10 саны белән танышу

№ 210

(Зурлар төркемендә математика шөгыле)

Айгөл ЗАКИРОВА,

Саба районы Шәмәрдәндәге 2 нче «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– 1 дән 10 га кадәр санау, 10 саны белән танышу;

– геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү;

– предметларның санын цифр аша күрсәтү.

Методик алымнар: уен (сюрприз моментлары), сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш һәм мактаулар).

Җиһазлау: куллар ясалган карточкалар, тартма белән 1 дән алып 10 га кадәрле цифралар,геометрик фигуралардан ясалган палас, күләмле геометрик фигуралар,тылсымлы тармада ручка, биремнәр язылган рулон, йомырка савытыннан ясалган “Тетрис”.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Минем исемем Айгөл Хәкимулловна. Бәйрәм белән сезне!

Нинди бәйрәм икәнен белмисезме? Бүген кулларыбыз бәйрәме! Зинһар, әйтегез әле, безнен куллар нәрсә эшли белә?

Балалар. Куллар белән рәсем ясап, әвәләп, ябыштырып, болгап, шакмаклар тезеп уйнап һәм песине иркәләп була.

Ә хәзер мин сезгә табышмак эйтәм:

Аерылгысыз биш туган,

Барысы да бик булган.

Тик тора да белмиләр:

Уйныйлар да эшлиләр.

Менә безнең кулларыбыз шундый әйбәтләр, шундый игелеклеләр, шундый булдыклылар – гел нәрсәдер ясап торалар. Безнең кулларыбыз нинди генә могҗизалар тудырмый.

Балалар, мин бүген сезгә үз кулларым белән ясаган уеннар алып килдем! Минем белән уйнарга телисезме? Башлаганчы әйтегез әле, сезгә математика ошыймы? Шулай булса, бар да тәртиптә. Уйнаганда без санарбыз, геометрик фигураларны кабатларбыз.

«Күңелле куллар» уены

Тәрбияче. Балалар, әйтегезче, безнең кулларда бармаклар ничәү? Беләсезме?

Әйдәгез, саныйк.

Менә бу өстәлебездә безнең “Күңелле куллар” уены бар. Әйдәгез әле, якынгарак килегез һәм карточкалар алдына басыгыз.

Ә хәзер кәгазь куллардагы бармакларны берәмләп бөгеп, бармакларны санагыз. Булдырдыгыз?

– Син кайсы яктан саный башладың? (Сул)

– Барысы ничә бармак? (10)

– Ә хәзер, әйдәгез, икенче яктан-уңнан башлап санап карыйк. Ничә бармак? (10)

– Тагын 10.

– Балалар, игътибар белән тыңлагыз!

Кулдагы бармаклар санын белергә теләгәндә, кайсы яктан саный башлау мөһим түгел, бер бармакны да төшереп калдырмаска һәм бер бармакны ике тапкыр санамаска гына кирәк.

– Кулдагы бармаклар санынын нинди цифр белән билгелибез?

– Сез 10 саны белән танышмы?

– 10 саны 1 һәм 0 цифрларыннан тора.

– Тартмадан 10 цифрын табыгыз һәм алдыгызга алып куегыз.

– Исегезгә төшерәм! Цифрлар безгә әйберләрнең исәбе турында “әйтә”.

– Балалар, бөгелгән бармакларыгызны кире урынына кайтарыгыз әле.

– Уң кулындагы 4 бармагын бөгегез әле. Хәзер тартмадан нинди цифр табарга кирәк?

  • Дөрес, булдырдыгыз!

“Геометрик юл” уены

– Ә хәзер мин сезгә, тылсымлы тартманы алу өчен, “геометрик юл”дан йөрергә тәкъдим итәм.

– Тик баштан бер сорауга җавап бирергә кирәк.

– Сез нинди геометрик фигураларны беләсез? (Саныйлар)

– Бу фигураларның барысы да яссы (плоские).

– Тагын нинди фигуралар була? (Күләмле – объемные)

– Мәсәлән, куб нинди фигура? (Күләмле)

– Түгәрәккә охшаган фигура ничек атала? (Шар)

  • Булдырдыгыз! Балалар, карагыз әле идәндә геометрик фигуралардан ясалган палас ята. Мин күрсәткәнчә, тармадан бер күләмле фигураны сайлап алып, паластагы шундый ук яссы ясылган карточкалар гына басып, келәмне йөреп чыгабыз, аннан соң шундый ук яссы фигуралары ясалган кыршауларны табабыз һәм үзебезнең кулдагы күләмле фигураны шуның эчендә калдырабыз.

Юлны үтеп бетергәч, тылсымлы тартманы алабыз! Тик әле ачмый торабыз. Барагыз да аңладымы? Башладык.

Булдырдыгыз! Барлык фигураларны да дөрес урнаштырдыгыз! Бөтенегез дә тылсымлы тармаларга ия булды!

“Акыллы рулон” уены

– Тартмаларны карарга да вакыт җитте. Нәрсә бар икән анда? (Ручкалар)

– Бу ручкалар безгә алдагы уен өчен кирәк.

– Мин дә сезнең белән уйнаячакмын. Уен “Акыллы рулон” дип атала.

– Башта ычкындырырга, аннары сузарга һәм карарга кирәк. Рулонда булган биремне эшлисе була.

– Беренче биремне таптыгызмы? Монда нәрсә эшләргә кирәк?

– 10 цифрын йөртеп чыгарга кирэк.

– 10 цифрын эзлщп табып, түгәрәккә аласы.

– Ә хәзер рулоннар белән алмашынабыз һәм бер-беребезнекен тикшерәбез. Биремне барысы да дөрес үти алганмы?

– Афәрин! Безгә биремнәрне үтәргә тылсымлы ручкалар булышты.

Ниһаять, мин сезгә үземнең иң яраткан уеным “Тетрисны”тәгъдим итәм. Телефоннарда уйныйбыз икән дип уйламагыз тагын. Бу уен барамаклар өчен бик файдалы.

Шулай итеп, бер тетрисны ике кеше парлашып җыя. Менә сез парларга бүленгән дә инде. Әйдәгез әле минем янга килегез әле. Карагыз эле, менә болай булырга тиеш. Бу тетрисларны бик тиз, бер минут эчендә җыярга тиеш. Ярыш оештырабызмы? Әгәрдә килеп чыкмый икән, борчылмагыз. Мин сезгә булышырмын. Әйдәгез, башладык! Вакыт китте.

Җыйдыгызмы? Булдырдыгыз!

Йомгаклау

Менә, балалалар, без бүген сезнең белән үзебезнең кулдан ясалган уеннарны уйнадык. Сез барыгыз да бик тырыштыгыз, игътибарлы булдыгыз, шуңа күрә барысы да килеп чыкты. Ә безнең төп ярдәмчеләребе – ул безнең кулларыбыз. Без нәрсәләргә ойрәндек? (10 га кадәр санадык, 10 цифрасы белән таныштык, геометрик фигураларны кабатладык.)

– Тылсымлы ручкаларны мин сезгә бүләккә калдырам. Тик шуны онытмагыз! Бу ручкалар тылсымлы кулларда гына тылсымлыга әйләнәләр һәм дөрес язалар! Уңышлар телим!Рәхмәт сезгә!