75 ел гомер узгач

№ 145

(Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бабам Һидият һәм әбием Хәдичә истәлегенә багышлыйм)

Айгөл СӘГЫЙРЕВА,

Балык Бистәсендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Сугыш беткәнгә дә 75 ел була. Күпме күз яше, күпме югалтулар, авырлыклар аша килгән җинү. Шушы җиңүгә бабамның – әтиемнең әтисе Һидият Сәмигулла улы Сәмигуллинның да өлеше зур. Әйе, бабам бик аз сугыш кырында булып кала. Сугыш башланып, ике атна вакыт үтешкә – 1941 елның июлендә аны Биектау районы хәрби комиссариаты чакыруы буенча илебезне фашистлардан сакларга фронтка җибәрәләр. Ана 28 яшь була. Бабам Биектау районының Ямаширмә авылында 1913 елда гади колхозчы гаилэсендэ туа. 23 яшендә авылның иң чибәр кызы Хәдичә Ярулла кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Аның фронтка киткәндә ике кечкенә баласы кала: 1937 елгы әтием Искәндәр һәм 1939 елгы кызы Мәрьям.

Аллага шөкер, балалары бүгенге көндә исән-сау. Тик алар аның турында бик аз белә. Чәнки бик кечкенә булалар шул. Кызганычка, өебез янып бетү сәбәпле документлар, хатлар да калмый. Шуңа күрә бөтен кирәкле язмаларны интернет, архивлардан гына эзләргә кала.

Бу аяусыз сугышта күпме яшь гомерләр өзелә, күпме бала ятим, күпме хатын-кыз тол кала. Ә сугыш кырына балаларын, ирләрен озаткан хатыннар җилкәсенә күпме авырлык төшә. Тик алар бирешми, өметләрен өзми, аларны кайтыр дип көтәләр. Ләкин күпме генә көтсәләр дә, күбесенә туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмый шул инде. Кара кәгазьләр, көткәннәрнең өметләрен өзеп, кайгы җепләрен суза тора. Минем әбием дә көтә, бик тә көтә бабамны. Ләкин 1941 елның ноябрендә бабам хәбәрсез югала. Бары архивларда гына язмалар сакланып кала. Әбием сөйләве буенча алар Днепр елгасы тирәсендә югалалар. Фашистлар, алардан тере күпер ясап, үз танкларын, гаскәрләрен шулар өстеннән икенче ярга чыгарганнар, дип, әбиемнең сөйләгәне хәтердә. Ничек булган, ничек бабам хәбәрсез югалган, һәлак булган – болар хәзер инде билгесез. Әбием дә күптән бакыйлыкта. Хәзерге вакытым булса, мин барын да әбидән сорашыр идем. Ләкин инде сонга калдым шул. Мин кечерәк идем. Төрле архивлардан карап, төрле язмаларны эзләп, мин бер архивта – интернеттан бабама кагылышлы документ таптым. Әбиемә җибәрелергә тиешле документ –бабамның хәбәрсез югалуы турында военкомат язма сы ул. Бу – минем өчен бик кадерле истәлек.

це4

Төрле язмалар укыгач, күңелемә шигырь юллары туды:

Алмачуар атка атланып,

Кайта авылга солдат.

Күкрәгендә орден-медаль,

Кайта ул Җиңү яулап!

Кем көтә аны авылда?

Бармы аның туганы?

Кайда аның сөйгән яры,

Көтәме икән аны?

Кайта солдат – арыган,

Кара чәче агарган

Сугыш ярасыннан аның

Бар хәтере чуалган.

Кайта солдат авылга,

Туган туфрагы тарта.

Бары тик хәтер дигәне

Үткән юлны яңарта.

Сагынган туган авылын,

Авылы танырмы аны?

Сугыш шаукымы тынганга,

Инде байтак ел узган,

Тик солдат дигән батырның

Хәтере генә тузган.

Кайта солдат авылга.

Танырмы халкы аны,

Зурлармы халкы аны –

Чәчләренә ак кунган

Бу бөек каһарманны?

Чыннан да, шул сугышта хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне алгач та, исән кайтучылар да булган бит. Кемдер хәтере югалып, кемдер каядыр төпләнеп калганнан сон –сугыш беткәч, туган якларын сагынып кайтучылар да табылгалаган.

Их, юк шул. Минем дә бабам, исән булып, кире туган ягына әйләнеп кайткан булган булса иделә. Ләкин ул – безнең өчен герой, батыр һәм мәнге исән. Шунысы куандыра: алар әбием белән хәзер бергә, күктән йолдыз булып балкып, бүгенге имин тормышыбызга куанып якты нурларын сибәләр. Рәхмәт аларга!