Ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә мәктәп музее эшчәнлеге

18 май – Халыкара музейлар көне

Гөлсинә ЗӘКИЕВА,

Балтач районы Норма урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы, музей җитәкчесе

Гөлүзә НӘСИХОВА,

Балтач районы Норма урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Укучыларда тарихи фактлар, процесслар арасындагы үзара бәйләнешне таба алу күнекмәсен булдыру, аларның гади халык тормышында нинди чагылыш табуын төшенергә ярдәм итү –. тарих укытучысының иң мөһим бурычларының берсе. Бу күнекмәләрдән башка яшь буынның тарих фәненнән аңлап белем алуы, аларны мөстәкыйль куллана алуы да икеле. Күп мәктәпләрдә эшләп килгән мәктәп музейлары яшь буында туган җиргә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә укытучының ышанычлы, үзенчәлекле укыту-тәрбия коралы булып, тора. Андагы эшчәнлек вакытында тарих укытучысына туган як тарихын, мәдәниятен төрле яклап яктырту, үткәннәрне бүгенге көн белән иркен бәйләү юллары ачыла. Ә укучы кече Ватанының үткәне ил тарихының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булуына төшенү мөмкинлеген ала. Тарих фәне белән кызыксыну һәм ил, туган җирдәге кешеләр язмышына битараф булмау орлыклары да бала күңеленә әнә шунда салына.

XX гасырның 70 – 80 нче елларында күп мәктәпләрдә музейлар оеша башлады. Гадәттә, алар тарих укытучысы җыйган чыганаклардан тупланды. Безнең Балтач районы Норма урта мәктәбендә дә тарих укытучысы Флера Гарифҗан кызы Кәлимуллина җитәкчелегендә музей почмагы төзелә. Экспонатлар саны үсә, билгеле бер система белән экспозицияләр барлыкка килә. 1995 елдан мәктәп музее эшли башлый. Мәктәп музееның эшчәнлеге устав, перспектив һәм еллык план, музей җитәкчесенең «Туган якны өйрәнү» эш программасы нигезендә алып барыла. Аңа музей советы җитәкчелек итә. Музей советы составына мәктәп үзидарәсе вәкилләре, музей секцияләре җитәкчеләре керә. Мәктәп музее эшчәнлеге андагы эзләнү, фонд эше, экскурсия уздыру, архив документлары белән эшләү, экспозицияләрне бизәү эшләре секцияләре ярдәмендә алып барыла. Музей төзелгәннән бирле «Туган якны өйрәнү» түгәрәге эшли.

Экскурсия вакытында

Музеебыз фондында 412 матди музей предметлары һәм 115 язма чыганак бар. Музей киштәләрендә 300 дән артык экспонат, резерв фондта 192 предмет, язма чыганак саклана.

Музей экспозицияләрен укучыларга белем бирү процессында актив файдаланабыз. Экспозицияләр мәктәп программалары куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелгән. Мәктәп музеена күпчелек очракта бер үк укучылар керә, шуңа да экспозицияләрне әледән-әле алыштырып, яңартып тору мөһим.

Бүлекләрне, күргәзмәләрне яңарту «Эзләнү» операциясе ярдәмендә башкарыла. Авыл кешеләренә ел саен эзләнү максатларында мөрәҗәгать итәбез. Укучыларыбыз җиде авылдан килеп белем ала. Авылдашлар үзләре дә музей советына тәкъдимнәр белән чыга, гаиләләрендә сакланган тарихи чыганакларны тапшыралар.

Бүлек темалары: 1. XIX – XX гасырларда татар авылы көнкүреше. 2. Халык мәгарифе үсештә. 3. Без сугышны онытмадык әле… 4. Якташым –горурлыгым. 5. Әрни әле сугышлардан калган күңел яралары… 6. Ватан хакына, Җиңү хакына һ.б.

Музей советы «Туган якны өйрәнү» программасы буенча эшли. Ул комплекслы итеп төзелгән, системалы рәвештә музей эшчәнлеген алып барырга мөмкинлек бирә.

