды. Күптәнге рухи һәм иҗади дусты Мәҗит Гафури белән күрешеп, серләшеп утырдылар… Бу – аның соңгы очрашуы иде.
1911 елның декабрендә Хуҗам Өчиле авылына юл тотты. Монда ул көндезләрен йоклый, төннәр буе шигырьләр язды. Бераздан кичләрен мәктәпкә керә башлады. Аннан аның рухы күтәрелеп чыга. Аны мондый кәефтә күрү, миңа да шатлык иде. Март ахырларында без Казанга кайттык.
Хуҗам соңгы елларда бик авырый башлады. Ничек кенә дәваланса да, файдасы булмады, хәле көннән-көн начарайды. Клячкин шифаханәсенә кереп ятты. Мин күңелем белән бу аерылуның беренче һәм соңгы тапкыр икәнен аңладым. Бу – безнең мәңгелеккә аерылу иде.
Хуҗам халыкка мәхәббәт, хезмәт белән кичкән кыска һәм газаплы гомерен дә, иҗатын да ирек һәм бәхет дип санады:
«Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын», – дип горурланды ул.
Хуҗам белән аерылулар бик авыр булды. Мин бу югалту белән бер дә килешә алмадым. Йөрәгем телгәләнде, күңелемне сагыш биләп алды. Мин көннәрен дә, төннәрен дә хатирәләр белән яшәдем.
Менә мин чирек гасыр, Тукай рухын саклап, монда яшим. Әйләнә-тирәмдә – Тукай рухы. Мин янә Хуҗам белән бергә, янәшә. Мин Хуҗамның Тукай булуы белән горурланам. Халык хәтере минем хәтерем шикелле мәңгелек.
3 нче бала. Дусларым, бу гади генә кәрзин түгел икән.
Бабай. Әйе, балалар, бу кәрзиндә Тукай рухы саклана. (Шулвакыт сәхнәгә Шүрәлеләр чыга. Бию башлана. Балалар куркып посып торалар. Бию тәмам. Өлкән Шүрәле бабай янына килә.)
Шүрәле. Мин – урманда өлкән Шүрәле. Курыкмагыз. Мин сезгә тимим.
Бабай һәм балалар. Шүрәле, без адаштык, безгә юл күрсәтче. (Шүрәле, кәрзинен ачып, балаларга урман күчтәнәчләрен бирә.)
Балалар (Шүрәлегә). Рәхмәт, Шүрәле.
Шүрәле. Мин сезгә урман буйлап сәяхәт итәргә рөхсәт итәм. Менә бу юл белән барсагыз, сез урман эченнән чыгачаксыз. (Шүрәле сәхнәдән чыгып китә. Бабай һәм балалар юлга кузгалалар.Сәхнәгә күбәләк очып чыга, сәхнә буйлап очып йөри. Сәхнәдә – «Күбәләкләр биюе».
4 нче бала («Бала белән күбәләк» шигырен сөйли).
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк.
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,–
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
(Күбәләкләр кереп китә. Сәхнәгә Чәчәк чыга. Ул Г.Тукайның «Иссез чәчәк» шигырен яттан сөйли.)
Чәчәк.
Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.
Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң?-
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.
Шуның күк, безне тәүфикълы дуст- ишләр һәм белешләр дә
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.
(Бабай һәм балалар, чәчәккә рәхмәт әйтеп, юлларын дәвам итәләр. Сәхнәдә читлек һәм читлек эчендә кошны күрәләр. Читлекне әйләндереп алалар. Г.Тукай «Фатыйма белән Сандугач» шигыре сәхнәләштерелеп күрсәтелә.)
Фатыйма.
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач.
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
(Балалар кошны чыгаралар. Кош балаларга рәхмәт әйтеп очып китә. Сәхнәдә кош сайравы ишетелә. Г.Тукайның «Кошларга» шигырен яттан сөйлиләр.)
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
(Балалар Г.Тукай сүзләренә язылган «Карлыгач» җырын җырлыйлар.)
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул, — бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен, –
Ни булса да, бары да бер аның өчен, –
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
(Сәхнәгә дүрт ел фасылы чыга.)
5 нче бала. Хөрмәтле, ел фасыллары, без адаштык, безгә юл күрсәтегез, зинһар.
Җәй ел фасылы. Балалар, сез табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, сезгә ярдәм итәрбез. (Балаларга Г.Тукайның «Елның дүрт фасылы» шигырен табышмак итеп әйтәләр.)
Кыш ел фасылы:
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран, –
Бу кайчак, туган?
(Балалар табышмакның җавабын әйтә.)
Яз ел фасылы.
Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара.
(Балалар табышмакның җавабын әйтә.)
Җәй ел фасылы.
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Чыга басуга,
Урагын ура,-
Бу кайчак була?
(Балалар табышмакның җавабын әйтә.)
Көз ел фасылы.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
(Балалар табышмакның җавабын әйтә.)
Җәй ел фасылы. Балалар, сез табышмакларга дөрес җавап бирдегез, мин дә сүземдә торам. (Тылсымлы таягы белән ишарә ясый. Балалар сәхнәдә очкан рәвешле хәрәкәтләр ясыйлар. Сәхнәдә – бабай, балалаар.)
1 нче бала. Бабакай, без бүген гаҗәеп илдә булдык.
2 нче бала. Искиткеч гүзәл дөнья!
3 нче бала. Бабай, мин шуны аңладым: Г.Тукайның шигырьләре бит безне матурлыкны күрә белергә, табигатьне сакларга өйрәтә. Матурлыкны күргән, аңа омтылган кеше бервакытта да начарлык эшләмәс, минемчә.
4 нче бала. Халык күңелендә Тукай якты йолдыз булып янды, яна, яначак.
(Барысы бергә «Туган тел» җырын җырлыйлар.)