3 саны һәм цифры

№171

(1нче сыйныфта математика дәресе)

Венера АФЗАЛОВА,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү, 3 цифрын язарга өйрәтү;

– 1, 2 саннары ясалышын кабатлау, 1, 2 цифрларын язу күнекмәсен ныгыту.

Бурычлар:

шәхси УУГ:

  • үзбәя кую сәләте булдыру;
  • исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү;
  • хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү;

регулятив УУГ: укытучы белән берлектә уку максатлары кую;

танып-белү УУЭ:

  • чагыштыру, төркемнәргә бүлү кулану;
  • танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү;

коммуникатив УУГ:

  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү;
  • аралаша белү;
  • хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру.

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.

Материаллар: цифрлар язылган карточкалар, китап, дәфтәр, слайдлар (рәсемнәр).

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль.

УМК: дәреслек (Дорофеев Г.Ф., Миракова Т.Н. Математика. 1 класс. Учеб.для общеобразоват. учреждений. В 2 ч. – М.: Просвещение, 2016.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Максат: психологик уңай халәт булдыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик.

– Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.

Укучылар. Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

II. Актуальләштерү

Максат: 1, 2 саннары ясалышын кабатлау.

III. Яңа тема өйрәнү

Максат: 3 санының ясалышын белү, аның составын, 3 цифрын яза белү. Саннар төркеме белән санау уңайлыгын төшенү. Саннар рәтендә 3 санының урынын билгеләү. 2, 3 саннары составы турында кабатлау.

1. Телдән исәпләү, гамәли эш.

а) фронталь эш.

1 дән 10 га һәм кирегә, 6 дан 10 га һәм кирегә, 7 дән 3 кә кадәр санау.

ә) «Цифрны күрсәт» уены

(Укытучы бер-бер артлы төрле сандагы предметлар ясалган слайдлар (1 яки 2) күрсәтә.)

б) кабатлау.

Укытучы. Алдыгызга 1 таякчык куегыз. 2 булсын өчен ничә таяк өстәргә кирәк? Алдыгызга тагын бер таякчык куегыз. Барысы ничә булды?

Физкультминутка

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

IV. 3 саны белән танышу

Укытучы. Табышмак әйтәм, тыңлагыз. Җавабын кайсыгыз белер?

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

– Сүз нәрсә турында бара?

Укучылар. Светофор.

Укытучы. Светофорның ничә төсе бар? Светофор нәрсә өчен кирәк? (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

Укытучы. Алдыгызга 2 түгәрәк куегыз. Тагын 1 түгәрәк өстәгез. Ничә түгәрәк булды? 3 түгәрәк ничек килеп чыкты?

– 3 санын 3 цифры белән билгелиләр.

– Сез бу цифрны кайда күргәнегез бар?

– Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез?

V. Дәреслек белән эш (5859 нче битләр)

1. Рәсем буенча әңгәмә.

Укытучы. Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан?

– Хәзер ничә булды?

– 3 чеби ничек килеп чыкты?

– 3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле.

– Өстәлгә 3 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды?

– 2 ничек килеп чыкты?

2. 58 нче биттәге № 1 нче биремне эшләү. (6 пар тимераяк, хоккейчыларның 2 өчлеге.)

Укытучы. Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы?

– Уен кырында хоккейчыларның ничә өчлеге бар?

– Барлыгы ничә хоккейчы?

– Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз?

– Ничә пар тимераяк күрәсез?

– Һәр хоккейчыга берәр пар тимераяк җитәме?

– Ә безнең сыйныфта ничә пар укучы?

3. 58 – 59нче  битләрдәге №2, №3 нче биремнәрне эшләү.

(3 сумны түләүнең төрле ысулларын кушымтадагы акчалар ярдәмендә күрсәтәләр.)

4. 59нче  биттәге №4 нче биремне эшләү.

Физкультминут

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!

Сулыйм да иркен итеп,

Күкрәк киереп атлап китәм,

Кулны канаттай җилпеп

VI. Дәфтәрдә эш

1. Дәфтәрләрдә 3 цифрын язу.

Физкультминут

Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды.

Без хәзер ял итәбез,

Аннан язып китәбез.

2. 59 нче биттәге № 5 нче мисалны эшләү.

VII. Белемнәрне актуальләштерү

Шул саннар язылган карточкаларны күрсәтәләр.

– Бер.

– Ике.

– Светофор.

– 3.

– 2 гә тагын берне куштык.

– 2+1=3

3 цифры язылган карточка күрсәтәләр.

– Өчтән 2 не алыгыз.

– 3-1=2

Хоккейчыларның 2 өчлеге ничә кеше була?

– 6.

Дәреслектәге иллюстрацияне карагач, балалар үзләрә дәфтәрдә 3 шакмактан торган рәсемнәр уйлыйлар һәм ясыйлар.

VIII. Рефлексия

Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.

Укытучы. Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик. Ни өчен шундый йөз сайладың? (Укучылар фикерен тыңлау.)

Укытучы. Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез. Дәрес тәмам. Чыгарга була. (Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, смайлларны сайлыйлар.)

Укытучы. Мин дә елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйберне дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.