Программа 34 сәгатькә исәпләнгән, дүрт бүлектән тора. Программа эчтәлеге һәм тематик план сыйныфларга һәм дәресләргә бүлеп бирелә. Шулай ук методик киңәшләр һәм укучылар эшләре өчен якынча темалар тәкъдим ителә. Программаның үзенчәлеге шунда: анда һәр бүлек аерым максатларга эшли.  «Рәхим итегез!» бүлеге танышу, музей эшчәнлегенә әзерлек эше белән бәйле, II –VI сыйныф укучыларына адресланган. «Туган якның тарихи үткәне» бүлеге исә VII – VIII сыйныф укучылары өчен. Дәресләрнең тематикасы төрле чор кешеләренең кыйммәтләре системасы турында күзаллама бирә. Укучылар дәрес вакытында, тарихи вакыйгаларда катнашучылар белән бергә, илдә булып үткән вакыйгаларны күңелләреннән кичерә.

«Без тарих язабыз» бүлеге IX – X сыйныф укучыларына йөз тота. Якташларның үткән юлын, авыл тарихы сәхифәләрен өйрәнү укучыларда тарихи үзаң уятуны, җәмгыятькә  хас кыйммәт мөнәсәбәтләре булдыруны күз алдында тота.

Бүлек эзләнү-тикшеренү, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүне таләп итә.

«Музей эше» бүлеге туган як түгәрәгендә шөгыльләнүчеләргә юнәлтелгән. Максаты: укучыларны тарихи эзләнү, экскурсияләр уздыру методикасы белән таныштыру.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Экскурсия – мәктәп музеенда укучылар белән эшчәнлекнең төп формаларының берсе. Музей экскурсиясе укучыларның танып-белү, хис- кичерешләр, матурлыкка омтылыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан оештырыла. Экскурсия мәктәптә укыту-тәрбияләү процессының бер өлеше булып тора. Мәктәп музее активистлары тарафыннан экскурсияләрнең төрле яшь төркемендәге укучыларга юнәлтелгән циклы эшләнә. Кече һәм урта яшьтәгеләр өчен 15 – 20 экспонат карауны үз эченә алган, 1 – 2 экспозициядән торган 20 – 30 минутлык, ә өлкән сыйныф укучылары өчен 35 – 50 экспонат, ягъни 1 – 3 экспозиция карауга төбәлгән 45 минутлык экскурсияләр уздырабыз. Экскурсоводлар –  VII – XI сыйныф укучылары. Алар туган як музее дәресләрендә махсус белем ала, сайланган тема буенча экскурсия проектларын әзерли. Музей җитәкчесе ярдәмендә теманың эчтәлеге эшләнә, тыңлаучыларга җиткерү ысуллары билгеләнә. Экскурсия проекты булачак экскурсовод тарафыннан яклана. Гадәттә укучы бу вазифаны 3 – 4 ел башкара. Соңгы елында аңа стажер беркетелә. Булачак экскурсоводларга күрсәтмә экскурсияләр уздырыла. Экскурсияләр төрле фәннәрдән укыту программасы кысаларында, гомуми белем бирү, тирәнәйтелгән аерым бер тема, музей экспозицияләрен гомуми күзәтү юнәлешләрендә алып барыла.

Укыту программасы буенча  экскурсия укыту-тәрбия процессында ярдәмче роль уйный, музей экспонатлары ярдәмендә дәрес бирү ысулын файдану мөмкинлеге бирә. Аның төп үзенчәлеге – укыту программасы белән бәйләнеше. Экскурсия темасы һәм эчтәлеге укытучыларның аерым фән буенча эш программасыннан чыгып билгеләнә. Фән укытучысы белән бергә экскурсия объектлары, аларны  күрсәтү ысуллары ачыклана. Экскурсиягә юнәлешне фән укытучысы бирә. Дәрес-экскурсия теманы музей материаллары ярдәмендә тарихи процесслар, фактлар, аерым кешеләр эшчәнлеге аша ачыклау, укучыларда фәнни күзаллау булдыру мөмкинлеге тудыра. Нәтиҗәдә белемнәр яхшырак үзләштерелә. Мәсәлән, «XIX гасырда туган як үсеше» темасы авыл хуҗалыгындагы җитештерүнең ярымфеодаль ысуллар кулланган кустар крестьян хуҗалыгы эш кораллары һәм көнкүреш предметлары, сурәтләр, рәсми кәгазъ күчерелмәләре аша ачыла. Мәсәлән, музейда Норма авылында туып үскән, XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Казан губернасында дан тоткан I гильдия сәүдәгәре, мануфактуралар һәм ат заводлары хуҗасы Габдрахман Ишморатовның фотосурәтләре, авылдашларының аның турындагы истәлекләре, эш кәгазъләре күчерелмәләре саклана. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган экскурсияләрдә укучылар рәсми кәгазъләр, фотосурәтләр, сугышчыларның дәүләт бүләкләре, шәхси әйберләре, сугыш чоры язма истәлекләре, солдат хатлары белән таныша ала. Укучыларга мәктәп музееның үзенчәлеге булып торган музей материалларын кулга тотып карау мөмкинлеге бирелә. Экскурсияләрдә экскурсовод сөйләвен экспозицияләрне мөстәкыйль карау белән аралаштыру музейга кабат килергә омтылыш тудыра.

