8 саны һәм цифры

(1 нче сыйныфта математика дәресе)

Руфия ХИСМӘТУЛЛИНА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

 Максат: 8 саны барлыкка килү турында белемнәрне формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

– укучыларны 8 саны, цифры, составы белән таныштыру; 8 цифрын язарга өйрәтү;

– логик фикерләү, танып белү сәләтен, “математик тел”не үстерү;

– математика фәненә карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, дәреслек (Дорофеев В.Г. Математика. 1 класс. Беренче кисәк), эш дәфтәре, ноутбук, проектор, сандыкчык, рәсемнәр.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

 

Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
I. Оештыру этабы

Исәнләшү.

Мотивлаштыру.

Дәрескә әзерлекне тикшерү.

– Исәнмесез, укучылар! Сезне математика дәресебездә күрүемә шатмын! “Математиканы күршең өйрәнгәнен карап торып, өйрәнеп булмый!” – дигән бөек инглиз математигы Айвен Нивен. Әйдәгез, без дә озак уйламыйча эшкә керешик!

– Дәрескә барыгыз да әзерме?

– Дәрес уңышлы килеп чыксын өчен безгә нинди кәеф кирәк?

– Дәрес ахырына кадәр күтәренке кәефегезнең саклануын телим!

– Без бүген сезнең белән таныш булмаган утрауларга сәяхәткә чыгабыз. Табышмакның җавабын тапсагыз, сәяхәткә нәрсәдә барачагыбызны ачыкларсыз:

Халыкны кочакка алып,

Дулкыннарда агыла.

– Дөрес, корабта. Һәр корабта сандык була. Сандыкта нәрсә икәнен карыйк.

Исәнләшү.

 

Уңай эмоциональ фон тудыру

 

 

 

 

 

 

 

– Кораб.

II. Актуальләштерү һәм туган кыенлыкны теркәү.

Телдән исәпләүләр уздыру.

 

 

Санлы веер белән эш;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Сөйләшмә» уены ярдәмендә биремне тикшерү;

Шигьри мәсьәләләр чишү;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

— «Кем тизрәк?» уены.

 

 

III. Яңа белемнәрне формалаштыру

1) Рәсемне карау

2)  Теманы формалаштыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3) Парларда эшләү.

 

 

 

 

Физкультми-нутка

 

 

 

 

 

 

 

IV. Ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү.

1) 84 биттәге 2 нче биремне (телдән) үтәү;

 

 

2) 85 нче бит №3. Мәсьәләне чишү.

 

 

 

 

 

 

Физкультминутка (ару дәрәҗәсеннән чыгып)

 

3) Дәреслектән 8 цифрының язылышын карау.

 

 

 

 

 

 

4) Эш дәфтәре 72 нче бит №1.

 

 

 

5) Эш дәфтәре 72 бит №2.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

V. Рефлексия

Телдән исәпләү. (Биремнәр сандыктан алына.)

1. Балалар, игътибар белән тактага карагыз. Күптән түгел көчле җил чыккан һәм барлык саннарны буташтырып бетергән, Әйдәгез аларны дөрес тәртиптә тезик.

Тактада: 2, 3, 7, 1, 4, 6, 5.

– Иң зур һәм иң кечкенә санны атагыз.

 

– 4, 6, 3, 2 саннарының “күршеләрен” әйтегез.

2. Санның составы

– Саннарның составын искә төшерик.

7 – ул 2 һәм…     6 – ул 2 һәм…

7 – ул 3 һәм…     6 – ул 5 һәм…

7 – ул 5 һәм…     5 – ул 2 һәм…

7 – ул 6 һәм…

7 – ул 4 һәм…

(Бу вакытта тактада ике укучы бирем үти.)

– Бирелгән саннарны чагыштыр, >, <, = тамгалары куй.

5..4        3..6

2..7        2..5

6..6        7..6

1..7        5..1

– Биремне «Сөйләшмә» уены ярдәмендә тикшерик. Җавап дөрес булса – кул чабабыз, хаталы булган очракта – чүгәлибез.

 

2.Шигъри мәсьәләләр:

1) 6 гөмбәне Имран

Тиз генә җыеп алган.

Кайтышлый тагын берне

Очратып салып куйган.

Уйлап, санап карагыз:

Ул ничә гөмбә тапкан?

2) 6 чикерткә хорда

Бик матур җыр сузганнар.

Тырышып җырлап 5 чикерткә

Тавышларын югалткан.

Санап карагыз хорда

Ничә чикерткә калган?

3) «Кем тизрәк?» уены.

– 7 саны алдыннан килүче санны атагыз.

– Ә алдагы санны ничек табарга?

– Афәрин! Безнең кораб юлга чыга.

– Рәсемдә кем сурәтләнгән?

– Сигезаякның (осьминог) ничә аягы бар?

– Дөрес, 8. Сез бу сан белән танышмы?

– Таныш түгел. Димәк, дәресебезнең темасы, максаты нинди булыр?

– Дөрес, бүген без «8» дип аталучы утрауга сәяхәт итәрбез.

– 8 санын ничек китереп чыгарып була соң?

– Рәсемдә яшел төстәге ничә сигезаяк булуын санагыз.

– Ә зәңгәр төстәгеләре ничә?

– Барлыгы ничә?

– Димәк, без нәрсә эшләдек?

– Дөрес 7+1=8.

– Ә 8 санын тагын ничектабып була?

– 8 цифры нәрсәгә охшаган?

– 8 цифры бик тәмле

Келиндерләр шикелле.

8 цифрының янына

Өстәп куйсаң ыргакны

Күреп булыр әби кигән

Яңа гына күзлекне.

– Дәреслекнең 84 нче битендәге №1не табыгыз

– Сигез ноктадан торучы күплекне төс буенча ике өлешкә бүлеп, рәсемнәр буенча мисаллар төзергә кирәк.

– Мисаллар нәрсә белән охшаган?

 

– «Ял» утраучыгында туктыйк һәм бераз ял итеп алыйк.

Тиз тордык, бер елмайдык,

Болытларга тартылдык.

Җилкәләрне киердек,

Төшердек тә, менгездек.

Уңга, сулга борылабыз,

Куллар, тезгә кагылабыз.

Бер чүгәләп, бер тордык,

Урыннарга утырдык.

— Тәртип буенча турыда күрсәтелгән тамгаларны атагыз.

– Алар астында язылган саннарны әйтегез.

 

– Турыда Ж ноктасының уң ягында ничә нокта билгеләнгән?

– Ж ноктасының сул ягында?

– 5 һәм 8 саннары арасында нинди саннар урнашкан?

– Сулдан уңга санасаң, Ж ноктасыннан соң килүче ноктаны нинди хәреф белән билгеләп булыр?

– Ә аннан соң килүче ноктаны?

Алсу 8 сумга блокнот алырга тели. Әгәр аның акча янчыгында күрсәтелгән тәңкәләр булса, ул бу сумманы нинди тәңкәләр белән түли ала?

– Анда нинди тәңкәләр бар?

 

 

 

 

 

– Молодцы, биремне яхшы башкардыгыз, бераз ял итеп алыйк.

– Яшел сигезаякны күрсәтсәм – сикерәсез, кызылын күрсәтсәм – кул чабасыз, әгәр зәңгәрен күрсәтәм икән – чүгәлисез. Игътибарлы булыгыз!

– Дәреслек 85 нче бит. 8 цифрын ничек дөрес язарга соң? (Аңлатып язып күрсәтү һәм слайдтан карау.)

– 8 цифры ике элементтан тора – өске һәм аскы овал. Өске овалны аскысына караганда бераз кечерәк язабыз. Өске овалны шакмакның уртасыннан уңгарак, бераз өстәнрәк яза башлыйбыз. Уңга һәм өскә таба язабыз, өскә һәм шакмакның уң ягына тиереп түгәрәклибез һәм аска таба овалның башланган урынына таба, аннан соң аска, сулга таба язабыз: шакмакның уң ягына тиермичә генә түгәрәклибез һәм өскә овалның башлангычына таба язып бетерәбез.