Сугыш фаҗигасе ачысы. Укучылар Смоленск җирләреннән алып кайтылган ядкарь белән танышалар

Гомуми белем экскурсияләренең мөстәкыйль белем-тәрбия бирү бурычлары бар. Алар билгеле бер укыту фәне бурычларын үтәми, төгәл темага тулырак белем бирүгә юнәлтелгән. Моны темаларның атамаларыннан ук күреп була:

1. Татар хатын- кызларының милли киемнәре.

2. Чабаталар тарихы.

3. XIX – XX гасырларда татар крестьяны хуҗалыгы.

4. Акчалар тарихыннан һ.б.

Авыл тарихы буенча экскурсияләр циклын конкрет темаларга багышладык.Ул түбәндәге бүлекләрдән тора:

1. Туган авылымның тарихи үткәне.

2. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында авылның социаль-икътисади хәле.

3. Аерым крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында безнең туган як.

4. Туган як топонимикасы.

5. Совет дәүләтенең героик сәхифәләре авылым кешеләре язмышында чагыла.

6. Авыл мәгарифе үсештә.

Бу цикл югары сыйныф укучылары өчен. Циклны үтүчеләр экспозиция материалларында туган як үсешенең социаль-икътисади шартларын өйрәнә.

Экскурсияләрнең туган якны өйрәнүгә юнәлтелгән булуы күпчелек укучыларда туган як географиясе, тарихы, мәдәнияте буенча күзаллау булдыра, белемнәрен арттыра. Туган як материалларын файдалану укытучыга укучыларын  тарих һәм мәдәният белән кызыксынуга җәлеп итәргә, шәхестә җәмгыять үсеше өчен кирәкле сыйфатларны булдырырга, туган якка һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә булыша.

Кул тегермәне төзелеше белән танышу

Соңгы елларда музей методикасында балалар белән эшләүдә төрле күмәк эш формалары барлыкка килде. Алар – театральләштерелгән күренешләр, викториналар, экспозиция ярдәмендә үткәрелә торган уеннар. Уен кече яшьтәге балалар тормышында төп урын алып тора. Бу яшьтә уен дөньяны танып-белүнең иң актив формасы булып санала. Уен процессында балалар белемнәрне тулырак хәтердә калдыралар, иҗади эшчәнлеккә тартылалар. Һәр музей экспозициясендә экспонатларның урынын алыштыру бик җиңел. Ул күптөрле уеннар оештыру мөмкинлеге бирә. Урта һәм кече яшьтәге балаларның яраткан уеннары: «Адашкан экспонатлар», «Качкан этикеткалар», «Тарихи мозаика» һ.б. Уеннар әкият кысаларында да алып барыла. Балалар арасында киң таралган әкият сөйләнә башлый (балаларның үзләреннән сөйләтергә була). Билгеле бер вакыйга була торган урынга җиткәч, әкият төзелеше үзгәрә. Балаларның яраткан герое экспонатларның югалуы, аларны таба алмавы турында белдерә, укучылардан ярдәм сорый. Укучылар  «адашкан экспонатлар»ны, «качкан этикеткалар»ны табу өчен аларның исемен, ни өчен файданылганын, кайсы чорга караганын белергә тиеш була. Шуннан соң гына экспонат урынына кайта ала. Укучылар аларны үз урыннарына кайтарырга һәм ни өчен бу урынны сайлаганын белдерергә тиеш була. Уеннар театральләштереп үткәрелә. Мондый типтагы уеннар кече һәм урта яшьтәге укучыларга тарихи чорның үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә, аларны тарих белән кызыксындыра.