Эш дәфтәре 72 нче бит №1.

– Ничә кишер сары сигезаяк бар?

– Тагын бер сигезаякны буяп куйсак, барлыгы ничә булыр?

– 8 цифрын уклар буенча йөртеп чыгыгыз.

 

№2. Ясап бетерегез. Язуларда төшеп калган урыннарны тулыландырыгыз.

– Слайд буенча дөрес җавапларны тикшерегез.

 

 

 

– 8 нче номерлы йортның барлык этажларын тулыландырыгыз.

– Йортның һәр этажы 2 шакмактан тора. Йортның түбәсендә аның номеры язылган. Шакмакларга саннарны язган вакытта онытмагыз! Саннарның суммасы йортның номерына тигез булырга тиеш.

– Кемнәрнең шулай килеп чыкты кул күтәрегез.

– Дәрестә нәрсәгә өйрәндек, нәрсәләр аңладык?

 

 

– Нәрсә авыр булып тоелды?

– Дәреснең кайсы өлешләре кызыклы булды?

– Барлык авырлыкларны җиңеп чыктык дип санасагыз – кул чабабыз, сорауларыгыз калган булса – кул күтәрәбез, бернәрсә дә аңламый калгансыз икән – басабыз.

– Без сезнең белән шулай уңышлы эшли алуыбызга мин бик шат! Максатыбызга ирештек, авырлыкларны җиңдек. Башка дәресләрдә дә сезгә уңышлар телим! Сау булыгыз!

Телдән җаваплар:

Чылбыр буенча саннарны дөрес тәртиптә урнаштыралар:

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7.

– Иң кечкенә сан – 1, иң зур сан – 7.

– 3 һәм 5, 5 һәм 7, 2 һәм 4, 1 һәм 3.

(Һәр укучы веер белән эшли.)

7= 2+5     6= 2+4

7= 3+4     6= 5+1

7= 5+2     5= 2+3

7= 6+1

7= 4+3    

Такта янында ике укучы саннарны чагыштыра:

5>4        3<6

2<7        2<5

6=6        7>6

1<7        5>1

 

 

 

Телдән мәсьәләләр чишү:

 

 

 

1) Имран 7 гөмбә тапкан.

 

 

 

2) Хорда 1 чикертә калган.

 

 

 

 

 

– 6.

– 1 не алып.

 

– Сигезаяк (осьминог)

– Сигез.

– Юк.

– 8 саны. 8 саны һәм цифры белән танышу.

 

 

– 7яшел сигезаяк.

– 1 зәңгәр сигезаяк.

– Барлыгы сигез.

– Җидегә берне куштык.

 

– 9 дан 1 не алып.

– Ике боҗрага, ике келиндергә һ.б.

 

 

 

 

 

6+2=8

5+3=8

4+4=8

– Аларның барысы да кушуга һәм җавапларында 8.

 

 

Күнегүләрне башкаралар.

 

 

 

 

 

 

 

– А, Б, В, Г, Д, Е, Ё, Ж.

1,  2, 3, 4,  5,  6, 7,  8.

– 2 нокта.

– 7 нокта.

– 6 һәм 7.

 

– З хәрефе белән.

– И хәрефе белән.

 

 

 

 

– Алсуда 5 сумлык, 2 сумлык һәм 1 сумлык тәңкәләр бар.

Бер укучы такта янында эшли:

2+2+2+2=8

1+1+1+1+1+1+1+1=8

5+2+1=8

Күнегүләрне башкаралар.

 

 

 

 

 

Укучы такта янында яза.

 

 

 

 

 

 

 

 

– 7 сигезаяк бар.

– 7+1=8 булыр.

 

 

Мөстәкыйль эш, слайд буенча дөреслеген тикшерү:

3+2=5

5+3=8

4+3=7

2+2=4

 

 

 

Чылбыр буенча җавап бирү.

 

 

– 8 саны һәм цифры белән таныштык, мисаллар чиштек, 8 цифрын язарга өйрәндек.

 

Үзбәя.