Музей советы шулай ук массакүләм эш формаларын тарихи чыганак эзләү барышында оештыра.

Мәктәп музее эшчәнлегендә укучыларны тарихи белем белән кызыксындыруның бер юлы – эзләнү эше алып бару. Дәүләт музейларыннан алган методик ярдәмлекләр нигезендә укучыларга музей чыганакларын эзләү һәм җыю буенча кыйммәтле белем күнекмәләре бирелә. Эзләнү эше юнәлешләре  мәктәп җитәкчелеге ярдәмендә музей җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Ел да  күрше-тирә авыллардагы озын гомер кичерүчеләргә экспедицияләр оештырыла. Соңгы елларда «Фронтовик авылдашым» дигән темага эзләнү эше алып барылды. Хәтер китаплары томнарыннан, «Алар җиңү белән кайттылар» җыентыгыннан сугышта катнашучылар турында яңа белешмәләр таптык. «Үлемсез полк» акциясе кысаларында фронттан килгән солдат хатлары, сугышта булган якташларыбызның шәхси әйберләре җыелды. Кариле авылы тарихын язучы якташ авторыбызга авыл турында белешмә җыюда актив эшлибез. Укучылар һәм укытучылар ярдәмендә 1990 елда мәктәп тарихы эшләнде. Быел көзен безнең Норма мәктәбенең 100 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу уку елында мәктәбебезнең соңгы 15 елдагы тарихы җентекләп эшләнәчәк, гомумән, мәктәп тарихы тагын да тулыландырылачак. Бу эшләрнең башында мәктәп музее советы тора. «Безнең уртак җиңү» федераль волонтерлык акциясендә катнаштык. Бүген дә исән-сау булган сугыш ветераныбыз Шәрип Сабир улы Таҗиевтан алынган сугыш чоры истәлекләре видеоязмасын һәм документларын сайт архивына керттек. Татарстан Фәннәр академиясе мөрәҗәгате буенча Кариле һәм Норма авыллары тарихы, мәдәнияте буенча язма материаллар, фотосурәтләр җибәрдек.

Яңа экспозицияләр нигезенә ил күләмендә нинди дә булса аерым шәхесләр эшчәнлеге нигез сала. Кариле авылында туган Рафис Мәгъсүм улы Ильясовның тормыш юлын Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган яңа экспозициягә нигез итеп алдык. 1939 елда аның бабасы Ильяс ага Абдуллинны, совет-фин сугышына әзерлек үтү өчен, Казанга җибәрәләр. 1941 елда ул Бөек Ватан сугышына алына, разведчик була. 1942 елда һәлак була. Смоленск өлкәсе Велиж районы Кривки авылында җирләнә. Аның оныгы – Рафис Мәгъсүм улы Ильясов һәм оныкчыклары Смоленк өлкәсе Велиж районында ул күмелгән  Туганнар каберлегендә булып кайттылар, бабалары хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар.

Мәгариф тарихы битләреннән.

Музей советы оештырган очрашуда Рафис Мәгъсүм улы үзенең сугыш булган җирдән алган уй-кичерешләре белән уртаклашты. Музейга солдат каскасы, немец ракетасы механизмы футляры, шартлаган снаряд өлешен экспонат итеп бүләк итте. Очрашу материаллары «Әрни әле сугышлардан калган күңел яралары…» дигән экспозициягә нигез салды. Очрашу кичәсендә Ильяс Абдулла улы Абдуллинның музейда сакланган солдат хаты, биографик белешмәләре ярдәмендә театральләштерелгән күренеш тә күрсәтелде.

Бу эшчәнлек укучыларыбызга якташлары мисалында Бөек Ватан сугышында гади солдат язмышын күзәтү мөмкинлеге бирә. Аларның туганнары сөйләгәннәр тарихи вакыйганы җанландыра, балага якынайта. Яшь буынга барлык буын вәкилләрен бәйли торган чылбырны табарга, аның ил тарихы, шәһәр һәм авыл, гаилә тарихы белән бәйле булуын тоярга мөмкинлек бирә. Боларның һәммәсе ватанпәрвәрлеккә нигез сала.